Мәшһүр галим һәм мәгърифәтче

Мәшһүр галим һәм мәгърифәтче

Татар халкы данлыклы шәхесләргә бай. Шундый могтәбәр затларның берсе – Татарстанның һәм Русиянең рухи тормышында, күп игелекле гамәлләр кылып, якты эз калдырган Мирза Исмаилович Мәхмүтов.

М.И.Мәхмүтов – 1942нче елда Мордовия республикасының Лямбир районындагы Алтар авылында механизатор булып эшли башлап, хезмәт юлында гаҗәеп биек үрләр яулаган, энциклопедик күп төрле гыйлемнәр алып, дөнья күләмендәге галим дәрәҗәсенә ирешкән һәм мәгариф эшләрен оста оештыручы булган кеше. 1948нче елда Иркутскидагы хәрби авиация техниклары училищесын, 1955нче елда Мәскәүдә Хәрби чит телләр институтының көнчыгыш факультетын тәмамлап, Мирза Мәхмүтов Совет армиясендә яшерен эшләр өлкәсенә караган бик җаваплы вазыйфалар башкара. Армия хезмәтеннән соң 1956-58нче елларда Казан дәүләт университетында гарәп теле укыта.

Мирза Исмаил улы Мәхмүтов 1958нче елдан башлап 18 ел буена Татарстан республикасының мәгариф министры булып эшли, 20 ел республика парламенты депутаты була. Министрлык вазыйфаларыннан азат ителгәч, СССР фәннәр академиясенең профессиональ-техник белем тармагына караган гыйльми-тикшеренү институтын оештыра һәм 17 ел буена аның директоры вазыйфаларын башкара. Ул, иң беренчеләрдән булып, мәгариф өлкәсендә АКШ белән Русия-Америка белем бирү программасы буенча хезмәттәшлек оештыра, Казандагы Татар-Америка колледжының (соңыннан институтының) беренче ректоры була.

М.И. Мәхмүтов, балаларны, яшьләрне укыту һәм тәрбияләү белән бәйләнешле проблемаларны җентекләп өйрәнгән олуг галим буларак, гомуми белем һәм һөнәр мәктәпләрендә проблемалы укытуның теориясен һәм практик методларын булдыра, уку процессын оештыруның нигезләрен, хәзерге заман дәресләренең яңа системасын (структура һәм методларын) төзи.

М.И. Мәхмүтовның мәгариф министры булып эшләү еллары мәктәптә укыту һәм тәрбия бирү эшенең күтәрелеш чоры булды. Ул, республика мәгарифендә күп санлы уңай үзгәрешләр кертеп, уку йортлары тормышына яңа сулыш өрде. Министр булып эшләгәндә Мирза Мәхмүтов, татар мәктәбен саклау һәм алга җибәрү өчен, күп файдалы гамәлләр кылды. Мәсәлән, аның инициативасы буенча, авыл мәктәбен тәмамлап килеп, югары уку йортына керүче яшьләрне түбәнрәк билгеләр белән кабул итү тәртибе кертелгән иде. Ул укыту процессына милли телне кертү идеясен актив яклаучы булды. «Хәрефләр алмаштыру белән шөгыльләнүгә караганда, телне саклау әһәмиятлерәк», – дип әйтә торган була ул үзенең интервьюларында.

Зур сәләтле һәм белемгә омтылышлы булуы аркасында, М.И. Мәхмүтов, республиканың мәгариф министры һәм СССР Педагогика фәннәр академиясенең Профтехпедагогика гыйльми-тикшеренү институты директоры буларак, нәтиҗәле фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Ул СССРда проблемалы укыту концепциясенә нигез салучыларның берсе була. Укучыларда иҗади фикерләү формалаштыруга юнәлтелгән бу теория мәгариф системасында яңа прогрессив алым булды һәм башка илләрдә дә кулланылышка керде. Мирза Исмаил улының фәнни хезмәтләре немец, испан, эстон, үзбәк телләренә һәм тагын кайбер телләргә тәрҗемә ителеп бастырып чыгарылды. «Заманча дәрес. Теория мәсьәләләре» дигән китабы өчен Н.К. Крупская премиясе, ә Гарәпчә-татарча-русча сүзлек өчен СССР Педагогика фәннәре академиясенең премиясе белән бүләкләнә.

