- 01.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №17 (1 май)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
«Болгария» фаҗигасе. Җаннарда Идел дә юып алып китә алмас хәсрәт. Якыннарын югалтканнарның җанын исә ул хәсрәт вакыт узган саен ныграк телгәли. Моның шулай икәнен Татарстан хөкүмәте дә, халык вәкилләре – депутатлар да аңлады. Алар халык белән бергә хәсрәт кичә һәм шушы авыр халәтне күпмедер җиңеләйтү теләге белән дә, тарихка искәртү сүзен әйтер өчен дә, һәлак булганнарның исемнәрен ташка басып, Идел ярына истәлек ташы куйды.
Күз яшьләренә төелгән ата-аналар, туган-тумача, дуслар һәм аларның кайгыларын күз карашлары белән булса да кагып төшерергә теләгән халык, истәлек ташы алдына килеп баскач, таң калды: таш кадәр ташка һәлак булган дистәләгән кешенең исемнәре хата белән язылган. Өстәвенә, «һәлак» һәм «һәлакәт» сүзләре дә. Ничек инде, шушы исемнәрне, сүзләрне ташка уяр алдыннан тиешле белгечләргә күрсәтмәгәннәр? Бер мичкә балга бер кашык дегет салу бит инде бу! Истәлек ташын ачуга килүчеләрнең бу хәлгә нәфрәтләнүен күрсәгез икән! Ташъязмадагы хаталарга төртеп күрсәтеп, кичекмәстән төзәтүләрен таләп итте алар. Ләкин бу таләпләргә колак салучы һәм тиз үк төзәтергә алынучылар булдымы икән соң? Моны эшләр өчен бит вөҗданлы иҗатчы булу һәм акча өчен генә түгел, халык җанын тынычландыру өчен дә гамәл кылу зарур. Аннан соң, туган телен дә белмәгән заттан әллә ни таләп итеп тә булмыйдыр. Андыйлар халык мәнфәгатен кайгыртучы чын зыялы затлар була да алмый. Шулай итеп, бу – исемнәрне ташка басу түгел, милләт башына басу булып чыккан түгелме соң?
Шушы хаталы ташның сурәте Татарстан матбугаты битләрендә дә басылып чыкты. Шул исәптән, «Сабантуй» балалар гәҗитендә дә. Беренчедән, мин бу гәҗитнең исеме белән риза түгелмен, чөнки тормыш сабантуйлардан гына тормый, ләбаса. Икенчедән, бу гәҗит язмаларында хата җибәрүне мин җинаятькә тиңләр идем, чөнки бала китап, гәҗит-журнал битләрендә язылган сүзгә хакыйкатьнең үзе дип карый. Әллә балачакта үзебез шундый түгел идекме? Минем биш кенә яшьлек оныгым кибет ишеге түбәләренә язылган реклама – «1+1=3»не укып, «Нәнәем, моны язган кешеләрне яңадан беренче сыйныфка укырга җибәрергә кирәк. Мин бергә берне кушкач, ничә булганын беләм, алар укып бетергәнче, үзем эшләп торырмын», – дигән иде. Мин ни әйтергә дә белми, аптырап тордым. Инде мәктәпләрдә балалар татар теле һәм әдәбият укытучыларын аптыратып бетергәннәр: «Ничек инде ташка хата белән басарга мөмкин?» – диләр икән. Укытучы бу хәлдән ничек чыгарга тиеш соң? Әгәр дә турыдан-туры ташка язган кешене гаепләсәк, ул: «Миңа ничек язып бирсәләр, шулай бастым», дип котылачак. Ә кем язып биргән? Берәр журналист тикшерү үткәреп, бу сорауның очына чыкса, «балык башыннан чери», дигән нәтиҗәгә киләчәк. Димәк, җәзасын да «балыкның башы»на бирергә туры килә түгелме соң?
