«Кызымны коткарырга телим»

«Кызымны коткарырга телим»

Гаилә таркалып, әнисе белән калган очракта да, закон ата кешене баласы янына килүдән тыймый. Шуңа күрә Казан шәһәрендә яшәүче Радик Хәкимов, хатыныннан аерылгач та, кечкенә кызы Динә (исеме үзгәртелде) белән аралашып торган. Бервакыт сабыйны үзенә кунакка алып кайткан ул. Иртә белән ир кешегә әнисе куркыныч хәбәр җиткергән: «Баланың тәнендә кара көйгән урыннар бар». Соңрак Динә өлкәннәргә үзен кыйнаган кешенең үги әтисе булуын сөйләп шаккаттырган. Тик болар әле башы гына, алга таба бала яшәгән фатирда притон ясап, үги атаның анда «зәңгәр»ләр өчен үз хезмәтләрен күрсәтүе дә ачыкланган.

«МИН ҮЗГӘРЕРГӘ ҖЫЕНМЫЙМ, ДИДЕ»

2007нче елның октябрендә Радик Хәкимов Регина исемле кызга өйләнгән. Киләчәкләрен кайгыртып, ир социаль ипотекага өч бүлмәле фатир алган, ике елдан соң кызлары Динә туган. Аякка ныклап басарга өлгерү белән, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр күзгә күренеп начарайган. Нибары алты ел гына бергә яшәп калган алар һәм аерылышырга булганнар.

– Бергә яшәгәндә хатыным бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәде. Барасы килгән җиренә барды, бөтен әйбер җитеш иде. Фатирыбыз бар, мин акча алып кайтам, ул эшләмәде. Яшь гаилә булсак та, берничә мәртәбә чит илдә ял итеп кайттык, аны нәрсәдәдер чикләдем дип әйтә алмыйм, әмма мине Регинаның күңел ачарга яратуы борчыды. Өйдә бала белән утырасы урында, төнге клубларны, рестораннарны якынрак күрде. Бала ачмы-тукмы, белми дә ул аны. Иртән кызыбызга ботка да пешереп бирми иде, мин пешерә идем. Бервакыт: «Яки син теләсә кайда йөрүеңне туктатасың, яки без аерылышабыз», – дидем. «Ничек бар мин – шулай ярат, мин үзгәрергә җыенмыйм», – дип җавап бирде. 2014нче елда аерылышырга булдык, – дип сөйли Радик Хәкимов.

Аерылышсалар да, ир белән хатын бер түбә астында яшәгән… өч бүлмәле фатирның төрле бүлмәләрендә. Регина үзен бик сәер тота башлаган – эшкә китәргә әзерләнгән ирне чыгармыйча тоткарлаган, әйбер белән сугып башын ярган хәтта. «Ул моны махсус эшләде – мине чыгырымнан чыгар да үзен кыйнар дип өметләнгәндер. Тик аңа тырнак белән дә чиерткәнем булмады, сугышырга килсә, этеп кенә җибәрә идем дә эшкә китә идем», – ди ир. Мондый җәнҗаллардан соң хатын, гадәттә, участок полициясе чакыртып, ир өстеннән гариза яза торган булган. Гаебе булмагач, иргә карата бернинди дә шелтә белдермәгәннәр.

Гаилә таркалганнан соң да бер фатирда яшәүнең дөрес гамәл булмавын аңлый әңгәмәдәшем, ләкин барыр урыны булмаган аның – зур яңа торакка ипотекага баскан мәлендә бер бүлмәле фатирын саткан булган ул. Аннары кредитын да үзе түләп тора бит – башка урында фатир яллау матди яктан мөмкин булмый аңа. Менә шулай элеккеге хатыны белән этле-мәчеле яшәгәндә, Регина баланы алып әнисенә күченеп китә. Бераз вакыттан соң хатынның бер иргә ияреп, Төркиягә китүе турында сүз ишетелә.