М.И. Мәхмүтовның күп төрле эшләренең иң лаеклыларыннан берсе – аның Татар-Америка региональ институтын оештыруы. Бу яңа типтагы уку йортын – идарә итүнең демократик принципларына нигезләнгән, катнаш финанслауга һәм чит ил партнерлары белән бергәләшеп эшләүгә корылган уртак мәгариф учреждениесен төзү идеясенең авторы һәм аны оештыручы Русия мәгариф академиясенең һәм Татарстан фәннәр академиясенең академигы, педагогика фәннәре докторы, Русия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Мирза Исмаил улы Мәхмүтов була. 1992нче елда Татарстанның Министрлар Кабинеты карары белән Татар-Америка региональ колледжы оештырыла. Ул тиздән шул ук исемдәге институт итеп үзгәртелә. Аның беренче ректоры итеп М.И.Мәхмүтов билгеләнә.

Татар-Америка региональ институты (ТАРИ) яңа принципларга, концепциягә һәм методларга нигезләнеп төзелә һәм эшли. Бу югары уку йортында укыту процессы студентларның интеллектуаль сәләтләрен, әхлакый потенциалын, милли үзаңын һәм патриотлык сыйфатларын үстерүгә исәп тотып оештырыла. Анда әзерләнгән белгечлекләрнең кайбер юнәлешләрен күрсәтеп китик:

Чит телләрне һәм культураларны укыту теориясе һәм методикасы (лингвист һәм укытучы); Тәрҗемә һәм тәрҗемә белеме (тәрҗемәче); Дөнья икътисады (тышкы экономика һәм тышкы сәүдә эше); Милли икътисад (социаль өлкә); Маркетинг (маркетолог һәм хокук белеме); Оешма менеджменты (инновацион, финанс, административ, оештыру менеджменты һәм хокук белеме); Сыйфатны идарә итү (инженер-менеджер); Персоналны идарә итү (менеджер һәм хокук белеме); Информатика (информатика укытучысы).

Татар-Америка институтында, исеменнән үк күренгәнчә, халыкара хезмәттәшлеккә аеруча зур урын бирелә. Институтның 300ләп җитәкчеләре, укытучы һәм студентлары АКШта, Англия, Германия, Италия, Сүриядә стажировкада булалар. Америкадан, Англиядән, гарәп илләреннән һәм тагын башка кайбер илләрдән килгән 100ләп укытучы бу институтта лекция укый һәм практик дәресләр үткәрә. ТАРИның өстәмә белем бирү, белгечлекне камилләштерү системасы һәм аспирантурасы да бар иде.

Әмма шунысы бик үкенечле: академик М.И.Мәхмүтовның гаять зур тырышлыгы, фидакарьлеге белән оештырылган һәм заман таләпләренә җавап бирә торган, гөрләп эшләп килгән бу бик яхшы уку йорты 2005нче елда республика җитәкчеләре карары буенча аны Татар гуманитар институты һәм Казан педагогика университеты белән берләштереп юкка чыгарыла. Бу карарга ТАРИ укытучыларының һәм студентларының нык каршы чыгуы исәпкә алынмады. Хәер,140 еллык тарихлы, һәр елны республикадагы һәм Русиянең кайбер төбәкләрендәге мәктәпләр өчен бөтен фәннәрне дә рус һәм татар телләрендә укыта ала торган югары сыйфатлы укытучылар әзерләгән Казан педагогика университеты үзе дә Казан федераль университетына кушу юлы белән гамәлдән чыгарып калдырылды.

Гарәп телен (шуның өстенә инглиз телен дә) яхшы белүе М.И.Мәхмүтовка мөселман илләрендәге халыкларның рухи тормышлары проблемаларын өйрәнү мөмкинлеге бирә. Аның, бу өлкәдәге тикшеренүләренең нәтиҗәсе буларак, «Ислам дөньясы» дигән фундаменталь хезмәте барлыкка килә. Бүгенге көндә ул – мөселман илләре халыклары турындагы иң бай эчтәлекле китап. Бу китабының кереш өлешендә Мирза Исмаил улы болай дип яза: «Студентларның һәм белемле кешеләрнең күбесенең аңында ни өчен мөселман халыкларына карата уңай мөнәсәбәт формалашмый? Моның сәбәпләре күп төрле. Шуларның берсе – дөньяда низаглы хәл китереп чыгарган икътисад белән мәдәниятнең глобальләшүе. Көнбатыш илләре халыкларының күпчелек өлеше мөселман илләренең тарихын һәм бүгенге хәлен объектив аңлый белми...» Мирза Мәхмүтов бу артта калуны һәм көнбатыш мәгарифендә прогрессив чаралардан җитәрлек дәрәҗәдә файдаланылмауны еш кына тәнкыйтьләп чыга иде. «Ислам дөньясы» китабында ул мәгарифтәге француз системасының прототибын тәшкил иткән Тунис системасын аерып күрсәтә. М.И. Мәхмүтовның чагыштырып карау өчен мөмкинлекләре җитәрлек була, чөнки ул көнчыгышның һәм көнбатышның күп илләренә сәяхәт кыла. Аның лозунгы – мәдәниятләрнең үзара диалогы. Мирза Исмаил улы карашлардагы каршылыклардан арыну юлын менә шунда күрә.

