Башка тарих

Интернет гөр килә. Халык санын алу сүзе чыккач, кайбер форум “геройлары” кызып китте… Тик менә куертылган кайбер мәсьәләләр, чынлап та, халкы өчен бик җитди һәм бүген аларга игътибар бирмәү зур ялгышлык булыр иде. Әйтик, шул ук -башкорт, татарлары мәсьәләләре, “болгарчылар”…

Бүген, татарны ничек кенә булса да бүлү өчен тырышучы көчләр тагын да активлашты. Читтәрәк торучы идеологлар татар арасында бүген булмаса иртәгә низаг чыгарырдай вак кына нәрсәләрне дә игътибарсыз калдырмыйча зурайтып-күпертеп күрсәтергә, әйтик, хәзерге вакытта ясалма яңа милләтләр ясап, татарның бердәмлеген җимерергә тырыша.

Анысы да ярар, безнең халык тиле түгел лә ул диярсең, тик менә күп вакыт төрле “идеологлар” үз максатларына ирешү өчен, турыдан-туры ялганга барудан да оялмый, тарихи фактларның аларга кулайларын гына кулланалар, үз теорияләрен җимерүче фактларга исә күз йомалар. Бүген бигрәк тә Башкортстандагы хәлләр борчуга сала. Соңгы елларда анда яшәүче татарларыбызны “көнбатыш башкортлар” дип “рәхәтләндерәләр” генә. Алай гына да түгел, Татарстанның көньяк-көнчыгышына да үрелә башлады ут күршеләребез. Соңгы сан алу вакытында, әз дигәндә, 300 мең татарны “башкорт” дип язу – шушы сәясәтнең нәтиҗәсе. Алай гына да түгел, Риза Фәхретдинов, Габдерәхим Утыз-Имәни, Батырша кебек милләттәшләребез дә күптән “башкорт” дип билгеләнде инде аларда. Хәзер кайберәүләр Тукайга да “үрелә” башлады хәтта. Әлбәттә, гадел тарихи мәгълүматлар да бар. Тик аларның күбесе махсус чыганакларда гына һәм күпчелек халык аларны белми дә. БСТ телеканалы, “Юлдаш” радиосы, хәтта Башкортстанда татарча чыгучы “Кызыл таң”, “Өмет” газеталары да көне-төне Башкортстан татарларына, аларның чынлыкта “башкорт” икәнен такылдый. Бу кадәр сөйләүгә кайберәүләрнең, чыннан да, шиккә калуы да мөмкин. Безнең бу өлкәдә бик эзлекле эшләүче галимнәребез Дамир әфәнде Исхаков, Марсель абый Әхмәтҗановлар бар. Рус галимнәренең хезмәтләре, сәясәтчеләр язмалары бар, архив чыганаклары тулып ята. Шуларга таянып, “Безнең гәҗит” битләрендә тарихи сәхифә ачарга булдык. Көчебездән килгәнчә, татар тарихына кагылышлы сорауларны яктыртырга тырышырбыз.

Без – татарлар!

Татар бәхете өчен

Мин җан атармын:

Татар бит мин,

Үзем дә чын татармын!

Г.Тукай.

Кайвакыт “татар” атамасы ул ясалма, аны безнең халыкка большевиклар гына таккан”, яисә “татар” ул кушамат кына”, кебегрәк фикерләр дә ишетергә туры килә. Читләр кулы уйнаган “болгарчылар” хәрәкәте вәкилләре дә моңа үз өлешен даими кертеп тора. Кызганыч, кайбер “галим”нәребез дә татарны бүлгәләү сәясәтенә үз өлешләрен кертте. Әлбәттә, “болгар” сүзе татар өчен ят нәрсә түгел ул. Алтын Урда татарлары яшәгән Болгарның башкаласы Болгар шәһәре хәрәбәләре хәзер дә бар. Ләкин андагы төрбә-манара хәрәбәләре арасында: “Безнең болгар бабаларыбыз”, – дип тел шартлатып йөрүчеләр, андагы барлык архитектура истәлекләренең дә нәкъ менә Урда чорында, ягъни 1236 елдан соңрак һәм нәкъ менә Урда татарлары тарафыннан салынуын беләме икән? Болгар шәһәре Сараеның Алтын Урда ханнары резиденциясе булып торганы да мәгълүм. Хәер, бүгенге татарларның булып оешуында төп рольне татарлар, кыпчаклар һәм татарлашкан җирле халык уйнаганы – мәгълүм факт. Ә кайбер татар мәгърифәтче-галимнәрнең (бигрәк тә үткән гасырларда) үзләренә “болгари” тәхәллүсе тагуы, ул бары тик шул Болгар олысына, Болгар шәһәренә мөнәсәбәтне генә аңлата ич. Кайбер чыганаклардагы “булгарцы” сүзе дә шул ук мәгънәдә, ягъни Болгар өлкәсендә яшәүчене аңлата, ләкин һич кенә дә милләтне түгел. “Хорезмицы”, “бухарцы”, “казанцы”, “астраханцы” дигән кебек мәгънә салынган аларга. Бүген дә Бөгелмәдә яшәүчеләргә “бугульмицы”, Мамадышта яшәүчеләргә “мамадышцы” диләр. Ләкин, Ходайга шөкер, андый милләтләр юк бит әлегә…

