- 23.12.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №51 (21 декабрь)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Атлап барганда аяк астына гына түгел, әзрәк ян-якка да караштыргалый торган вакыт җитте. Урамнарда – Яңа ел алдыннан гына була торган матурлык. Игътибарны аеруча кар сыннары җәлеп итә – кем куллары белән тудырылган матурлык икән бу? Һәм шунда ук үзеңә җавап та бирәсең: кемнеке белән булсын инде, һәрвакыттагыча, дәүләтнең бушлай хезмәтчеләре – бюджет хезмәткәрләре кулы белән!
…Узган атнада Балтачта да ясаганнар мондый сыннарны. Аеруча балалар бакчалары тәрбиячеләренә бәхет елмайган – аларны су һәм кар белән эшләргә урамда 28 градус салкын торганда чыгарып җибәргәннәр. Бу өмәдән соң, тамаклары карлыккан тәрбиячеләр безгә шалтыратып, түрәләренең «мәрхәмәтлелегенә» булган «сокланулары» белән уртаклашты.
«КЕРФЕКЛӘР БОЗЛАНГАН ИДЕ»
Газетада исемнәрен күрсәтмәүне сораган тәрбиячеләр берсен-берсе бүлдереп, узган атнаның җомгасын искә алды. Ике сүзнең берендә «Өч көн буе эчкә җылы кермәде», – дип кабатлаган балтачлылар бу көнне район түрәләре гади халыкны тагын бер мәртәбә мыскыл итте дип саный.
– Ел саен районда бюджет оешмаларында эшләүчеләр кар сыннары ясый. Быел да бакча мөдире бер көн алдан бөтен тәрбиячеләргә әйтте: иртәгә киенеп килегез, кар сыннары әвәләргә кушылды, ди. Ярар, эшләмәгән эшебез түгел бит инде, – дип, тыныч кына кайтып киттек. Икенче көнне торсак – урамда 28 градус салкын! Нүжәли бу салкында безне шулай урамга эшләргә чыгарып җибәрерләр инде, дип уйладык. Ахыргача ышана алмадык. «Безгә сезне алып чыгарга «өстән» кушылды, чыгарга кушылгач, чыгабыз», – дип, мөдирләр куып диярлек чыгардылар инде. Ул көнне бик салкын иде. Бер урында гына басып торасың икән, шундук «катасың» – бармаклар бөгелми башлый хәтта. Иртәнге 9да эшли башладык. Кар белән салкын суны бутап эшләгәч, бөтен җиребез туңып, керфекләр бозланып каткан иде инде. Күп кешенең моңа ачуы килде: кар сыны ясарга без скульптор мәллә, дидек инде. Көч-хәл белән көндезге сәгать 1ләргә тәмамладык. Салкын көнне, кызганмыйча, безне шулай чыгарганнарына шаккаттык. Без бит балаларга белем бирә торган кешеләр – белем бирү сыйфаты дип бәйләнәләр үзләре. Белем бирү әйбәт булсын диләр, шуны тикшерәләр, ә үзләре хезмәтче урынына салкын урамга куып чыгардылар. Икенче көнне ишетелә башлады инде: кемнең бөере авырта, кемнең биленә салкын тигән, кемнең тамагы шешкән, кем төчкерә… Хәзер без болай да бәләкәй булган хезмәт хакыбыздан антибиотиклар, дарулар алу өчен акча чыгарырга тиеш булабыз. Бу – район түрәләренең мәгънәсезлеге аркасында безнең хезмәт хакы киселә дигән сүз.
Иң кызыгы шул – башка елларны мондый чаралар вакытында эш барышын хакимияттән бер җитәкче килеп, күзәтеп тора торган булган. Тәрбиячеләр әйтүенчә, гадәттә, бу вазифа социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Илһам Гайнетдиновка йөкләнеп килгән. Тик җомга көннең 28 градуслы салкыны түрәне куркытканмы – белмәссең, бу юлы Илһам Фидаилевич кар сыны ясаучыларны карап тору кебек олуг миссиясен сәркатибенә генә тапшырган.
