- 03.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Милләт өчен эшләүчеләр һәрдаим сак астында тордылар. Аларның һәр адымын күзәтеп тору махсус хезмәтләрнең эшенә әверелде, һәрхәлдә, Татарстанда шулай. Эзәрлекләүләргә дучар булучылар арасында Чаллыдан Дамир Шәйхетдин дә бар. Кайчандыр ул чыгарган «Чаллы яшьләре» газетасы милли рухны күтәрү өстендә эшләде. Бүген ул чыгудан туктаган инде. Килеп туган сорауларга җавап табу максатыннан, Дамир Шәйхетдин белән сөйләшергә булдык.
– Бүген милләтебез, бер яктан караганда, үсеш кичерә кебек, чөнки милли төсмерле төрле чаралар да булып тора. Ләкин, икенче яктан, безне кешегә дә санамаучылар бар. Ниндидер түбәнсетү күзәтелә. Бу нисбәттән сез нинди фикердә торасыз? Бүген милләт торгынлыктамы, әллә үсештәме?
– Иң элек, милләт төшенчәсен беркадәр шәрехләп үтик. Милләт дип без тарихлы, югары милли мәдәниятле һәм шуның нигезендә дәүләт корган халыкны атыйбыз. Йә булмаса, үз дәүләтен төзү-торгызу өчен көрәшә торган халыкны. Ә көрәшә торган халыкның, табигый ки, милли-азатлык хәрәкәте була. Азатлык сүзен ассызыклап әйтәм, чөнки азатлык өчен көрәшми торган милли хәрәкәтләр дә була. Бүгенге көндә без, тарихи бөеклегебезгә нигезләнеп, үзебезне «татар милләте» дип атыйбыз. Минемчә, бу шартлылык белән әйтелә, чөнки, чынбарлык күрсәтүенчә, татар – ул милләт булырга дәгъва кылучы халык кынадыр һәм, әйтергә кирәк, милләт булыр өчен безнең күпчелек атрибутлар юк. Телебез тәүге асылын җуйган һәм аның даими кулланучылары кимеп бара, замана белән бергә яңа сүзләр барлыкка килми, үсми, керәшен алфавитында укый-язабыз, динне миллиләштермибез. Кызганыч, милли дәүләт, милли азатлык өчен көрәш тә бит киң халык хәрәкәте булып тормый. Әйе, бүгенге көндә татар яшәгән җирләрдә Сабан туе, гүзәллек бәйгеләре кебек шуның ише халыкны укмаштыргыч чаралар уздырылып килә. Кайвакыт рәсми хакимият бу эшләрдә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтә. Бер караганда моңа, бик хуп, диясе килә. Ләкин, моның белән халыкны йоклату, түбән дәрәҗәдә «аборигенлаштыру» эше алып барыла. Киң халыкның сәяси культурасын күтәреп кенә, ягъни сәяси халык үстереп кенә милләт дәрәҗәсенә җиткереп була. Татар милли-азатлык хәрәкәтендә прогрессив фикерле кешеләр нәкъ шуның өстендә эшли дә инде. Күреп торабыз, баскын хакимият һәм аның көч структуралары андый кешеләребезне даими рәвештә басым астында тота, эзәрлекли, ялган судлар корып хөкем итә… Бу инде татарның бәйсезлек хокукларын ачыктан-ачык танымауның бер чагылышы булып тора. Мондый шартларда татар үсеш кичерә ала микән? Соңгы егерме елны гына алып карыйк. Шул чорда безнең халык шактый