МАТУРЛЫК ҖЫРЧЫСЫ

Безнең арада чын мәгънәдә гүзәл кешеләр яши. Кайчак аларның бу сыйфатын тиз генә күреп тә бетерә алмыйсың. Якыннан аралашкач кына әлеге гүзәллек ачыла башлый.

Райондашым, дустым, рәссам Рәхим абый Сабирҗанов белән якыннан танышкач та үзеңдә бер шатлыклы табыш хисен сизә идең. Шаян, кешеләргә ягымлы, ачык чырайлы бу рәссам үзенең тормыш һәм хезмәт энергиясен балкыта иде. Аны, Татарстан Республикасы халык иҗаты һәм мәдәни агарту фәнни-методик үзәгенең сынлы һәм декоратив гамәли сәнгате буенча сектор җитәкчесен, РСФСРның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрен республикада яхшы беләләр. Ул дүрт дистә елдан артык Татарстанда яшәүче һәвәскәр рәссамнар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшчәнлегенә җитәкчелек итте. Аларның саны 2000 кешегә җитә иде. Шул дәвер эчендә Рәхим Сабирҗанов үзен сәнгать дөньясын яхшы белүче оста рәссам, тәҗрибәле остаз, булдыклы оештыручы итеп таныткан иде.

Рәхим Сабирҗанов 1916нчы елның 1нче гыйнварында Татарстанның Балтач районы Салавыч Сәрдегәне авылында туа. Рәхимнең хезмәт юллары күп еллар элек башланып китә. Рәхимгә 4 яшь булган вакытта аның әнисе вафат була. Шулай итеп өч бала ятим кала. Балаларны тәрбияләү өчен, әниләренең әтисе икенче кызын әтиләренә кияүгә бирә. Ул әниләре дә озак яшәмичә вафат була. Өченче әниләре килгәндә Рәхимгә 9 яшь була. Шулай итеп Рәхим кечкенәдән үк тормышның әчесен-төчесен татып, чыныгып үсә. Оста куллы авылдашлары тарафыннан эшләнгән бизәкле сандыклар, бала арбалары, аяклары фигуралап бизәкләнгән нәфис өстәлләр, урындыклар, тәрәзә йөзлекләре, милли орнаментлар төшереп, бакыр һәм җиздән ясалган савыт-сабалар, чәчәкле-чуклы сөлгеләр – һәммәсе кечкенәдән үк матурлыкка бөтен барлыгы белән гашыйк малайның күңелендә тирән эз калдыра.

Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, Рәхим тора-бара үзе дә шундый осталарның берсе булып китә. Агачтан кырып әйберләр ясарга, камыштан һәм мунчаладан бизәкләп паласлар сугарга, каен тузыннан һәм саламнан искиткеч матур рәсемнәр ясарга өйрәнә. Бакыр һәм җиз әйберләр белән эш итү осталыгын да үзләштерә. Шул ук вакытта рәсем альбомыннан да аерылмый, күңелен аеруча әсәрләндергән туган як табигате күренешләрен ак кәгазь битенә төшерә башлый.

Әмма аңа бу теләген тормышка ашырганчы шактый күп сынаулар үтәргә туры килә әле. Яңгул урта мәктәбендә җиде сыйныф белем алганнан соң, Казан Кооператорлар хәзерли торган техникумның өченче курсында укыганда аны чираттагы хәрби хезмәткә алалар. Биредә үзен үрнәк солдат итеп танытып, старшина дәрәҗәсенә күтәрелә. Башкомандующий рәхмәтләренә лаек була. Японнарга каршы сугышлардагы батырлыгы өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан кайткач, Рәхим төзүчеләр хәзерли торган техникумны тәмамлый, төзүче-инженер булып эшли. Аннары Мәскәүдәге музыкаль язмалар студиясенең Казан филиалын ачып җибәреп, дүрт ел шунда җитәкчелек итә. Яшьлек хыялын тормышка ашыру нияте белән Казандагы сынлы сәнгать студиясенә керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Укуын дәвам итеп, Мәскәүдәге сәнгать буенча халык университетының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегендә өч ел буе читтән торып укый. Аннары Казан сынлы сәнгать училищесында осталыгын чарлый һәм диплом ала.

