- 09.12.2023
- Автор: Камил СӘГЪДӘТШИН
- Выпуск: 2023, №48 (6 декабрь)
- Рубрика: Иманга юл
Мәчет-мәдрәсәләрдә, югары уку йортларында төпле белем алганнан соң, тормышта гаделлек, сабырлык һәм тыйнаклык үрнәге булып халыкка хезмәт күрсәтүчеләр Татарстанда бик күп. Шул ук вакытта, үзләре мөселман кануннары буенча яшәргә өндәп тә, шәригать законнарын үтәргә теләмәүчеләр очрый әле.
...Озак еллар дәвамында Екатеринбург һәм Казан мәчетләрендә мохтаҗларга төрле ярдәм күрсәтүче танылган волонтер, Наилә ханым Җиһаншина җитәкчелегендәге «Русия мөселманнары берлеге» әгъзасы Светлана Котдусованың эшчәнлеге турында моңарчы да ишеткәнем бар иде. Редакциягә мөрәҗәгать итүенең сәбәбен белгәч, аптырап ук калдым:
– Әти-әниемә, дәү әти белән дәү әниемә рәхмәт. Әтием (урыны җәннәттә булсын) – подполковник, гомерен хәрби хезмәткә багышлады. Әнием – Башкортстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре. Дини тәрбия бирү белән беррәттән, киләчәк тормышымда матди яктан бернинди кыенлык күрмәсен дип, кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр, – ди Светлана ханым.
Светлана Басыйр кызы бу сүзләрне мактану өчен әйтми. Елдан артык инде ул ике баласы белән киләчәктә кайда яшәрбез икән, – дип борчыла.
– Булачак ирем – Марат хәзрәт Котдусов белән Екатеринбург мәчете оештырган төрле чараларда катнашканда таныштык. Ул – Казанның Ислам университетын тәмамлап, юллама белән мәчеткә эшкә килгән иде. Безнең мәхәббәт мәңгелеккә булыр, икәүләшеп динебезгә хезмәт итәрбез, дип хыялландым. Марат хәзрәтнең мине беркайчан да авыр хәлдә калдырмаячагына нык ышанган идем, – ди Светлана ханым.
Әмма, тормышта башкачарак килеп чыга. Инде хатның кыскача эчтәлеге белән танышыйк: «Мин – ике бала анасы, тормышта килеп туган кыен хәлдән ничек итеп чыгарга белмичә, аптыраганнан редакциягә мөрәҗәгать итәргә булдым. Аллаһым үзе сакласын – максатым кемне дә булса хурлау яисә түбәнсетү түгел. Балаларымның киләчәге турында кайгырту гына. 2013нче елда гаилә корып, без бергә яши башладык. Кияүгә чыкканчы, әти-әниемнәр ярдәме белән, Екатеринбург шәһәрендә шәхси милкем булып саналучы ике фатирым, «Вольво» җиңел автомашинам бар иде. «Россия Сбербанк»ы филиалында зур хезмәт хакы белән җитәкче урында эшләгәнгә, баштарак матди яктан бернинди кыенлыклар булмады. Иремнең мәчеттәге хезмәтеннән китеп, озак вакыт эшкә урнаша алмый йөрүен дә тыныч кичердек. Аннары ул шәһәрнең «СМАК» ипи пешерү заводында эшли башлады. 2015нче елда кызыбыз Мәликә тугач, хәлләр тагын да катлауланды. Декрет ялында булуга карамастан, гипстан төрле фигуралар, картиналар ясап, сигез яшьлек улым (беренче иремнән) ярдәме белән шуларны сатып, акча юнәтә идек. Тора-бара балалар бакчасына эшкә урнаштым. 2018нче елда ирем сабакташы Закир хәзрәт Нуруллин чакыруы буенча Казанның «Рамазан» мәчетенә эшкә урнаша алды. Тормышка чыкканчы булган бар мөлкәтне сатып, Казан читендә төзелеп килүче коттедж алдык. «Зарница» берләшмәсендә икътисадчы булып эшләсәм дә, вакыт булган саен волонтерлыкны да ташламадым. Шуның өстенә, төзелеп килүче йортка эшче-белгечләр табу, кирәкле материаллар юнәтү кебек барлык эшләрне үземә башкарып чыгарга туры килде. Мәчеттә хәзрәт булып эшләү җиңел түгеллеген беләм. Әмма, хатын-кыз буларак, ике катлы йорттагы барлык эшләрне башкарып чыгу да бик авыр. Өстәвенә ике бала да бар бит. «Бераз булса да ярдәм ит инде», – дигән үтенечемә, ул «Вакытым юк. Акчам да. Кредитка машина алдым», – диде. Бөтен эшкә дә үзем өлгерергә тырыштым. Йорт алу, төзеп бетерү өчен барлык чыгымнар Екатеринбургтагы ике фатирны саткан акчага эшләнсә дә, ир хакы бар, диеп, рәсмиләштергән вакытта, йортның һәм җир кишәрлегенең биштән ике өлешен аңа бүләк итеп яздырдым. Дин әһеле буларак, киләчәктә мине һәм балаларны авыр хәлдә калдырмаячагына чын күңелдән ышанган идем. Ә ул безгә һәр яклап терәк буласы урында, яшәгән саен гаиләдән күбрәк читләшә барды. 2022нче елда болай яшәп булмый, дигән карарга килдем. Аерылышыр алдыннан, барысын уртага салып сөйләшеп, киңәшеп, йорт мәсьәләсен тыныч юл белән балалар файдасына хәл итәргә тәкъдим иттем. Йорт төзегәндә әти-әнисе биргән акчаны, булган башка чыгымнарын түләү исәбенә, үзем аңа бүләк иткән өлешне кире кайтаруын сорадым. Әмма, ул шул кадәр авырлык белән төзелгән йортны сатып, бүлү ягында бугай. Инде урнашып, яши генә башлаганда, балаларның бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртучы кеше, дин әһеле йортның кем акчасына төзелүен белә торып, мондый адымга барыр дип күңелемә дә килмәде».