югалтулар кичерде. Татар авылларында 1995-2005нче елларда халык хәмердән һәм деградациядән кырылды. Яше дә, карты да. Боларны бит хакимият карап торып эшләтте! Торгынлык оештырды һәм авылны аракы күленә кертеп утыртты. Ләкин ни кызганыч, тагын да аянычлы көннәребез алда булыр дип уйлыйм. Мәгълүм булганча, совет чорында төрле милләт катышудан туган балалар үсеп, үзләренең балаларын татарча тәрбияли алмас хәлдә булды. Биологиядәге гибридларның да бит ата-ана сыйфатларын дәвам иттерүчеләре булмый. Катнаш никахтан туганнарның да нәтиҗәдә нәселе кибә. Икенче этап «гибридлаштыру»ны алып карыйк. Совет чоры соңында катнаш никахтан туган буын үсеп җитте. Аларда милләт-иман, ата-ана эзе бар микән? Ай-һай! Алар муеннарына «тавык тырнагы» рәвешле пацифист билгесен аскан булырлар һәм «мин милләтчелекне дошман күрәм», диярләр. Шул ук вакытта өстенлекле халык аларны «толерантлык», «экстремистлыкка каршы көрәш» кебек ялган-ясалма шигарьләр астында, милли үзаңлы кешеләргә каршы көрәшкә яки сугышка куячак дип уйларга кирәк. Инде хәзер бу шулай. Ә сез беләсезме, кайбер белгечләр күзәтүенчә, җинаятьчеләр, эчкече-наркоманнар, СПИД авырулы, гомумән, деградацияләшкән кешеләрнең күпчелеге нәкъ менә катнаш никахтан туган икән… Сорауга әйләнеп кайтып әйтәм, үсеш кичерер өчен, милләтнең үзсакланыш инстинкты булу кирәк. Гаиләдә бер бала да юк икән, бу – беткән нәсел. Бер бала икән – бетәргә җыенган нәсел. Ике бала икән – бетәсе нәсел. Өч бала икән – бетәргә теләми торган нәсел. Дүрт һәм аннан да күбрәк бала икән – бу нәселнең киләчәге бар! Минемчә, киләчәктә татар халкы бүгенге формада яши алмаячак, шактый өлеше табигый рәвештә, төрле юллар белән юкка чыгачак. Ягъни чистарыну-тазалану кичерәчәк. Ә яңа татар милләте нәкъ менә күпбалалы гаиләләр нигезендә формалашачак. Үзгәреп баручы дөньяда акыл һәм технология ягыннан конкурентлы һәм яшәүчәнлек инстинкты ныклы халыклар сакланып калачак. Мондый халыклар иман-ышаныч ягыннан ныклы булыр, әлбәттә.
– Бүген безнең җитәкчеләребез дә татар, милләт дип сөйләнә, әмма эшләрендә кире нәрсә күзәтелә. Ни өчен шулай килеп чыга соң ул? Әллә Мәскәү аларны куйганда ук милләткә каршы эшләгез дип әйтә микән?
– Ул җитәкчеләр, чынбарлыкта, безнең җитәкче түгел, алар Мәскәү күрсәтмәсе яки фатихасы белән билгеләнгән. Шуңа күрә аларны сәясәтче дип атарлык та түгел, конъюнктурщиклар, аумакайлар – менә кем алар. Мәскәү шундый кешеләрне дистә еллар буе үстерә, аннары үз мәнфәгатьләрендә эшләтә.
– Татарстанда экстремизмга каршы көрәш астында ни ята? Узган елдагы вакыйгалар, Илдус Фәиз, Вәлиулла Якупов белән булган хәлләр нәрсәдән килеп чыкты соң?