Сәләтле, ныклы хәзерлекле яшь белгечне 1953нче елда республика буенча рәссам-методист итеп билгелиләр. Беренче көннәрдән үк җиң сызганып эшкә керешә Рәхим. Республикабыз шәһәр-авылларына чыгып, һәвәскәр рәссам һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарын барлый, алардан сәнгать коллективлары туплый, халык талантларына методик ярдәм күрсәтү, юнәлеш бирү максатыннан махсус семинарлар үткәрә. Газета-журналларда сынлы сәнгать проблемалары турында мәкаләләр яза.

Үз хезмәтенә чын күңелдән бирелгән Рәхим Сабирҗановның һәвәскәрләр белән өзлексез эш алып баруы эзсез үтми. Сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать эше яңадан җанланып китә. Урыннарда сынлы сәнгать студияләре һәм художество-бизәү мастерскойлары ачыла. Рәхим Сабирҗанов инициативасы белән аеруча талантлы дип саналган рәссамнарның шәхси күргәзмәләрен оештыру матур традициягә әверелә. Бу исә һәвәскәрләрнең халык белән элемтәсен көчәйтә, җаваплылыгын арттыра.

Еллар үтү белән Рәхим Сабирҗановның шәкертләре, күп төрле күргәзмәләрдә актив катнашып, үзләрен торган саен таныта баралар. Шуны гына да әйтү җитә: 30 ел дәвамында Татарстан рәссамнары әлеге күргәзмәләрдә призлы урыннарны яулый. Үзешчән рәссамнардан һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарыннан 140 кеше Бөтенсоюз һәм Бөтенрусия лауреатлары дигән мактаулы исемне йөртә. СССРның 70 еллыгына багышланган Бөтенсоюз смотр-күргәзмәсендә дә Татарстан рәссамнарының хезмәтләре югары бәяләнә. Алар Союз күләмендә икенче бүләккә лаек була. Ә Рәхим Сабирҗановка «Бөтенсоюз лауреаты» дигән мактаулы диплом һәм акчалата бүләк бирелә. Татарстан рәссамнарының иң яхшы эшләре чит илләрдә – Германия, Венгрия, Польша, Чехословакия һәм Англиядә күрсәтелә. Рәхим Сабирҗанов, шулай ук Татарстан рәссамнары әсәрләренә Суздаль шәһәрендәге РСФСР халык иҗаты музеенда зур урын бирелә.

Ел саен Рәхим Сабирҗанов рәссамнарның эшләреннән республиканың төрле шәһәр-авылларында, предприятие-учреждениеләрендә күргәзмәләр оештыра. Кагыйдә буларак, рәссамнарның иң әйбәт рәсем-картиналары күргәзмә оештырылган урында халыкка бүләк итеп тә калдырыла. Аның тырышлыгы белән Актанышта һәм Казанда халык иҗаты музейлары ачылды. Русия күләмендә генә түгел, Бөтенсоюз күләмендә иң тәҗрибәле рәссам һәм җитәкчедән саналган Р. Сабирҗановның алдынгы эш тәҗрибәсе турында РСФСР Мәдәният министрлыгының Н.К. Крупская исемендәге Бөтенроссия халык иҗаты һәм мәдәният агарту эшләре фәнни-методик үзәге махсус брошюра да бастырып чыгарды.

Рәхим Сабирҗанов үзе дә иҗат эше белән даими шөгыльләнде, осталыгын туктаусыз камилләштерде, үзенең сәнгать җырын табигатькә багышлады. Аның агачтан ясалган әсәрләре сокландырырлык иде. Гүзәллекне нечкә сизеп, агачтан матур-матур әйберләр ясау аның иң кирәкле, яраткан эшенә әйләнде.

