Бер басуның ике хуҗасы

Бер басуның ике хуҗасы

Тәтеш районының Келәш авылында Рафис Шәрәфетдинов исемле фермер яши. Ул сыерлар асрау белән шөгыльләнә. Халык Шәрәфетдиновны тырыш, әйткән сүзендә тора белүче кеше буларак бәяли һәм хөрмәт итә. Үз авылында гына түгел, күрше-тирәдә дә почетта ул. Шуңа күрә быел Баймәт авылында яшәүчеләр, үз теләкләре белән, аңа пай җирләрен биргән. Ике арада килешү дә төзелгән, рәсмиләштерү стадиясен узу өчен, документлар тиешле органнарга да җибәрелгән.

Халыкның пай җирләрендә иген үстерергә җыенган Шәрәфетдинов: орлыгын да сатып алган, ягулыгын да, тик ниятләре генә тормышка ашмый калган. Чөнки шушы ук пай җирләренә Байраш дигән авылда яшәүче Рифкать Заһидуллин исемле икенче бер фермерның да күзе төшкән. Һәм, беркемнән сорап тормый гына, бу җирләргә үзе баш булган ул. Пай җире хуҗалары бу уңайдан еламый гына – менә быел да җирләр өчен тиешле ашлыктан колак кагарбыз инде, дип уфтана алар. Һәм Заһидуллин белән «заочно» таныштырырга да онытмыйлар: «Ул районның депутаты, тик кай җире депутаттыр – гади халыкны санга да сукмый, ни теләсә – шуны эшләп тик йөри! Безнең җирләргә узган елларда да иген чәчеп карады. Тик моның өчен халыкка бер уч та ашлык бирмәде! Сорап килгәч: «Сезнең пай җиренә иген чәчеп, баеганым юк әле», – дип кенә әйтте. Шуңа күрә дә быел менә бу җирләрне аңа бирмәдек, Рафиска ышанып тапшырган идек. Барыбер, кереп, үзенчә эшләде. Бигрәк закон юк бу депутатларга!» – дип сукрана алар.

ЧӘЧТЕРМӘДЕ ДӘ, УРДЫРМАДЫ ДА

Тәтешкә кайткач та, халык мактаган Рафис Шәрәфетдинов белән очраштым. Сөйләгәннәрен аңларга җайлырак булсын өчен, мине туп-туры басуга алып китте ул.

– Межалаганда утыртып куелган казыкларны тагын атып бәргән! – Машинадан сикереп төшү белән әнә шулай дип уфтанды Рафис әфәнде. Бу сүзләрне әйткәндә күз уңында Рифкать Заһидуллинны тота иде билгеле. – Шушы колгаларга да тынычлык юк бит!

Җирдә яткан казыкларны кабат чокырына урнаштыра-урнаштыра, булган хәлләр турында сөйли башлады әңгәмәдәшем.

– Ел башында, пайчылар җирләрен бирәм дигәч, документлар туплап йөри башладым. Арпа чәчәргә ниятләгән идем. Апрель ахырында басуга килеп, агроном белән басу чәчәрлек дәрәҗәгә килгәнме, юкмы, дип тикшердек. Уртасында аяк бата иде. Чәчәргә иртәрәк әле дип, агроном мине алып кайтып китте.

Берничә көннән әңгәмәдәшемә танышы хәбәр җиткерә: «Басуыңда техникалар йөри, иген чәчәләр. Тракторлар да, КА-700ләр дә Заһидуллинныкы!» Туп туры басуга чапкан Рафис абый. Башта трактор йөртүчесен чакырып китергән, басудан чыгып китүен сораган, тик анысы кемгәдер шалтыратып кына алган да: «Миңа өстәгеләр кушты», – дип, депутатның исемен телгә алган.