– Бала кайда, дип смслар яздым – җавап бирмәде. Үзе белән алып киткәнме ул аны, калдырганмы – билгесез. Аның әнисе кибеттә сатучы булып эшли иде. Бәлки кызымның кайдалыгын ул әйтер дигән өмет белән, эш урынына бардым. Кибеткә килеп керүгә, урындыклар өстендә йоклап яткан кызымны күрдем. Аңа ул вакытта дүрт кенә яшь иде әле. Йоклаган җиреннән бала гөрселдәп идәнгә егылып төште. Бу хәлләрне видеокамерага төшерергә өлгердем. Бер сүз дә әйтмичә, аны үзем белән алып киттем. Минем белән генә калгач, кызым үзен тәрбияләмәүләреннән зарланды. «Тешемне дә чистартмыйлар, гел кычкыралар», – диде. Оят булса да әйтим, баланың эчке киемнәре дә пычракка катып беткән иде, – ди Радик.

Әңгәмәдәшем кызы белән мөнәсәбәтләрнең җылы булуын сөйли. Бала аңа ышана, ярата, әтисе янында йоклый икән. «Кызым өчен берни кызганмыйм, ул минем иң якын кешем», – дип сөйли ата. Баланы тәрбияләргә иргә әнисе дә булышкан. Бер атнадан соң, җылы якка рәхәт тормыш эзләп киткән Регина, берни булмагандай, кире кайтып төшә һәм шундук кызын таптыра башлый.

ЯШЬ ЕГЕТ ТАПКАН

– Төн уртасында шалтыратып, «Динәне бир!» – диде. «Йоклый бит ул, уятыйммыни?» – дидем. Шуннан соң, «баланы урлады» дип, өстемнән полициягә гариза язган. Дүрт яшьлек сабыйны калдырып чит илгә киткәндә ник уйламады икән ул бу турыда, аптырыйм. Мин баланы урламадым, мин – аның атасы һәм аны тәрбияләүдә катнашырга тулы хакым бар! – ди Радик.

Менә шул көннән «Динә өчен сугыш» башланган. Бервакыт бакчага илткәннән соң, бала юкка чыккан – Радикка кызны элеккеге хатыны алып китүе турында гына әйткәннәр. Баланы эзләп «теща»ларына барган ата кешене кыйнап кайтарганнар. Бу турыда полициягә хәбәр иткәч, хәтта дәлил буларак видеоязма бирсә дә, ир яклау таба алмаган. «Дәлилләрегез җитешле түгел», – дип, бүлекчәдә моны тикшереп тә тормаганнар.

– Видеоязмада миңа таба атылып килгәннәре яздырылган, сукканнары, тавышлануыбыз да бар, тик сурәте кермәгән. Кыйналганда ничек төшереп торып булсын. Ә аудиоязма гына мондый эшләрдә дәлил була алмый икән, – ди әңгәмәдәшем. Шуннан соң кызы янына вакытлыча килеп йөрмәскә булган ир. – Күрәләтә кыйналырга һәм сугышырга теләгем юк иде, барысының да бераз тынычлануын һәм эшләрнең җайга салынуын көттем.

Бу хәлләрдән соң, бергә яшәгән фатирларына кайтасы килмичә, Радик әнисе янына күченеп китә. Берникадәр вакыт үткәч, ноябрь аенда, ир өч бүлмәле фатирына барып, ул-бу булмаганмы дип, тикшереп килергә булган. Ачып караса – ишек бикле, ә ачкычлар туры килми. Бактың исә Регина баланы кабат шушы фатирга алып кайткан да йозакларны алыштырып куйган икән. Шуңа күрә әңгәмәдәшем башка урында фатир ялларга мәҗбүр булган. Шул ук вакытта хатынына калган өч бүлмәле фатирның ипотекасын да түләп торган ул.

– Декабрь башларында янәдән эчем пошып, фатир тирәсеннән әйләнеп кайтырга булдым. Бәлки ишек ачыктыр дигән өмет белән, үзем яшәгән катка мендем. Гаҗәпләнүемә, ул чынлап та ачык иде. Фатирга узуга, элгечтә ир-ат киеме күреп алдым. Акрын гына эчкә үттем. Аш бүлмәсендә хатыным, бер егет белән кочаклашып, тәмәке тартып утыра иде. Өстәлләрендә исерткеч эчемлек тә бар. Бу вакытта төнге 12 иде. Шулвакыт Регина миңа кычкыра башлады: «Син монда беркем түгел, чыгып кит!» янәсе. «Мин үз фатирымда, ачкычларны китер, минем дә биредә яшәргә хакым бар!» – дидем. Нәтиҗәдә, янәшәсендәге ир мине буарга тотынды, соңрак, пычак алып, «Әгәр чыгып китмәсәң, үтерәм!» – дип янады. Күрәләтә пычак астына кереп булмый – чыгып китеп, полиция чакырттым.