– Империя, дәүләт корылышының бер формасы буларак, тарихның төрле чорларында үзен төрлечә тота. Басып алган халыкларга кукуруз боткасы ашатырга да, дин иреге бирергә дә, һәм аларга каршы террор оештырырга да мөмкин. Русиянең хәзерге вакытта нинди фазада икәнен аңлавы авыр түгел. «Экстремизмга каршы көрәш», дигән нәрсә астында халыкның милли-азатлыкка омтылышына каршылык күрсәтү ята. Халык арасында курку, коткы, кешеләр арасында бер-берсенә ышанмаучанлык тойгысы булдырылды. Шул ук татар милли-азатлык хәрәкәтендә катнашучылар бер-берсеннән шикләнә башлады, чөнки арада шундый вәзгыять тудыручы шымчылар, чыннан да, бар. Сүз уңаеннан әйтәсем килә, Вәлиулла (Венер) Якупов үзе комсомол модада булганда – комсомолда, милли хәрәкәт күтәрелештә чакта – милли хәрәкәттә катнашты, дин иреге бирелгәч – дингә кереп китте… Соңгы чорында кешеләргә ваһһаби, сәләфи һ.б. ярлыклар тагылды. Илдус Фәиз чорында мөселман кешеләр өстеннән донослар булуы да ишетелде. Татарның татар өстеннән йөрүе – бик ямьсез күренеш. Бу исә татар-мөселман өммәтендә погонлы хәзрәтләр хакимлек итүен күрсәтеп тора түгелме? Һәм Вәлиулла Якуповның үлеменә ышанмыйм мин… Безнең даирәдә бер ялгыш фикер яши. Мәскәү татарны мөселман булганы өчен өнәми, исламга каршы көрәшә, янәсе. Татарга, тулысынча православиедә булса да, рәхәт булмаячак. Карагыз, керәшен татарларының нинди хәлдә. Әллә чуашка дәүләт төзергә ирек бирдеме мәскәүләр, чуаш мәктәпләрен ачтырдылармы? Мари, удмурт һәм башка керәшен халыклар рәхәт чигәме? Әллә будда динендәге бурятка рәхәтме?.. Татар өчен ислам диненең төп функциясе – урыслашуга каршы тору. Ләкин ассимиляциягә каршы торуның нәтиҗәлерәк ысуллары да бар.
– Нигә соң алайса кайбер оешмалар бәйсезлеккә, аерылып чыгуга омтыла? Русия киңлекләрендә татарлар аерым дәүләт булып яши алмас бит…
– Бәйсезлеккә килгәндә, халыкара кануннар буенча, татар халкы тарихта дәүләте булган һәр урында бәйсез дәүләтен төзү хокукына ия. Татар милли-азатлык хәрәкәте әлегә Татарстан җирлегендә мөстәкыйль дәүләт төзү өчен көрәшә. Әгәр Татарстан мөстәкыйль булса, халыкара кануннарга таянып, республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләргә ярдәм итә алыр иде. Ә бүгенге көн шартларында һәрнәрсә Мәскәү рөхсәте белән генә эшләнә ала.
– Ничек инде Мәскәү рөхсәте белән эшләнә? Әнә Рөстәм Миңнеханов Петербургтагы форумда бөтен Русиягә татар телен саклаячакбыз дип әйтә, Игорь Шувалов үзе хәтта Русиянең беренче вице-премьеры булуына да карамастан, Татарстанда яшәүче һәм кеше татар телен белергә тиеш дип әйтә. Бу нәрсә соң алайса?
– Бу сүз белән уйнау гына. Мин күз буяучы чараларны, «тиеш-кирәк» кебек сүзләрне игътибарга да алмыйм. Чынбарлыкта, республикада татар мәктәпләре калмады. Мәсәлән, Чаллыда тулысынча татарча укыта торган бер татар мәктәбе дә юк. Шәһәр татар мәктәбен тәмамлап университетка укырга кергән студентлар лекциядә җөмлә төзергә өйрәнеп утыргач, милли мәгарифебезнең нинди хәлдә икәнен чамалап була. Мәскәү каршы дип, җитәкчеләр Татар дәүләт милли университетын ачарга җөрьәт итмәде. Әлбәттә, Татарстан җитәкчелегенең йомшаклыгы да бардыр, ләкин Мәскәү җаваплы вазыйфаларга шундыйларны билгеләткәнен дә онытмыйк.
– Мәгариф хәленә килсәк, менә хәзер министр булып Энгель Фәттахов килде. Милләт өчен тырышып маташа дияргә була кебек. Ничек уйлыйсыз, татарларны яклаучы проектлар, законнар күрербезме икән?