– Шалтыраттым Заһидуллинга. Нишлисез, минәйтәм, җирләр миндә бит. «Син кем соң шулкадәр?!» – ди. Минәйтәм: «Ә син кем?» Аннары газетага язып булмастай матур сүзләр әйтеп иркәләде дә телефонын ташлады. Ачудан, киттем прокуратурага, аңлаттым хәлне: «Халык пай җирләрен ышанып миңа бирде, җирләрнең миңа тапшырылуы турындагы документларны бүген-иртәгә кулыма алам», – дим. Ә икенче бер фермер керде дә шул җиргә иген чәчте! Прокурор тынычландырды: «Нервыларыгызны юкка бетермәгез, җиреңне эшкәртсен, чәчсен, уңышын үзегез җыеп алырсыз», – диде.

Әлеге уңайдан тикшерү башлап, прокуратура карар да чыгарган – депутат-фермерның гамәлләре административ хокук бозу булып бәяләнә. Ул, үзбелдекләнеп, 48 мең квадрат метр мәйдандагы җир участогын алган һәм бу пай җирләренә бернинди дә хакы булмаган килеш, аны кулланган. Шуңа күрә, йөз мең сум штраф та салганнар. Дөрес, бу акчаларны депутат Рафис әфәндегә түгел, Росреестр хисабына күчерергә тиеш булган. Һәм шунысы мөһим – бу хокук бозуны китереп чыгарган сәбәпләрне юк итәргә дигән тагын бер карар чыгарылган. Рифкать Заһидуллин, мөгаен, кача-поса басуга чәчкән игенен сукалатып, орлыкларын башка урынга чәчәргә тиеш булгандыр.

– Тик боларның берсе дә эшләнмәде, – дип сөйли Рафис әфәнде.–

Орлыклар сатып алган идем, ягулык алдым – алар шул килеш калды. Мин бу җирләрдән керем алырга планлаштырган идем – эшемә аяк чалды. Якынча бер миллион ике йөз мең сумлап зыян килде.

Шулай да, әллә ни борчылмый әле әңгәмәдәшем. Көзен игенне үзең җыеп алырсың, дип киңәш биргән була бит прокурор. Әнә шул чорны көтә. Иртә уңмаган кич уңмас, дигәндәй, кызганыч, бу юлы да Загидуллин өлгеррәк булып чыга.

– Агроном белән, башаклар тулышып беттеме икән, дип бардык та, кабат берничә көннән соң килербез, дип уйлап кайтып киттек. Ә икенче көнне үк кичке 9лар тирәсендә басудагы игенне Заһидуллин җыеп алган иде инде, – дип сөйли Рафис әфәнде.

Рафис абый, ник соң сез аның игене өлгергәнне көтеп тордыгыз? Җирләр закон буенча сезнеке икән, сукалатырга идегез дә, үз орлыгыгызны чәчәргә идегез… Депутат дип, ул нишләсә дә түзеп торыргамы?

– И, кеше хезмәтен алай итеп булмый бит инде…

Менә хәзер Рафис абыйның нишләргә белми торган чагы. Иген юк, ә җирен арендага биргән халык икмәк көтә. «Октябрь аенда халык белән исәп-хисап ясарга тиешмен, белмим инде, кайдан аласы булыр…»

«КРУЧЕНЫЙ»

Пайчыларның үзләрен күрергә булдым. Хәер, алар үзләре дә мин килгәнне көтеп тора иде кебек. Бер капка төбенә утырышканнар. Исәнләшү белән аңладым – Баймәт авылы пайчыларының депутат турында әйтәсе килгән сүзләре бик күп иде.

– Безгә ул Заһидуллиннан миһербан-шәфкать көтәсе юк инде. Халыкка да теләсә ни кычкыра. Сезнең кырларыгыздан файда алганым юк, ди. Бер файда да булмагач, чәчмәсен. Гомәр дигән кеше акча сорап килгәч тә: «Пошел ты! Менә фәлән җиремне тот, синең пай җиреңнән бер керем дә алганым юк», –дип кайтарган.