М.И. Мәхмүтовның әһәмиятле эшләреннән берсе – аның Русия ислам университетында (РИУ) филология һәм илләр географиясе кафедрасы мөдире булып эшләве. Бу уку йорты академик М.И.Мәхмүтов 1997нче елда төзегән концепция буенча оештырылган. Мирза Исмаил улы бу кафедрага килгәнче, РИУда эшләгән филологлар, нигездә, чит илләрдә белем алып кайткан кешеләр булалар. Алар яхшы практиклар, әмма теоретик белемнәре җитәрлек булмый. Мирза Мәхмүтов, кафедрада эшли башлагач та, андагы укытучы һәм хезмәткәрләрне «гыйльмилек рухы» белән сугара. Һәр атнаны диярлек уздырылып торган кафедра утырышларында фәннең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышулар үткәрелә, укытучылар гыйльми докладлар ясыйлар, соңыннан ул докладлар фәнни җыентыкларда бастырып чыгарыла. РИУның филология һәм илләр тарихы кафедрасы бүген дә Мирза Исмаил улы урнаштырган тәртип буенча уңышлы эшләвен дәвам итә.

Гомеренең соңгы елларында академик М.И.Мәхмүтовның гыйльми тикшеренү эшләре политология, социаль икътисад, ислам белеме, мәгарифтәге инновацияләр өлкәләренә карый. Бу чорда ул җәмгыятьнең интеллектуаль потенциалы үсеше проблемалары, Русия халыкларының, шул исәптән татарларның менталитетын һәм фикерләве үсешен анализлау буенча 100дән артык хезмәтен бастырып чыгара. «Хәзерге заман мәгарифенең актуаль проблемалары» дигән монографиясендә М.И.Мәхмүтов русиялеләрнең интеллектуаль үсеше дәрәҗәсендә тискәре күренешләр булуга борчылып яза: «Русиялеләр – үзенчәлекле халык, күбесе тумыштан ук сәләтсез түгел, ләкин без кайчакларда акылсызлык эшлибез, хәтта ахмаклык хәлләре дә була: берәүләр байлыкны булдыралар һәм туплыйлар, ә без аны урлыйбыз, әрәм-шәрәм итәбез, сатып эчәбез; кайбер милләтләр акыл көчләрен арттыралар, без аларны таратабыз; чит илләрдә сәләтле балаларны көчәйтелгән программа буенча аерым укыталар, ә без аларны акыл үсеше түбән булганнар белән янәшә бер партага утыртабыз. Русиянең интеллектуаль яктан артта калуының сәбәпләре нәрсәдә соң? Күзгә ташланып торганнары – чит илләр тәҗрибәсен сукырларча кабул итүдә, сәяси һәм икътисади карарларда. Күренеп тормый торган сәбәпләре Русия халкының психологик фикерләү рәвешендә, милләтнең менталитетында, рухи өлкәсендә, җәмгыятьнең акыл сәләтендә, Русиялеләрнең интеллект дәрәҗәсенең түбән булуының төп сәбәпләре сугышлардагы югалтуларда, халыкның эчүчелек белән мавыгуында, Русия кешеләренең менталитеты үзенчәлекләрендә, иҗади һәм тәнкыйтьле фикерләүнең түбән дәрәҗәдә булуында, белемнәрнең күләмен үзләштерүгә исәпләнгән мәгарифнең традицион парадигмасында, интеллектның бер өлеше буларак рухның түбән дәрәҗәдә булуында».

М.И. Мәхмүтов һәрвакытта да актив яшәде һәм ныклы карашта торды, армый-талмый гыйльми һәм иҗтимагый эш белән шөгыльләнде. Мәһабәт, төз гәүдәле, матур итеп елмаючан, мөлаем йөзле, акыллы карашлы, йомшак тавышлы кеше. Мирза Исмаил улын Татарстанда да, Мәскәүдә дә, илебезнең башка җирләрендә дә шундый итеп хәтерлиләр. Ул лаеклы рәвештә «Русиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелгән.

Дәүләт М.И. Мәхмүтовның казанышларын югары бәяләде. Ул, Русия мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр), Октябрь революциясе орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Мирза Исмаил улы Мәхмүтовның исеме Русия һәм Татарстан мәгарифе, педагогика һәм филология фәннәре тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Татарстанның хакимият органнары да аның исемен тиешле дәрәҗәдә мәңгеләштерү чарасын күрерләр дигән өмет белдерәбез.

Рүзәл ЮСУПОВ,

Татарстан фәннәр академиясе академигы

Комментарии