Тормыш булгач, төрлесе була. Гаиләдә үзара аңлашып яшәү, бер-береңә ихтирам булмаса, тормыш йөген бер үзе тарткан хатын-кызның хәлен күз алдына китерүе дә кыен. Бу турыда берничә ел дәвамында ярдәмчеләре белән йорт торгызуда барлык эшләрне башкарган төзүчеләр төркеме җитәкчесе белән махсус сөйләштем:
– Светлана ханым урынында башка кеше булса, белмим, ничек чыдар иде?! Без аны чын күңелдән кызгана идек. Ә ире чит кеше сыман, иртән саубуллашып чыгып китә дә, кич кенә кайта. Эш барышы белән дә кызыксынмый. Төзелеш материаллары сайлап алу, акча юнәтү, кыскасы барлык эш-мәшәкатьләр хатыны өстендә булды, – ди Рәшит Исхаков.
Билгеле инде, мондый шартларда бер-береңә булган ярату хисләренең әкренләп юкка чыгуына аптырыйсы түгел. Бу очракта да яратышып кавышучыларның юллары аерыла. Тик, йорт бүлешеп йөрү – балаларның яшәү шартларын тагын да авыррак хәлгә кую түгелме? Әлеге сорауны Марат хәзрәтнең үзенә дә бирдем:
– Алдаша ул! Минем аңардан акча сораганым юк. Мәсьәләне закон нигезендә хәл итү кирәк.
Чыннан да, Марат хәзрәт акча да сорамый, йортны бүлү турында да сүз алып бармый. Бу эшне аның тарафыннан ялланган юрист башкара. Светлана ханым әйтүенчә, коттеджның кем акчасына төзелүе, аны сатарга мәҗбүр булганда, балаларның кая һәм нинди шартларда яшәячәге юристны бөтенләй кызыксындырмый. Бу кадәресен бары ике кеше – бер яктан балаларның әнисе, икенче яктан Марат хәзрәт бергә киңәшеп хәл итәргә тиешләр дә бит... Юк шул. Марат хәзрәт бу турыда ишетергә дә теләми. Озак вакыт аптырап йөргәннән соң, Светлана ханым ярдәм сорап Татарстан Республикасы Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, 2023нче елның 23нче гыйнварында Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә узган Татарстан Республикасы Казыйлар Советы «Шәригать нормаларына таянып, Светлана Басыйр кызы тарафыннан Марат Котдусовка бүләк итеп бирелгән мөлкәт кире кайтарылырга тиеш», – дигән карар чыгара. Карар Казыйлар Советы әгъзалары тарафыннан бертавыштан кабул ителә. Светлана ханым сүзләренә караганда, шәригать суды барышында бүләк мәсьәләсенә берничә тапкыр ачыклык кертелә. Татарстан Диния нәзарәте эксперты, ислам фәннәре докторы Рөстәм Нургалиев Марат хәзрәттән: «Светлана ханым тарафыннан шундый милек бүләк ителдеме?» – дигән сорауга да уңай җавап алына. Марат Котдусовны якыннан белгән дин әһелләре, аерым алганда Екатеринбург мәчетендә бергә эшләгән Альберт хәзрәт Баязитов, Казанның «Рамазан» мәчетеннән Закир хәзрәт тә Татарстан Республикасы Казыйлар Советы карарын гадел һәм аны үтәү дин әһеле өчен намус эше дип саный. Мәсьәләнең тагын бер ягын ачыклыйк. Өстә әйтелгәнчә, Светлана ханым йорт төзелеше өчен Марат хәзрәтнең әти-әнисе биргән акчаны тулысынча кире кайтарырга әзер. Бу турыда Светлана Басыйр кызы тарафыннан әзерләнгән килешү проектында да әйтелә. Марат хәзрәт кенә ризалашмый. Үзенә аерым фатир алу өчен бу гына җитми. Казан читендәге коттеджның бүгенге бәясе 8-9 миллион сум торса, аның биштән ике өлешенә фатирлы була алыр иде, янәсе. Хикмәт тә шунда шул. Хәзрәт урамда калмаган. Редакция карамагында булган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Казанның Ютазы урамындагы 12нче йортта бөтен уңайлыклары булган фатирлары бар. Светлана ханым әйтүенчә, барысын да алдан күрә белүче Марат хәзрәт фатирны үз исеменә түгел, ә Башкортстанның Күккуян авылында яшәүче әнисе Котдусова Сания Миңлебай кызына рәсмиләштергән. Марат хәзрәтнең әтисе – 2006нчы елдан бирле Күккуян авылы мулласы Рим ага Котдусов белән дә аралаштым. Сания Миңлебай кызы авылдан беркая да китмәгән булып чыкты. Шәригать кушканча яшәү, алай гына да түгел, Татарстан Республикасы Казыйлар Советы карарын үтәүне сузып килү – югары белемле дин әһеленә килешә торган гамәл түгел, билгеле. Озак еллар