– Татарны яклый торган гамәлдәге кануннарны үтәтүче кануннар булуы зарур. Әйтик, Татарстанның телләр турындагы законындагы икетеллелекне тормышка ашырмау өчен җәза чаралары, җавапка тарту турында канун булуы кирәк. Канунның үтәлеше өчен президенттан алып, мәктәп директоры-укытучы, предприятие-оешма җитәкчелегенә кадәр җаваплы булырга тиеш. Юкса телебез эт типкесендә йөриячәк. Дәүләт Советының телләр комиссиясе бу закон проектын күптәннән эшләп, җәмәгатьчелекне иҗтимагый яклауга җәлеп итеп, канунлаштырырга тиеш иде. Мәгариф министры мондый канун кабул итүгә йогынты ясый алса, президент яхшы министр билгеләгән, дип сөенер идем.
– Хәзер бит әле туган тел итеп рус телен таный торган закон проекты тәкъдим итәләр. Федераль үзәкнең бу кануны нәрсәөчен эшләнә соңһәм ул нәрсәгә китерер татар милләтен?
– Татар баласына телне – ана теле итеп өйрәтергә кирәк. Дәрес тә ана теле дип бирелергә тиеш. Фәннең дә шулай аталуы зарур. Укучының, ата-ананың телебезгә мөнәсәбәте үзгәрәчәк. Ә туган тел дип – төрки телләрне өйрәтергә кирәк. Чит телләрне: урыс, алман, инглиз теле, дип атарга. Мәскәү әйтә торсын, ләкин без үзебезнекен эшли торыйк. Башка телләр белән беррәттән урыс телен дә белергә кирәк, тик чагыштырып өйрәнү нигезе – ана телебез булуы әһәмиятле. Ул вакытта безгә тел ассимиляциясе янамаячак.
– Тел дибез, ә менә аны саклап калу өчен елга ике мәртәбә чара уздыру гына җитми бит. Милләт нинди алымга яисә ни рәвешле эшләүгә мохтаҗ?
– Тел һәр өлкәдә һәм һәрдаим кулланышта булганда гына тиешенчә үсеш кичерә ала. Бала ана карынында чагында ук ана телен ишетергә тиеш. Безнең сабыйларның 99%ы бишек җырын ишетми үсәдер. Димәк, «Сонатал» программаларының да татарча өлгеләрен булдырырга кирәк. Тел мәгариф өлкәсен мәсьәләсе генә түгел, без, бөек булырга хыялланган милләт буларак, хәтта киләчәктә ракетаны татарча очырырга тиеш. Ниһаять, дин тел белән бәйләп бирелергә тиеш, чөнки алар татар өчен тигез кадерле – кайсы алданрак яралганын әйтү дә авыр. Милләтнең һәр вәкиле, һәр күзәнәге тормышны татар теле белән бәйләү ягын күрергә тиеш. Көндәлек план, исәп-хисап язасыңмы, башкасынмы – татарча эш йөрт!
– Сез үзегез дә бит газета чыгарган вакытта милләтне онытмадыгыз. Бүген хәлләр ничегрәк соң? Басым туктамадымы әле? Газета ни хәлдә?
– Гәҗит чыгару минем өчен үзмаксат булмады, киресенчә, милләткә хезмәт итүнең бер юлы иде. «Безнең юл»ны да, «Чаллы яшьләре»ндә бизнес итеп күрмәдем. Шактый гына идеяләр шулар аша игълан ителде. Зур тиражлар җыеп эш итәргә насыйп булмады, әлбәттә, ләкин әйтәсе килгән фикерләрем ташка басылды һәм мин шуның белән бәхетле. Гәҗитләремне, мәхкәмә юлларын узгач, үз теләгем белән яптым. Бертөрле эш белән шөгыльләнү туйдырган иде, үз тирәмдәге вәзгыятьне үзгәртәсе килде. Иҗтимагый-сәяси эшчәнлек алып баруны дәвам иттем. … Ә басым, янауларның туктаячагы юк инде ул, чөнки «шайтан оясында» яшибез.
РәсимХАҖИЕВ.
Дамир Шәйхетдин: «Азатлык»тан милләт башлана,

Комментарии