– Ник хакимияттән беркем дә чыкмады икән соң? Алар бит барыбер машиналарында утырган килеш кенә күзәтә иде. Салкын иде шул, кемнең мондый көнне җылы урынын ташлап чыгасы килсен! – дип ризасызлык белдерә тәрбиячеләр.
КАРДАН ЭШЛИСЕГЕЗ КИЛМӘСӘ – САТЫП АЛЫГЫЗ!
Ярый, салкында эшләүләре бер хәл, хезмәтләре әрәм булмады микән бакча хезмәткәрләренең? Кар сыннарын Сабантуй уздырыла торган җирнең парковкасында ясарга мәҗбүр иткәннәр аларны. «Нәрсәгә монда ясатканнардыр, гел башыбызга сыймый. Анда Яңа ел уңаеннан бер чара да үткәрмәячәкләр, ул урында кеше дә йөрми, машиналар да сирәк уза – ник шулай безне интектереп мыскыл иткәннәрдер? Башка елны «үзәк»тә эшли идек», – ди тәрбиячеләр төркеме.
Салкында мәҗбүриләп эшләтү темасы интернетта да шактый чәйнәлгән, халыкның язарга курыкмаган өлеше әлеге уңайдан үз фикерен белдергән:
Ильмира КУЗЬМИНА: «Бу сыннар шатлык китерә микән? Кемгә китерә? Гел шулай булды. Салкында эшләдек, халык берәмләп больничныйга китте, ә җитәкчелек, аларның чынлап та чирлиме, юкмы икәненә төгәллек кертү өчен, табибларга шалтыратты. Бераздан бөтенесе эреп бетә иде, соңыннан төзәтәсең, буйыйсың, һәм бу сыннар куркыныч бер кыяфәткә керә…»
Әйе, көннәр җебетсә – эш харап. Бакча тәрбиячеләре: «Хет Яңа елга кадәр торсыннар иде сыннарыбыз. Аларны төзәттерергә дип, безне кабат салкынга чыгарып җибәрмәсеннәр иде», – дип тели.
Балтач җитәкчеләренә зарланудан бернинди дә файда юклыгын яхшы белә халык. Әле киресенчә, үзеңә зыян килеп куймасын! Шуңа күрә, ризасызлыгын йә журналистларга, яки Татарстан буенча «Халык контроле» иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Рафаэль Шакировка белдерә.
Менә бу мәсьәләне дә беренче эш итеп аңа әйткәннәр, ул исә халык фикерен ияләренә тапшырырга ниятләп, Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиевага шалтыраткан.
– 28 градуста кешеләрне куып чыгарып, 4 сәгать буе урамда эшләтү – бу бит кансызлык. Шуңа шалтыратырга булдым да инде. Ә ул минем шалтыратуларны күрмәмешкә салышты, телефонын алмады. Соңрак, сездән зарланучылар күп, дип, мин аңа смс җибәрдем. Бу зарларны үземнең интернеттагы төркемемә урнаштырган идем, шуңа сылтама җибәрдем. «Дөрес мәгълүмат түгел бу, чыгарыр алдыннан мәгълүматны тикшерегез», дигән җавап бирде. («Завроно» Рафаэль Шакировны ялган мәгълүматлар чыгармаска өндәсә дә, үзе алдашудан куркып тормаган. Салкында тәрбиячеләрнең кар сыннары ясавын инкарь иткән. – А. З.) Алия Зәкиеваның мондый тупас җавабы һәм халык зарын колак читеннән уздырып җибәрүе – чираттагы мәртәбә аның нинди кеше булын гына күрсәтте. Аңа үзенең кул астында эшләүчеләренең хәле барыбер. Алия Зәкиева аларны кайгыртмый, тәрбиячеләр проблемасы аңа кызык түгел, дип нәтиҗә ясадым мин. Шундый зәмһәрир суыкта кешене эшләтү – мәрхәмәтсезлек! Кар сыннарын парковкага ясаганнар. Ул күренә торган урында түгел, интектерер өчен генә чыгарганнар инде тәрбиячеләрне. Бер кирәксезгә эшләп кайтканнар. Моны башка төрлерәк итеп эшләргә кирәк булгандыр, дип уйлыйм. Конкурс оештырырга, бүләкләр тапшырырга – күңелле дә, файдалы да булыр иде!
