- 04.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №25 (30 июнь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Сабантуйларга кинәндем быел. Гадәттә, авылда гөрләтеп бәйрәм итү белән чикләнсәм, бу җәйне районнан-районга йөреп, Сабантуй белән Сабантуй аермасын күрдем. Дөресен генә әйткәндә, әлеге бәйрәмгә яңалык кертү – велосипед уйлап табу кебек, диючеләр белән килешәм. Ягъни бөтенесе күптәннән сыналган. Бар хикмәт сыйфатта. Милли бәйрәмебез эстафетасына нокта куючы Федераль Сабантуйда да нәкъ менә сыйфатка басым ясалачак. Бирегә 30-35 мең кунак килер дип көтелә. Ул 2-3 июльдә Ижау шәһәрендә узачак. Федераль Сабантуйны оештыру эшләре, андагы татарлар, милли проблемалар хакында Удмуртия милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Ирек ШӘРИПОВ белән сөйләштек.
– Федераль Сабантуйда бөтен уеннар да булачак. Гадәттә, милли бәйрәмебездә ат чабышын әйләнеп узу, әлеге ярышка тиешле игътибар бирмәү еш очрый. Чөнки аны оештыру авыр. Яхшы судьялар, трасса, җитди призлар фонды булдыру күп көч сорый. Без исә бу уенны җиренә җиткереп үткәрергә уйлыйбыз. Шәһәр ипподромын тулысынча төзекләндерү, махсус юл түшәү өчен генә дә 25 миллион сум бүленеп бирелде. Бәйгедә танылган чабышкы атлары катнашачак һәм ул “Удмуртия президенты призы өчен” дигән шигарь астында узачак. Төп приз исә – автомобиль.
– 30-35 мең кешене нинди мәйданга сыйдырып бетерәчәксез?
– Шәһәр сабан туеның кимчелеге – стадион табигать почмагы түгел. Ижаудагы бәйрәм урыны итеп стадионны сайласак та, чып-чын Сабантуй мәйданы ясыйбыз. Ул 4 мәйданда берьюлы үтәчәк. Бу бәйрәмнең ике төп максаты бар. Беренчесе татар халкын җыеп, рухны күтәрү булса, икенчесе – халкыбызның визит карточкасы. Ягъни сыйфатлы бәйрәм оештырып, үзебезнең рейтингны күтәрәбез. Быел Түбән Кама сабан туенда булдым. Татар, рус, чуаш авылларына багышланган экспозицияләр ясаганнар. Чуашларның үз авылларын ничек тәкъдим итүләрен, юмартлыгын күреп, ул халыкка исем китеп, сокланып кайттым. Безнең Сабантуйны да башка халыклар күреп: “Ах, менә бит нинди икән татарлар!” – дисеннәр. Шундый фикер калдыру – безнең миссия, бурыч. Шул рәвешле, Русиянең башка халыклары алдында хисап тотабыз.
– Удмуртлар хакимият белән тыгыз элемтәдә эшли. Моңа татарлар ничек ирешә ала?
– Татар кайда да татар инде. Арттан этеп торучы дәүләт юк, үзебезнең бердәмлеккә ышанабыз. Хакимияткә дәгъва һәрчак бар һәм ул еш кына урынлы. Чөнки дәүләт – зур механизм, аны кузгатып җибәрү авыр. Ә Удмуртиядәге татар милли хәрәкәтен сайлаулар, демократия күтәрде. Татарлар белән дус булсаң, сайлауда уңышка ирешеп була, дигән фикер яшәде. 90нчы елларда Казандагы башлангычларга актив кушылып килдек. Хәзер дә әзер. Бөтен ил белән күтәрелгән очракта гына, милли проблемаларны чишеп була. Сабантуй исә – милли идеологиянең бер юнәлеше. Профессиональ югарылыкта эшләү нәтиҗәсендә, әлеге бәйрәм 10-15 елда кайтарылды. Үзеннән-үзе түгел, әлбәттә, моның өчен Татарстан җан-фәрман тырышты. Бәхеткә, бүген бу мәсьәлә реализацияләнде, проблема хәл ителде. Ләкин әле тотынмаган урыннар да җитәрлек.
– Мәсәлән?
– Мисал өчен, мәгариф. Ижауда татар сыйныфы ачу Русия мәктәбе таләбенә туры килми. Ләкин аның урынына киң челтәр якшәмбе мәктәбе булдырырга мөмкин. Без яһүдләр эзеннән барып, аны ике ел рәттән уздырабыз. Гомуми мәктәптә татар сыйныфы ачып булмый икән, әлеге юлны сайладык. Моны да профессиональ дәрәҗәдә оештырырга мөмкин. Аннары, бездә ике дистәгә якын ансамбль бар. Дәрәҗәләре төрлечә. Аларны да тигезләргә, чагыштырмача бер югарылыкка күтәрергә кирәктер, бәлки. Бу өлкәләрдә белгеч җитәрлек, потенциал да бар. Ләкин хәзергә андый бурыч кына куелмаган.
– Удмуртия татарлары белән эшләү үзенчәлеге нидә?
– Андагы 110 мең татарның 70 меңе Ижауда яши. Ягъни 85%ы – шәһәр халкы, калганы авылныкы. Ә шәһәр кешесенең милли үзаңын күтәрү бик авыр. Халык хәбәрдар булсын өчен, пропаганда чаралары нык булу кирәк. Ижауда 5 мең тираж белән “Яңарыш” газетасы чыгарабыз. Атнага 7 тапшыру әзерлибез, шуның 5се “ТНВ” белән берлектә.
– Удмурт һәм татар милли хәрәкәтләрен чагыштырып, нинди нәтиҗәләр ясарга мөмкин?
– Ике халыкны болай чагыштырырга ярамый дип саныйм. Татар – 7 миллион, безне динебез саклый. Өстәвенә, дәүләт тоткан халык булуыбыз холкыбызда, рухыбызда сизелә. Удмуртлар – тырыш, сабыр, үзенчәлекле халык. Алар җиргә, табигатькә бәйләнгән. Әле мәҗүсилектән аерылып бетмәгәннәр. Милли хәрәкәтләре бар, әмма проблемалары тагын да зуррак, ситуацияләре катлаулырак. Удмуртлар көчлегә карап эш итәргә тырыша. Әйтергә кирәк, соңгы 10-15 елда алга китешләре бар.
Казанда Татар конгрессы булса, анда Милли сәясәт министрлыгы эшли. Милли мәсьәләләрне хәл итү өчен, тулаем бер министрлык бар дигән сүз бу. Әлеге дәүләт органы закон проектлары әзерли, төрле чаралар үткәрә. Беренче чиратта, удмурт халкының киләчәген кайгырта. Шактый нәтиҗәле хезмәт башкаралар. Мордва, башкорт, дагстаннарда да шундый махсус дәүләт органнары эшли. Кыскасы, эшнең болай куелышы татарларга үрнәк булырлык.
Р.S. Федераль Сабантуй 2 июльдә кич концерт программалары белән башланып, икенче көнне бәйрәм салюты, татарча дискотека белән тәмамланачак. Бәйрәмгә танылган йолдызлар, ди-джейлар да киләчәк. Кыскасы, бик шәп булачак, бу көнне Ижауга килми калмагыз. Сабантуй мәйданнары һәркем өчен ачык.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии