- 04.05.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №4 (апрель)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Хәйрияче, ятим балаларга һәм мохтаҗларга ярдәм итүче Әсгать абый Галимҗанов белән мин һич уйламаганда танышып һәм дуслашып киттем. Төрле дәрәҗәдәге түрәләрнең, хөкүмәт җитәкчеләренең, журналистларның, гади халыкның аны ничек хөрмәт итүен үз күзләрем белән күрдем. Ул үзе дә кешеләрне яратты, аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Мин үзем дә кайчандыр язып барган көндәлекләремне укыйм да, Әсгать абый белән бергә булган бәхетле минутларны искә төшерәм.
17 сентябрь 2000 ел. Әсгать абый Казанда 600 меңгә Ана һәйкәле куйдырам, дип хыялланып йөри. «Акчам җитә, кадерле әниемне, иртә вафат булган хатыным Розаны сагынам. Ул кулына бала тоткан булырга тиеш. Аны Казанның уртасында, йә бер дә булмаса, минем барак янына урнаштырсалар яхшы булыр иде!», – ди.
Ноябрь, 2000 ел. Әсгать абый белән аның туган ягына – Апас районы, Болын Балыкчы авылына кайтып килдек. Юлда туктап, чәй эчтек, тамак ялгадык. Ул туган авылында картлар йорты салдырган. Ике өе бар, берсе ике катлы. Янәшәдә шулай ук гараж, мунча, лапас, аш йорты. Су, электр энергиясе кертелгән. Кеше генә юк, буш тора икән. Миңа туып үскән нигезен күрсәтте, әти-әнисен, туганнарын искә алды. Картлар йорты мәсьәләсендә әле без Апасның үзенә дә кайткаладык. Әсгать абыйның апаларына кереп чәй эчеп чыктык. Алар ул вакытта бер кечкенә өйдә кызы белән яшиләр иде.
Ноябрь 2001 ел. Бервакыт Әсгать абый чакырта. «Әйдә, Мәскәүгә барып кайтыйк әле. Русия Балалар фонды җитәкчесе Альберт Лихановны да күрәсем килә!» – ди. Ул инде Мәскәүгә барып кайтырга дип, алдан ук ике билет алып та куйган булган. Ләкин икенче кешесе ни сәбәптәндер бара алмый икән. Аның урынына иптәшкә дип мине алырга уйлаган.
Тиз генә, билетны минем исемгә алмаштырабыз дип, билет кассалары янына барып, чиратка бастык. «Яңа билет алыгыз!» – диде кассир хатын. «Мине Мәскәүдә, республикада бөтен кеше белә!» – дип, Хезмәт Кызыл байрагы орденын таккан Әсгать абый килеп сөйләшеп карады, сүгеп тә атты. Шул арада ике кеше килеп, Әсгать абыйны касса яныннан алып киттеләр. Шуннан мин аптырап, проводницалар белән сөйләшеп карадым. Әгәр поезд башлыгы рөхсәт итсә, без сезне вагонга утыртабыз, – диде алар. Киттем поезд башлыгын эзләп, таптым. Кавказ кешесенә охшаган, чәшке бүрек кигән чибәр генә кеше икән. Хәлне аңлаттым, ризалыгын бирмәде. Аптырап йөри торгач, проводницалар кабат теге поезд башлыгы белән сөйләшеп карарга киңәш бирделәр. Инде поезд китәргә дә вакыт җитеп килә икән. Яңадан эзләп таптым тегене, ялына торгач, күзләремә озак кына карап торды да, бер кулын өскә күтәреп, рөхсәтен бирде. Әсгать абый белән шатланышып, поездга утырдык. Барабыз бер-беребезгә тотынышып, кайсы гына тукталышта төртеп төшерерләр икән дип. Күңел ышанмый. Тора-бара, поезд ераграк киткәч, эчкә җылы йөгерде.
Иртәнге сәгать 7дә Мәскәүдә идек инде. Такси тотып, «Человек и закон» дигән журналны эзләп таптык. Бер кечкенә генә бүлмәгә тутырганнар. Вакытында хезмәт хакы да түләмиләр икән. Безгә ярдәм итәргә теләмәделәр. Аннан соң Останкинога-телеүзәккә киттек. Сәгать 8дән 11гә кадәр «Доброе утро», «Жди меня», «Поле чудес», «Человек и закон» тапшыруларына шалтыраттык. Телефонны беркем дә алмады, сөйләшмәде. Бөтен кеше каядыр ашыга.
Әсгать абый аптырады:
– Менә сиңа мә, көт Мәскәүдән ярдәм, Альберт Лиханов та кирәкми, боларга ышансаң, әйдә кире Казанга кайтыйк, – ди. Шулай итеп, Казан вокзалына юнәлдек. Вокзал башлыгының урынбасарына кердек. Монда да билетны алыштырып булмады. 750шәр сум түләп яңасын алырга туры килде, башта алынган билетның бәясен кире кайтармадылар. Акча әрәм иткәнче, проводниклар белән сөйләшәсе булган, дип, үкенеп тә куйдык кайтканда. Иртәнге сәгать 5тә Казанга кайтып җиттек. Әсгать абый янында ял иткәч, өйгә кайтып киттем.
2001 ел. Әсгать абый шалтырата: «Кил әле, эш бар!» – ди. Барсам, каблук машинасын тутырып, аяк, өс киемнәре, төрле әйберләр төяп яталар, нәрсә генә юк. «Дәрвишләр бистәсендәге зәгыйфь, авыру балалар интернатына илтәбез, аз булса да аларга ярдәм булыр. Баракта бер азербайҗан калдырган иде. Үзе юкка чыкты. Әрәм итеп яткырасы килми» – ди. Интернатка барып, әйберләрне бушаттык. Андагы инвалид балаларны күреп минем күзләремнән яшьләр чыкты, мондый күренешне әле минем күргәнем юк иде. «Яхшылыкны Хак Тәгалә үзе белә ул», – дип куанып, бәхетле елмайды Әсгать абый.
24 март, 2006 ел. Әсгать абый белән телевидениегә, «Хәерле иртә» тапшыруына бардык. Инде эфирга чыгарга вакыт җиткәч кенә карыйм: Әсгать абыйның күкрәгендәге медаленең яртысы юк. Идәннән тиз генә икенче кисәген эзләп табып, эләктереп куйдым. Әсгать абый көлә: «Ни чыкса без ике җүләрдән чыга инде!» – ди. Ул көнне ул бик матур чыгыш ясады. Яхшы оратор да иде бит әле ул. Сөйли башласа, туктата алмыйсың.
«Акча эшлисең килсә, ул аяк астында гына, иелеп ала белергә кирәк!» – диде ул чыгышында. Кайтканда колхоз базары аша кайттык. Әсгать абый орден, медальләрен тагып, бик матур киенгән иде. Кешеләр миннән аптырап:
– Это кто такой, очень большой человек, наверно? – дип сорыйлар. Ә болай аны базарда бөтен кеше белә, таный, хөрмәт итә, әле бераз шүрлиләр дә иде.
7 ноябрь, 2009 ел. Эшкә, «Ватаным Татарстан» редакциясенә Әсгать абый килгән. «Татарстан» урамындагы фатирдан пропискадан төштем, бүтән җиргә керергә кирәк, – ди. Казан шәһәре мэриясенең хатлар бүлеген эзләп киттек. Җитәкчеләр янына кертмәделәр. Киңәшләшкәннән соң, Президент аппаратына киттек. Анда инде Татьяна Ларионова кабул итте.
– Аңа Әсгать абыйның авыр хәлдә калганлыгын сөйләп бирдек. Ул: «Бу хакта беләбез, эш бара!» – дип, Вахитов районы хакимияте башлыгы белән сөйләште. Безне икенче көнне анда кабул иттеләр. Безгә Әсгать абый үзенең фатирын сатып, шул акчага ике автобус сатып алуын һәм аларны балалар йортларына бүләк итүен сөйләде.
– Әсгать абый, без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез, чакырсаң, һәрвакыт яныңа килеп җитәбез, проблемаңны хәл итәргә дә булышырбыз! – дип, безне хөрмәтләп озатып җибәрделәр.
6 февраль 2010 ел. Әсгать абый белән «Аргументы и факты» газетасына бардык. Безне анда бик яхшы каршы алдылар. Әсгать абыйга 2нче мартта 74 яшь тула. 3нче мартта аның турында мәкалә чыгарабыз, диделәр. Анда Әсгать абый беренче Президентыбыз М.Шәймиевкә рәхмәтләр әйтте. Тагын килегез, дип озатып калдылар.
Июнь, 2010 ел. Аңа Казан Кремле янында һәйкәл куелгач, ул: «Үз акчама Президентыбыз М. Шәймиевкә барыбер һәйкәл куйдырам, ул минем дустым!» – дип кайларга гына мөрәҗәгать итмәде. Бермәлне: «Әйдә, Татарстан Дәүләт советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин янына кереп карыйк әле!» – ди. Без анда Дәүләт советы депутаты Роберт Миңнуллин янына гына эләгә алдык. Роберт абый бик ачык, гади кеше иде, беркайчан да мин кем дип йөрмәде. Элеккеге елларда үзе дә Әсгать абый белән күп йөргәнлектән безне бик ачык йөз белән каршы алды. Алар бик дус мөнәсәбәттә рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Аннары безне Роберт абый хөрмәтләп озатып куйды. Урамга чыксак, «КамАЗ»га Әсгать абыйның машинасын төяп яталар. Башка милләт кешеләре булсалар да: « Бу бит балалар йортларына 60-70 автобус бүләк иткән легендар кеше!» – дигәч, безне аңлап, машинаны кире бирделәр.
Әсгать ага оста гармунчы да иде. Без аның тальян гармунында алмаш-тилмәш ярышып уйнадык. Берара мин өйдән баян алып килдем. Икебезгә бер ансамбль ясап җибәрдек. Гармун уйнаганда Әсгать абыйның күңеле тула, күзләреннән яшьләр чыга, әти-әнисен, туганнарын исенә төшерә иде.
Мин аның энесе Тәлгать, улы Радикны да күреп калдым. Алар Әсгать абыйга бик булышалар иде. Кызы белән кияве дә бик ярдәм иттеләр. Мин аның 60 яшьлек юбилеенда да булдым.
Әсгать абый «Ватаным Татарстан» редакциясенә килсә, аның тавышы әллә кайлардан ишетелә иде. Аның белән очрашу минем өчен бәйрәмгә әйләнә, үземне көчле итеп хис итә башлыйм, аның белән янәшә атлап баруым белән горурлана идем.
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Татарстанның рәссамнар һәм журналистлар берлеге әгъзасы
Комментарии