Әлбәттә, татар милләте эчендә күпсанлы ыру-кабиләләр ята. Ләкин “татар” атамасының мең елдан артык булган һәм нәкъ менә төрки халыкларга карата кулланылган тарихы бар. Иң борынгысын галим Эдвард Парнер үзенең: “Тысяча лет из истории татар” китабында китерә. “Баһадур үлгәннән соң (б.э.к 173 ел)… татарлар җитәкчесе тәхетен… аның Каек исемле улы алды”, – дип яза ул. Хәер, рун язуы белән язылган һәм VII-VIII йөзләргә караган истәлекләрдә “утыз татар”, “тукыз татар” кабиләләре искә алынуы да – билгеле факт. Соңрак та “татар” атамасы тарихта яхшы билгеле. Әйтик, галим Фесслерның XIX гасырда Лейпцигта басылган хезмәтендә рус елъязмаларына таянып, бик кызык мәгълүмат китерелә. Ул анда: “Название “татары” впервые встречается в русских летописях под 1154 годом. Под этим названием там понимаются половцы (кыпчаклар)”, – дип яза. Димәк, бүгенге татарларның төп бабалары булган кыпчакларны руслар моннан 900 ел элек үк инде татар дип белгән һәм таныган.

Хәер, татарларның үзләрен “татар” дип язу һәм атау очраклары да бихисап һәм бу мәгълүматлар төрле документларда теркәлеп калган. XVI-XIX гасырларда татар кешеләре бик төгәл алып барылган рус документларында үзләрен: “без – татарлар”, телләрен “татар теле”, – дип язып калдырган икән, монда инде нәрсә әйтәсең тагын?!

Әйтик, бүгенге башкортлар тарихында да төп урынны алып торучы Нугай урдасы татарлары бие Исмәгыйльнең XVI йөз уртасында: “… и послал бы я им своего афыза, кому грамоты прочитать татарские…”. Аның ук: “…и вам татарам государя Исмаила много-много поклон… (“Посольские книги”) кебек сүзләрен, шул ук нугай татарлары бие Урусның: “Говорят у нас в татарех…” (П.Пекарский), “Татары от нас буде…” кебек сүзләре ташта басылган һәм Алтын Урда татарларының күчмә варислары һәм татар-башкортларның берсе булган Нугай урдасы халкының да үзен “татар” дип атавын ачык күрсәтә. Хәер, тирәсендә яшәгән татарларның да үзләрен нәкъ менә татар дип атавы дистәләрчә документларда теркәлеп калган. Мисал өчен, XVII гасырдан бер документта: “России самодержцу, бьет челом холоп твой, Свияжский служилый татарин, деревни Чирков Янбулатко Бекбулатов…” дигән юллар XVIII гасырда Е.Пугачевка, һәм Нугай юлы халыкларының аңа кушылырга әзер булуы турында язылган кәгазьдә “Старшины Аслана Курманаева писарь служилый татарин Абдул Карим Рахманкулов”, – кебек язмалар йөзләп, меңләп теркәлгән. Әлбәттә, аларны җыеп, теркәп, аерым китап итеп бастырасы иде дә бит. Архивларда сакланган бу чыганакларның кыйммәте шунда: анда беркем дә түгел, ә тартарларның үз-үзләрен “татар” дип атавы сакланган һәм бу чыганаклар болгарчылар кебек провокаторларның спекуляциясенә һәм ялганнарына бернинди урын калдырмый.

Хәер, Казан, Самара, Екатеринбург, Мәскәү архивларында сакланган бик күп документларда бүгенге Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезнең нәкъ менә татар булуын исбатлаучы чыганаклар да бихисап. Әйтик, Бирск өязендәге Юныс авылы типтәрләре үзләрен үк бабалары, ясаклы татарларның бу җирләргә 1714 елда ук килеп урнашуы һәм авылның да татар Юныс Дусмәтов исеме белән аталуын күрсәтәләр. (ДГАДА ф1324. оп. 1. дело 4152). Шул ук документларда Исморза авылының 1691 елда татарлар тарафыннан нигезләнгәне күренә. Русиянең дәүләт борынгы актлар архивында (РГАДА) саклана торган күп кенә документларда: “башкирские татары” называющийся башкирцом татарин (башкорт диеп аталучы татар), из татар тептяри (татарлардан булган типтәр) кебек гыйбарәләр игътибарга бик лаек. Хәер, “башкорт”, “башкирец”, “башкира”ның күпчелек очракта милләтне түгел, ә сословиены күрсәтүче билге икәненә әле иркенләбрәк тукталырбыз. Татарларга һәм нугай татарларына караган шәҗәрәләрнең дә «башкорт» шәҗәрәләренә әйләнүе дә кызыклы күренеш. Анысы да каралыр. Ә бу иң беренче язмада әйтәсе килгән сүз шул: “татар” атамасы ул – безнең үзебез сайлаган, ата-бабаларыбыз сайлаган атама. Борынгыдан ук, мең еллар буе бабаларыбызга ят булмаган һәм татар бабаларыбыз үзләрен урта гасырларда да, соңгы берничә йөз елда да татар дип атаган. Бүген кемнәрнеңдер заказын үтәп «без болгарлар”, – дип кычкырып йөрүчеләргә һаман да шул Дәрдмән сүзләре бик яхшы җавап булып яңгырый:
“Татарлыктан татар һич гарь итәрме,
Кеше үз исмен инкарь итәрме.
Татарлыкта татар углы-татармын
Татар түгел димә-башың ватармын».

Илфак ШИҺАПОВ

Комментарии