– Шула-ай! Ел саен пай җире өчен салым түлибез – 493 сум ул! Ә җирдән файда юк. Былтырларын Заһидуллин әфәнде килеп эшкәртте җирләрне. Берни бирмәде. Басудан кеше салам ташыгач, пай җирләре өчендер, дип уйлап, өч түк салам алган идек, аның өчен полиция китертте. – Үзен Гөлнас Хәйретдинова дип таныштырган ханым әнә шулай дип зарланды. – Шуңа күрә быел Рафиска биргән идек җирләрне.

Сүзгә пенсионер Наилә ханым Заһидуллина да кушылды:

– Ничә ел бернәрсә биргәне юк – «тоттыра» гына. Тотабыз гына аныкын. Көн дә тотабыз, җәй буе тоттык!!!

Капка төбендә моңарчы дәшми утырган бер карчык, кинәт һәммәбезнең сүзен бүлеп, янәшәдә басып торган Рафис әфәндегә эндәште

– Рафис үскәнем, үзеңә бер-бер хәл эшләрләр, кирәкмәгәнгә йөрдең инде!

– Нормально, бернәрсә эшләтмиләр, Безнең дә хокуклар бар бит! Нигә алай дисең син?

– 76га чыктым, дөреслекне күргән юк әле…

Сүзгә Гөлнас ханым да кушылды:

– Аның «связьләре» күп, анысы, төрле ситуацияләрдән «выкручиваться» итәргә өйрәнгән ул депутат. Шуңа күрә кушаматы да «крученый». Без аны үзара шулай дип кенә йөртәбез. Үзенә дә әйтәләр шулай дип. Ачуланмый бугай – «крученый» бит инде крутой сүзеннән дә килә – «мужыт» ошыйдыр…

«Крученый»лык турында Баймәт авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Җәләлетдинов та искә алды. Аның белән, бу очракта кем хаклы, низаг турында ишеткәнегез бармы, дип сораштыру өчен очрашкан идем.

– Закон буенча җир Рафисныкы иде, Заһидуллин белмәмешкә салынып, кереп чәчте.

Иген суктырылган. Сезнеңчә пайчылар ашлыкны кемнән сорарга тиеш?

– Рафис белән килешү төзегәч, аннан сорарга тиешләр. Ә ул кемнән сорарга кирәк икәнен юристлар белән киңәшсен.

– Халык Заһидуллинны бер дә мактамый бит әле. Ә ул фермер гына түгел, районыгыз депутаты да. Менә сез җирлек башлыгы буларак әйтегез әле, ул депутат булырга лаеклы кешеме?

Соң, үз җирлегендә авыл башлыгы белән дустанә мөнәсәбәтләрдә эшлиләр дип беләм инде. Ә болай шәхси тойгыларга килгәндә. Аның кушаматы «крученый» бит. Бик мактамыйлар инде…

«КАТНАШЫМ ЮК»

Депутат-фермер Рифкать Заһидуллинның үзен күреп сөйләшәсе килсә дә, кызганыч, ул урында юк иде. Телефоннан аралаштык. Шунысы кызык, нинди генә сорау бирсәм дә, ул, беренче эш итеп, «Сезгә моны кем әйтте?» дигән каршы сорау бирде. Халык әйтте, дигән җавапны ошатмыйчамы, ахырда: «Алай булгач, аларның сүзенә ышаныгыз инде», – дип, үпкәләгәндәй итте. Кеше җирләренә законсыз рәвештә кереп, анда иген үстерүе турындагы фактны кире какты Рифкать әфәнде. Хәер, мин моңа әзер идем инде. Чөнки халык алдан ук кисәтеп куйды – бу җирләрне арендага алган вакытында ул үз исеменә түгел, бер туганы исеменә килешү төзегән булган. Шуңа күрә дә: «Бернинди катнашым юк, ул минем җирләр түгел бит», – дип сүзен башлады депутат.