Рафаэль Шакиров тагын бер кызыклы мәгълүмат җиткерде: гомуми җыелыш вакытында, кар сыннары турында сүз киткәч, 28 градус салкынга сәркатибен генә чыгарып җибәргән түрә – Илһам Гайнетдинов бакча мөдирләренә бик акыллы киңәш биргән: кар сыннарын ясап интегәсегез килмәсә, аларны сатып кына алып куйсагыз да була, дигән ул. Кайгыртучан җитәкче буларак, кайдан сатып алырга кирәклеген әйтергә онытмаган, билгеле – Балтач районының Борбаш авылында махсус материаллардан шушыны ясау белән шөгыльләнүче кеше бар икән.
– Мондый сыннарның бәясе 3-5 мең сум дип әйткән, тик менә аларны сатып алу өчен бюджеттан акча бүленеп бирелмәячәк – үзегез сатып алсагыз гына! Көлке бит! Билгеле, залда утыручыларның берсе дә бу сүзләргә каршы берни әйтмәгән, – ди Рафаэль.
«МӘҖБҮР ИТҮ БУЛМАДЫ»
Шушы сөйләшүдән соң, берничә көн үткәч, тәрбиячеләрдән генә түгел, ата-аналардан да зарлар килеп иреште «Безнең гәҗит»кә. Мәсәлән, Балтачның 5нче балалар бакчасындагы сыннарны ата-аналар ясаган икән. «Моның өчен ял көнендә килдек. Ял көне ял көне булырга тиештер инде ул, эшчеләр өчен дә, әти-әниләр өчен дә. Ялда әни кеше күбрәк баласы янында булырга хаклыдыр, баласын калдырып, ишек алдында сын катырырга түгел!» – дип белдерде алар. Ә менә Смәел авылы әниләре: «Моңа кадәр болай мыскыл иткәннәре юк иде әле!» – дип кайткан өйләренә. Мәктәп директоры аларны эштән соң чакыртып алып, кичке сигезгә кадәр эшләткән. Кыскасы, шушы хәлләр буенча Балтачлыларның зарларын тыңлагач, мәгариф идарәсенә шалтыраттык. Алия Зәкиева кабаттан: «Мин комментарий бирмим, язмача хат җибәрегез», – дип, саубуллашмыйча да телефонын ыргытты. Үзбелдеклеләнеп, өе каршысындагы ут баганасына видеокамера урнаштыруы турындагы язма өчен үпкәләдеме икән әллә Алия Юнысовна? Ә аның өчен нәрсәгә үпкәләргә? «БГ»да чыккан язмадан соң, видеокамераларны алып атарга туры килгәне өченме? Ярый ла, алып аткансыз! Бу уңайдан тикшерү булачак, дип ышандырды Рафаэль Шакиров, чөнки «Безнең Гәҗит»тә чыккан язмадан соң, ул камераларның нинди акчага куелуын һәм законлы урнаштырылу-урнаштырылмавын ачыклауларын сорап, республика прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә җыена.
…Ә Балтач мәгариф идарәсендә безнең сорауларга Зәкиеваның урынбасары Ләйсән Гатауллина җавап бирде:
– Ләйсән Фәритовна, бакча эшчеләрен 28 градус салкында мәҗбүри чыгардылар дигән сүз дөресме?
