Тукайны күргән мулла

Моннан 35 ел элек 94 яшендә вафат булган аксакал Исхаков Суфиян мулла бабайның (1884нче елда туган) авылда абруе олы иде. Аның оныгы Ульян шәһәрендә яшәүче Ирек Сәйфиев «Самарские татары» журналында быелның март ае санында бабасы турындагы истәлекләреннән мәкалә бастырып чыгарган (Ульян, Самара төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез яратып укыган әлеге басманың мөхәррире – Данияр Сәйфиев исә – Суфиян бабайның туруны). Игътибарыгызга шушы мәкаләнең татарча тәрҗемәсен кыскартып тәкъдим итәм.

Суфиян бабай борынгы шагыйрьләрнең шигырьләрен, бәетләрне яттан сөйли иде. Әле авылга радио кермәгән вакытта ук инде ул детекторлы тавыш кабул итү җайланмасыннан файдаланды. Башына колакчынын киеп, кулына каләм алып, дәфтәргә нәрсәләрдер яза иде. Күпсанлы вакытлы басмалар алдырды. Аңа кешеләр дә күп килгәнен хәтерлим. Авылдашы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәхим Утыз Имәни әл Болгарыйның гарәп, фарсы телләрендә язылган шигырьләрен, фәлсәфи, дини язмаларын ул үзе тәрҗемә итеп, яттан сөйли.

Суфиян бабай авыр тормыш юлы үткән. Хәерчелекне, ачлыкны күреп үскән. Белемгә тартылган, Казанда мәдрәсәдә укыган. Узган гасыр башында күрше Аксубай районының Яңа Ибрай авылында укыта, аннан Утыз Имән мәхәлләсенә мулла булып кайта. Тик совет власте хакимлек итә башлагач, мәчетне ябалар, җомга намазына йөрүне тыялар. Шулай да гыйлемле дини затлар, төрле сылтау белән, аулак өйләрдә җыелу җаен табалар. Суфиян бабай әртилгә керә, башкалар белән беррәттән эшли. Репрессияләнүдән шулай котылып кала. Биш бала үстерә, өчесе укытучы һөнәрен үзләштерә. Гомеренең соңгы елларын улы Азат (Ул безне дә рус теленнән укытты. – Ф.М.) тәрбиясендә үткәрә. Олыгайгач, сукырая, укый-яза алмавына борчыла. Радио, телевидение тыңлап юана.

Студент чакта, авылга кайткач, миннән Казан, студентлар тормышы турында сораша иде. Бервакыт, кулымны учына кысып: «Сиңа, булачак журналистка, минем Габдулла Тукай белән ничек танышуым кызык булыр, тыңла, – дип сөйләргә тотынды. – Мәктәптә укытканда, шәкертләрем Тукай белән кызыксыналар иде. Ләкин гомереңдә бер күрмәгән кеше турында ни сөйлисең? Шәкертләргә җәен Казанга барып, Тукайны күреп кайтачагыма ышандырдым.

Вәгьдә – иман. Бер атлы арбадан икенчесенә күчеп яки җәяүләп атлый-атлый, Казанга барып җиттем. Казанда Тукайны белмәгән кеше юк иде, шуңа шаккаттым. Яшәгән урынына кадәр әйтеп бирделәр. Тик Тукайны фатирында туры китерә алмадым. Күңелем төште, кайтырга вакыт – ә мин Тукайны һаман күрмәгән! Якындагы трактирга тамак ялгарга тукталдым. Миңа азык-төлек, кружка белән күбекле сыра китерделәр (моңа кадәр сыраны татып та караганым юк иде). Өстәл янына каршыма тәбәнәк буйлы, ыспай киенгән егет килеп утырды. Аңа да сыра китерделәр. Таныш түгел егет кайдан, ничек монда килеп эләгүем белән кызыксынды. Үземнең 250 чакрым ераклыктагы авыл укытучысы булуымны, шәкертләргә Тукай белән күрешеп, сөйләшергә ышандыруымны, аны эзләп тапмаганга кәефем кырылуны, бу юлы булмаса да, икенче килгәндә барыбер аны күрәчәгемне әйтеп салдым. Яңа танышым ашыкмый гына сыра эчеп, шәкертләргә нәрсәләр укытуым, авыл кешеләренең ниләр белән кызыксынуын сорашты. Минем хикәяләвем, мишәрчә сөйләшүем кызыксындырды аны.

Безгә тагын сыра китерделәр. Аны эчә-эчә, танышым миңа авыл, мәгърифәт хакында сорау арты сорау яудыра, мин белгәннәремне җаваплыйм. Саубуллашыр алдыннан, миңа хәйләкәр карашын текәп: «Шәкертләргә нәрсә дип әйтәсең инде хәзер? Казанда бушка йөргәнеңнеме?!» – диде, аннан аркамнан кочаклап, тыныч кына тавыш белән сүзен дәвам итте: «Ә син аларга Тукайны күрдем, күрдем генә түгел, сөйләштем, хәтта бергә сыра да эчтек, дип әйт!»

Бу мизгелдә миннән дә бәхетле кеше юк сыман тоелды. Тукай үзе мине эзләп тапкандай кебек булды. Мин Тукай турында күп нәрсә белдем, халыкның аны ничек яратуы турында барысын да үзенә җиткердем бит! Ә Тукай, елмаеп, озак итеп кулымны кысып торды, шулчак аның йөрәк тибешен тоемладым. Тукайның белемгә омтылырга чакырган вәгазен гомерем буена хәтердә сакладым. Аның: «Белемсез кеше – кол ул, ә без, татарлар, ирекле булырга тиеш», – дигән сүзләрен, авылга кайткач, шәкертләргә дә күп тапкырлар сөйләдем, ул әйткәннәрдән беркайчан да тайпылмадым. Син дә тормышыңда четерекле сораулар туып, җавап табалмасаң – Тукайга мөрәҗәгать ит, улым! Аның китапларыннан яшәүнең мәгънәсен аңларсың…»

Фәнис МӨХӘММӘТОВ.

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы.

Комментарии