– Мин бернишләп йөрмәдем. Ул Рафис дигән фермерны күргәнем дә юк. Үзләре дә килмәде яныма, белмим дә. Нәрсә телиләрдер… Белмим, нәрсә телиләрдер. Ну алар акча тели инде зур гына күләмдә…

– Халык бит җирләрне сез чәчкән дип сөйли! Мәҗбүри керде дип тә әйтәләр.

Ой, ой! Нәрсә сөйли алар. Ә ул җирләрдә куаклыклар, чүп үләннәре үсеп утырганлык турында әйтмәделәрме? Җиргә проблема юк бит – җир җитәрлек. Мин чәчә башлаганчы чүпкә батып ятты ул урыннар. Беркемгә кирәк булмады…

– Пай җирләре өчен халыкка ник түләмисез?

– Ә-ә-ә, әле шулай да диләрме! Быел менә түлибез, халык килеп алыр – беркемне дә буш калдырмабыз.

– Шулай дип әйтәсез дә бит, халык менә сезне «крученый», ди. Теләсә нинди судан коры чыга дип әйтә, түләнер микән соң?

– Беренче тапкыр ишетәм! Крученый… Нәрсә эшләгән соң мин крутить итеп анда! Нәрсәм крученый – атказанган авыл хуҗалыгы эшчесе мин. Чәчү чәчкән өчен шулай диләрме? Мин закон бозмаган!

Әнә шулай закон бозмаганга күрә дә, прокуратура 100 мең сум штраф салган булгандыр инде…

ЧӘЧҮ – ЧЫГЫМЛЫ ЭШ

Район өчен фермерның артыгы-киме юк. Никадәр күбрәк булсалар, шул кадәр яхшырак та әле. Шуңа күрә дә, Тәтештә пай җире дип, сугышыр дәрәҗәгә җиткән ике фермерны дуслаштырырдай җитәкче табылмавы бераз пошаманга сала. Низагта кем гаепле булуына ачыклык кертү өчен, Тәтеш районы авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Ринат Хәкимов белән очраштым. Ахыргы фикерне ул әйтергә тиеш иде. Баштагы мәлдә «гаеп атта да, тәртәдә дә бар, икесе дә гаепле», дип сөйләсә дә, ахыр чиктә җитәкче депутат Заһидуллин ягына «авышты».

– Без бу низагны күптән беләбез, кемнедер гаепле, кемнедер гаепсез, дип әйтә алмыйбыз. Бәхәс тудырган бу җирләр ун ел буе ташландык хәлдә ятты. Аны беренче булып Заһидуллин эшкәртте. Дөресрәге, без эшкәрттердек, җирләр буш ятмасын инде, дидек.

Ташландык чагында берәүгә дә кирәкми иде, ашламалар кертеп, чәчүен чәчкәч, игенле басу Шәрәфетдиновка кирәк булды. Җир эшкәртү арзан әйбер түгел бит ул – уңыш җыеп алганын гына булса да көтәргә кирәк иде инде, Шәрәфетдиновка. Чәчкәнче керергә кирәк иде ул басуга, чәчкәч түгел. Чыгымлы бит ул иген чәчү – быел соляркасы да 34 сум бит аның!

– Заһидуллин халыкка пай җирләре өчен быел да бернәрсә дә бирмәс микән? Ул бирмәсә, тагын бер мәртәбә кайтасыбыз булыр инде районыгызга…

– Пайлар өчен һәр ел түлиләр, андый хәл турында беренче ишетүем! Шулай да язып куярмын мин хәзер блокнотка, без моны күзәтербез…

Район җитәкчелегенең әйткән сүзләре буш куык булып чыкмады – быел Заһидуллин халыкка пай өчен тиешле икмәкләрен тараткан. Ә менә бәхәсле кырда киләсе елда кем башаклары чайкалыр – анысы инде икенче мәсьәлә…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан-Тәтеш-Казан

Комментарии