дәвамында баштарак Екатеринбург мәчетендә, аннары Казанның «Рамазан» мәчетендә хәзрәт буларак, башкаларга әдәп һәм әхлак тәрбиясе, гаделлек һәм намус кебек рухи кыйммәтләр турында тәрбия эше алып барган Марат хәзрәтнең үзенә бу таләпләр ни өчендер кагылмый булып чыга? Русия Федерациясе законнары буенча, милеккә кагылышлы проблемалар документларда ничек язылган булса, шулай хәл ителергә тиеш. Ягъни закон нигезендә коттедж һәм җир кишәрлегенең биштән ике өлеше, (бу исә бүгенге бәяләр белән өч миллион сумнан артык) Марат Котдусов үзенә тиеш дип саный. Бер үзе ике бала тәрбияләүче Светлана ханым исә ул кадәр акчаны каян алырга дип баш вата. Шунысы да бар: коттедж – карбыз түгел, кисәкләргә бүлеп булмый. Аны саткан очракта, балалар кайда яшәр? Нинди шартларда? Бусы ни өчендер, хәзрәтнең хәсрәте түгел бугай...
Камил СӘГЪДӘТШИН
Комментарии
Пишу на русском чтобы было понятно более широкому кругу читателей. Мадам Светлана ничего нового в жизнь разводящихся супругов не внесла, пытается показать себя ущемленной женщиной, но чётко прослеживается её цель - быть единолично й хозяйкой этого спорного дома / или котеджа как эта мадам изволила называть.. Интересненько, а почему же у неё не сложились семейные взаимоотношения с отцом старшего ребёнка?? Автор статьи безусловно хорошо написал, я думаю повествование и со стороны Того самого Марата хотелось бы выслушать.. Да, нет ли у мадам Светланы вредных привычек? Видите ли, сомнения в адекватности, бросает всё в Екате, чтоб непонятно зачем приехать в Казань.. Может помутнение рассудка? Ах да, там же мама заслуженный деятель здравоохранения.. Может и заслуженые юристы есть.. Может.. Дальше будем смотреть...
Ответ на Пишу на русском чтобы было… от amirmamin330
Под этим псевдонимом я знаю кто скрывается и это легко понять. Я лично присутствовал на Шариатском суде. В то время как моя мама принесла 2 огромные папки документов, подтверждающие ее полное и единственное участие. Кутдусов Марат же не предоставил не одного документа!!! подтверждающие его финансовое участие в постройке коттеджа и погашение ипотеки. На самом заседании он сам же и подтвердил в присутствии уважаемых Булата хазрата Мубаракова и Рустама Нургалеева о получении в ДАР от моей мамы 2/5 доли коттеджа.
Анонимный комментарий пишет о неадекватности мамином решении переехать из Екатеринбурга в Казань, то мама сделала это, чтобы поближе быть к исламу, учитывая о полученном образовании в исламском университете Марату Кутдусову было бы легче устроиться на работу. Так что, уважаемый анонимный комментатор он и послужил причиной переезда, так что никаких неадекватных поступков моя Мама никогда!!!не совершала, более того, пытаясь закрыть досрочно ипотеку работала на трех работах, я же помогал продавать незамерзайку зимой, картины, аксессуары в мечетях, которые мы сами изготавливали по ночам.
Я также не мог понять, как же так получается, что он являясь действующим хазратом и преподавателем и сыном действующего муллы мало того, что сам не совершал положенные намазы дома и не обучал нас дома. Моя мама всегда была готова помочь его родителям по хозяйству в деревне.
И сами поступки говорят сами за себя за все это время он не покупал сестренке не игрушек, не одежду. Сейчас забирает Малику на пару часов в среду погулять в парке возле дома и на ночь в субботу,а утром в 8 часов привозит голодной. Это весь максимум в чем заключается его воспитание, забота и любовь о дочери. И у вас хватает наглости пытаться облить грязью мою Маму! Могу подписаться под каждым словом,что это является правдой.
P.S. Я никогда не позволял и не позволю обижать нашу маму. Если у вас - хозяева скрытых комментариев возникнут вопросы можете звонить мне +7 952 037-73-99 Самир Байгубаков