– Айгөл, әйе, чыктылар, мин инкарь итмим, ләкин мәҗбүриләп түгел бит инде, конкурс нигезендә бара ул безнең. Район сыннарны иң әйбәт эшләүче оешмаларга конкурс үткәрә 31нче декабрь көнне бүләкләр бирелә инде.
– Сабантуй уздырыла торган мәйдан парковкасына кар сыннары кирәкме һәм алар кешегә күренәме?
– Ул урынга тәрбиячеләр ясаган дип белмим, балалар бакчалары территориясенә ясадылар дип кенә беләм.
– 28 градуста эшләтү мәҗбүри булды микән, көн җылынгач та мөмкин булгандыр бит? Авыручылар да бар икән тәрбиячеләр арасында…
– Нәкъ менә ул көнне мәҗбүри чыгарга кирәк булмагандыр инде анда. Сезгә генә шундый мәгълүмат килгәндер. Монда мәҗбүри бөтен кешене чыгару турында сүз бармый. Бу традиция кебек бара, шушы эшкә оста кешеләр шушыны үзләре чыгып ясый. Бу теләк белән башкарыла, мәҗбүр итү дигән әйбер юк монда.
– 5нче балалар бакчасында кар сыннарын ата-аналардан эшләткәннәр диләр. Бу ата-аналар көчен эксплуатацияләү дип аталмыймы?
– Әлеге мәгълүмат дөрес түгел.
– Ләйсән Фәритовна, бакча мөдирләре җыелышында, «кар сыннарын үзегез ясамасагыз, сатып алыгыз, бәясе 3-5 мең сум дигән мәгълүмат яңгырадымы?
– Соңгы берничә елда яңа ел алдыннан кар әз булды. Шуңа без хәзер бүтән төрле форматка күчтек: сыннарны фанерадан ясап куярбыз. Моның өчен мәктәптә рәсем, хезмәт укытучылары бар…
Кызганыч, кайбер сорауларга җавап төгәл яңгырамады. Ә инде конкурс мәсьәләсенә килгәндә, бу хакта беренче мәртәбә сездән ишеттек, дип белдерде балтачлылар.
Менә шулай 28 градуста гади тәрбияче кар әвәләсә, Хакимияттәгеләр җайлырак чишелеш тапкан. Хакимият йорты һәм Мәгариф идарәсе каршысында калайдан гына ясалган сыннар урнаштырганнар. Алия Юнысовнага һәм хакимияттәге башка җитәкчеләргә карата халыкта сорау туа – нишләп калайдан эшләгәнен генә куйдырдыгыз соң? Урамга чыгып эшлисегез калган…
Мин бу очракта тәрбиячеләр белән килешәм. Алардан балаларның белемен күтәрүне таләп итә алалар, матур чыгыш ясарга өйрәтүне, тик куып диярлек урамга чыгару – дөрес микән? Бу иреклерәк булырга тиештер. Кар сыны ясатмасыннар тәрбиячеләргә димим, тик бераз көнен сайласыннар инде – бу 28 градуста эшләнә торган эш түгелдер. Борбаш авылында «әзер» кар сыннары бар, дип, киңәш бирүе җиңел дә ул – аны тәрбияче үз акчасына алырга тиешме?
Кар сыны ясау – үзенә күрә бер кызыклы һәм рәхәт әйбер булырга тиеш, кешене туңдырып чирләтү түгел. Ичмасам, җылы чәй булса да алып чыгып өләшсеннәр иде, безне кайгырталар, дип, күңел булыр иде, анысын да эшләмәделәр, дип сөйләделәр балтачлылар. Кыскасы, халык белән уртак тел табып эшләргә өйрәнсен иде Балтач җитәкчеләре. Яңа ел алдыннан була торган күңелле мәшәкатьләр дә шушындый тискәре кичерешләр белән пычрангач, сездә гадәти көннәрдә халык үзен ничек хис итә икән соң?
Айгөл ЗАКИРОВА,
Казан – Балтач – Казан
Комментарии