Уйлаган сюжетны ул үзенчә аңлый, үзе белгәнчә зур осталык белән иҗади фантазия, мәхәббәт белән башкарды. Агач кисәге аның кулында бөтенләй башка кыяфәткә керә, ул агачның мөмкинлекләрен файдалана белде. Р. Сабирҗанов Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар истәлегенә Кама Тамагы районында куелган һәйкәл проекты авторы да. Үзе туган авылы Сәрдегәндә дә төсле ташлар белән мозаикалы итеп Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына һәйкәл эшләп куеп, балалар бакчасына 13 картинасын бүләк итте. Мәдәният йортына сәхнә өчен рәсемнәр, мәдәният йортының тышкы стенасына да эскизны ул ясаган иде.

1973нче елда дустым Фәрит абый белән Рәхим абый янына бардык. Ул үзешчән рәссамнарның күргәзмәсен оештырып йөри иде. Без аңа Фәрит абыйның самавыр ясаган натюрмортлы картинасын күрсәттек. Рәхим абый карап торды да: «Бу рәсемеңне матур ясагансың, но ул бераз слабыерак!» – диде. Фәрит абый әллә нишләп китте. Чөнки ул, Казан сынлы сәнгать училищесында укый, аны тәмамлап йөри иде. Бу уку йорты элек тә, хәзер дә рәссамнарның бик авторитетлы уку йорты санала, анда укырга керү бик авыр булды. Без бу турыда Рәхим абыйга әйттек. Рәхим абый барыбер үз сүзеннән кайтмады. Ул үз эшенә бирелгән, бик кырыс, тәҗрибәле җитәкче иде шул. Үзешчән рәссамнарны зур бөеклекләргә күтәрде, үзе бер осталык мәктәбе оештырды.

Рәхим абый «Гүзәллеккә мәхәббәт» дигән китап авторы да иде. Аның чыгышы радио һәм телевидение тапшырулары аша еш яңгырады. 

Ул туган авылына атап җыр да язган иде.

ТУГАН АВЫЛЫМ СӘРДЕГӘН

Туган авылым Сәрдегән,

Тирә-юне бөрлегән.

Алыштырмыйм авылымны,

Дөньяларда бер дигән.

Кушымта:

Болынында тибрәлеп,

Үсә кыңгырау чәчәге.

Әле тагын гүзәл булыр,

Авылым киләчәге.

Туган авылым күркәм булып,

Калкулыкта утыра.

Йолдызлардай җем-җем итеп,

Утлары балкып тора.

Кушымта.

Таң атканда дулкынлана,

Кырлары, урманнары.

Бергәләшеп гөрләп яши,

Авылым уңганнары.

Туган авылым табигатен

Өзелеп яратамын.

Шул табигать кочагында,

Серләрем таратамын.

Кушымта.

Яр читеннән челтерәп ага,

Салкын чишмә сулары.

Шул суларны эчкәнгәдер,

Чибәр Сәрдегән кызлары.

Бу Салавыч Сәрдегәне дигән кечкенә генә авыл минем үземә дә бик кадерле. 1976нчы елда аларның авылы клубына рәсемнәр, плакатлар ясаган идем. Анда ул елларда клуб мөдире булып йомшак күңелле, кешелекле, ярдәмчел Тәнзилә апай эшләде.

Фатирда Зөфәр абыйларда тордым. Аның улы Зөлфәт адаш белән мунча эссесендә ярышып озак торып, өйгә көчкә чыгып егылган идек. Бу авылда туып үскән галим, журналист, 1989нчы елларда Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшләгән Харис абый Әшрәфҗанов белән дә дус идем. Рәхим абый да, Харис абый да туган авыллары Салавыч Сәрдегәнен бик яраталар иде. 

Рәхим абый олыгаеп, лаеклы ялга чыккач, туган авылына кайтып яшәде, рәсемнәр ясады, иҗат итте, шунда вафат та булды. Үзебезнең Балтач ягы бизәге Рәхим абый турында инде күптәннән язарга хыялланып йөри идем. Халкыбызның бу талантлы улының исеме онытылмасын иде шул!

Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,

рәссам-журналист

Комментарии