Мондый хаталы эшкә түләнгән акча штраф формасында кабат казнага кайтарылырга һәм тиешле белгечләргә түләнергә тиеш. Юкса, акчаны бүлешергә теләмичә, тел белмәүчеләр тиешле белгечләргә мөрәҗәгать итми. Ә кыйммәтлерәк эшләр, кагыйдә буларак, тел белмәүчеләргә тапшырыла. Хаталар һаман арта. Эт өрә, бүре йөри бирә. Әмма тел кадәр тел буылу – сарайдагы сарык бугазлану гына түгел бит ул, җәмәгать! Әй, кычкырабыз, әй, язабыз, күпме нерв, күпме кәгазь, гәҗит-журнал битләрен сарыф итәбез. Ә тиешле кешеләр ишетми, күрми, ә бәлки ишетмәгән, күрмәгәнгә салыша гынадыр. Бәлки, шулай кушканнардыр аларга? Ә кем? Татар милләте барыбер бетә, дип уйлаучылар сүзен халыкка кычкырып әйтсен. Халык үз язмышына һич кенә дә битараф түгел, ул инде моннан 21 ел элек референдумда үз фикерен ачыктан-ачык әйтеп бирде. Кемдер иң югары закон – Референдум нәтиҗәләрен дә танырга теләми икән, бу әле Референдум үз көчен югалтты дигән сүз түгел. Аның нәтиҗәләре һичшиксез үз көчендә һәм Русия үз Конституциясенә үзе каршы барып, үткәрелгән Референдум нәтиҗәләрен таный алмый интегә икән, димәк, ул үзен-үзе танымаслык хәлгә җитеп исергән дип кенә уйларга кала.
Инде бер елга якын минем өй телефоныма Казан шәһәре, авыл мәктәпләре укытучылары шалтырата. Барысы да: «Болай яшәү мөмкин түгел. Милләт үзенең туган телендә белем алырга тиеш! Гәҗит-журналларга әллә нәрсә булды, хата тулып ята. Без ел буе хәрефләп, авазлап тел өйрәтәбез, бар гомеребезне шуңа багышладык, бер ташка баскан хата шул тырышлыкны юкка чыгара да куя», – диләр һәм «Болгария фаҗигасе»нә куелган хаталы истәлек ташын искә алалар. Кайберләре: «Ник ул хаталы таш сурәтен гәҗиткә бирделәр икән?» – дип сорыйлар.
Мин дә уйландым. Әгәр хаталы таш сурәте астында редакция «Таштагы сүзләрдә хата бар: «һәлак» һәм «һәлакәт» дип укырга» дигән искәрмәсен биргән булса, бу, әлбәттә, истәлек ташын әзерләү өчен җаваплы хөкүмәт даирәсендәге кешенең үтенә тияр иде. Берьюлы ике «Татмедиа» контроле астында торган, өстәвенә, бер генә елга эш килешүенә кул куйган мөхәррирнең дә кай җиреннән сыйпарга кирәклеген чамаларлар иде. Ә татар дөньясының хәлен аңлаган мөхәррирләр, журналистлар өчен иң мөһиме – татар баласын туган телендә гәҗит-журнал укудан читләштермәскә, гәҗитне ничек кенә булса да чыгарырга кирәк. Гәҗит-журнал хезмәткәрләре еш кына муеннарына күтәрмәстәй гер аса. Бу очракта да алар, таштагы хатаны икенче планга этеп, көнендә истәлек ташына чәчәк салып торучы бала сурәтен башка балаларга да күрсәтеп калуны кирәгрәк тапканнар. Килер бер көн, тарих таштагы хаталарны да укыр. Ул чакта инде бүгенге җавапсыз җитәкчеләр өстенә тарих хурлыгы да төшәчәк. Җитәкче бүгенге көн белән генә яши икән, ул инде җитәкче түгел, көнлекче генә була. Менә шундыйларның эше нәтиҗәсе буларак, бөтен башкаланы килделе-киттеле тәрҗемә ителгән сүзләр басып алды. Әй, язган булам, ә метроны исә һаман да «кулланалар», «егылуны читләп үтәләр», «ишек» сүзе урынына «керү-чыгу» диләр. Санап кына бетерерлек түгел алар.
Еш кына халыкны битарафлыкта гаеплибез. Ә халык тәмам аптыраганнан дәшми. Елгаларны да төрле җирләреннән бугазлап торалар, тик аңа карап елга елга булуыннан туктамый, агымсу юлын таба. Гәҗит-журналларга үз хокукларын кайтарсалар да җәмгыятькә җиңелрәк булыр иде. Тиражлар да түбән тәгәрәмәс иде. Үзенең курыкканын да әйтергә җөрьәт итмәгән журналистларның сүз иреге турында сөйләү урынсыз.
Кабатлап әйтәм: универсиадага кадәр башлардагы хаталарны төзәтеп бетереп булмас, хет ташлардагы, диварлардагы хаталарны булса да төзәтеп чыгарга иде. Универсиада кунаклары арасында уенчылар гына түгел, уйлаучылар да булуы бик мөмкин.
Нәҗибә САФИНА,
шагыйрә.
Комментарии