Полиция чакыртуның файдасы була – үзенә ташланган ирнең кем булуын ачыклый әңгәмәдәшем. Беркайда да укымаган Рауф исемле 20 яшьлек бер егет була ул. Таҗикстаннан күченеп кайткан. Белеме булмаса да, майлы калҗа эләктерергә өлгергән үзе – Радикның ипотекага алган фатирына кереп урнашкан.

– Минем фатирым шул кадәр яхшы җиһазландырылган иде, өр-яңа ремонт ясаттым, барысы да хатынга һәм шушы егеткә калды. Йозакны алыштырганнар дигән идем бит – ачкычларны бирмәделәр. Шуңа күрә баланы үземә алып китеп торганда гына күрә идем, – ди ата кеше.

«БАЛАНЫ АЧ ТОТКАННАР»

Узган елның декабрь аенда Динәгә биш яшь тулган. Бу истәлекле дата уңаеннан, ата кеше кафеда бәйрәм оештырган һәм кызына яхшы гына телефон алып биргән: аның буенча сөйләшү генә түгел, интернетка керү мөмкинлеге дә бар. (Бу хакта юкка гына телгә алмадык, эшнең нәрсәдә булуы соңрак аңлашылыр. – А.З.) Әнә шулай телефоннан хәл белешеп торган бала белән ата. Март аенда исә Динәнең бакчадагы тәрбиячесе шалтыратып, баланың инде берничә атна күренмәве турында әйткән. «Әнисе телефонын алмый, бар да тәртиптәме?» – дип кызыксынган ул. Ир бу хәлләрдән соң баланың хәлен белеп кайтырга һәм аны үзенә кунакка алып китәргә уйлаган.

– Бала белән күрешергә барган саен, берәр хәл булып торды. Регина белән яшәгән теге егет берничә мәртәбә мине кыйнарга үрелде, кабатлап әйтергә оят булган сүгенү сүзләре белән, «Мин сине үтерәм», – дип янады, шуңа күрә беркайчан да бала янына ялгызым гына йөрмәскә тырыша идем. Ул көнне дә кызымны алырга әни белән бардык. Баланы Регина чыгарып бирде, шунда әни: «Алмаш киемнәре бармы, кайда алар?» – дип сорады. «Үзегез сатып алырсыз!» – дип җавап бирде элеккеге хатыным. «Сиңа улым ай саен 11 мең сум алимент түләп бара бит!» – дигән иде, «Ах әле сез шулаймы, китер баланы!» – дип, әнигә ташланды. «Нишләп әниемне эткәлисең?» – дип араларына кергәч, үкчәле аяк киеме белән типте һәм йөзләребезгә төкерде. Баланы алып тиз генә өйгә кайтып киттек. Икенче көнне әни, мине уятып: «Кичә кәефеңне төшерәсем килмәде, әмма бүген әйтәм, Динәнең тәнендә күгәргән урыннар һәм яралар бар!» – диде. «Нәрсә булды?» – дип, баладан сорап карыйм – сөйләми. Шуннан соң Наилә исемле танышымны чакыртып китердем дә кызым белән икесен генә калдырып чыгып киттем. Ул аңа барысын да сөйләп биргән, – ди Радик Хәкимов.

Наилә – Радикның танышы гына түгел, мәхкәмәдәге ышанычлы вәкиле дә. Бала белән шактый озак сөйләшкән ул. Дәлил буларак кулланыр өчен, нәни кызның сөйләгәннәрен видеога да төшереп барган. Дөресен әйтим, бу видеоны карагач, ишеткәннәремнән эсселе-суыклы булып утырдым. Ә ул арада Наилә аңлатма биреп барды:

– Таҗикстаннан кайткан Рауф исемле бу егет баланы айлар буена җәберләп яшәгән. Туган көненә әтисе Динәгә телефон бүләк иткән булган, тик балага аннан сөйләшергә рөхсәт итмәгәннәр. Рауф кызның аркасына алмалар ыргыткан, шул сәбәпле аркасы кара көеп чыккан иде. Бу ир Регинаны гел кыйнаган, ә бала, әнисен якларга теләп, араларына кергән. Шундый вакытларда үги ата кызны кулыннан сөйрәп атып бәрә торган булган. Динә шул кадәр куркып калган, «Рауф белән әни сугыша башлагач, мин шкафка кереп кача идем», – дип сөйли. Үги атасы аны һәрвакыт: «Син таза, әниең нинди матур, ә син нинди ямьсез!» – дип мыскыллаган. Баланы ачтан тилмерткәннәр. Ураза вакытында «Бөтен кеше ач торырга тиеш», – дип, шул биш яшьлек баланы ашатмаганнар. Шунысы кызганыч, Динәне кыйнаганын күрсә дә, Регина бу ирне фатирдан куып чыгармаган. Мин күршеләре белән дә сөйләштем, аларның үз куллары белән язган аңлатмалары бар. «Бала бер ел инде интегә – көн саен үксеп елый, көн саен аны кыйныйлар», – дип сөйлиләр. Аларның тавышлануы аркасында, аскы катта яшәүче авырлы хатын вакытыннан алда баласын тапкан, чөнки бервакыт Регина: «Баланы кыйнап үтерә!» – дип кычкырган булган, – дип аңлата Наилә Абдрахманова.

Шушы хәлләрдән соң Радик Хәкимов, кызын кыйнаулары турында гариза язып, полициягә мөрәҗәгать иткән.

Кечкенә кыз полиция бүлекчәсендә дә Наилә апасына сөйләгәннәрне әйткән. Ничек итеп үзенә алма ыргытуларын, кулыннан сөйрәп йөртүләрен… Суд-мед экспертлар баланың тәнендәге кыйналган эзләрне дә караган. Берничә көннән Динәнең авызлары кыегая башлаган. Моның кыз күргән мәхшәрләр аркасында булуын чамалап, башта невропатологларга күренгәннәр.

– Аңа «невроз» дигән диагноз куйдылар һәм больницага яткыру өчен юллама бирделәр. Тик баланың бакчадагы документлары кирәк иде. Шуннан соң мин ел ярым буена Регинаның бала белән бөтенләй шөгыльләнмәвен, аның медицина полисы искергән булуын, күп кенә прививкалары ясатылмавын ачыкладым. Шулай ук балалар психологына бардык. Андагы белгечләр мондыйрак нәтиҗә язып бирде, – дип, Радик Хәкимов шул аңлатманы укып күрсәтте: «Балага карата көч кулланулар булганда, аның әнисе бернинди гамәлләр дә кылмаганга күрә, кызда «якын кешеләр зыян салса да ярый» дигән фикер формалаша башлаган. Бу киләчәктә аның сексуаль көч куллануга дучар булу куркынычын тудыра».

Казанда яшәүче Радик Хәкимовның хатыны белән аерылышканнан соң башланган мәхшәрле тормышы турында узган атнада язган идек. Бервакыт ул элеккеге хатыны белән яшәгән баласын үзенә кунакка алып кайта һәм аның тәнендә күп төрле күгәрекләр, яралар күрә. Кечкенә Динә үзен үги әтисе кыйнавы турында сөйли, «Мине ашатмадылар», – дип тә зарлана. Берничә көннән кызның авызы шалшая башлый һәм табибларга күренгәч, балага «невроз» дип диагноз куялар. Ә алга таба вакыйгалар тагын да хәтәррәк төс алган.

Кызының туган көненә әтисе телефон бүләк иткән дигән идек. Радик аны тикшереп карарга булган, һәм балансның минуста булуын ачыклаган. Шуннан соң ул детализация эшләткән, ягъни бу номердан кемнәргә шалтырату булганлыгын, акчаларның нигә тотылуын ачыкларга керешкән. Шалтыратулар арасында такси номерлары булган, әле мәктәпкә дә укырга кермәгән баланың такси чакыртуы башка сыймаслык хәл, шулай бит? Һәм исемлекнең ахырында бер социаль челтәргә сылтама килеп чыккан.

– Радик шунда ук миңа шалтыратты, – дип сөйли аның ышанычлы вәкиле Наилә Абдрахманова, – без бу сайтны ачып карадык. Күргәннәребездән өнсез калдык, нәрсә кичергәнебезне аңлата да алмыйм – кыскасы, Динәнең телефоны аша интернетка кереп, үги ата «зәңгәр»ләр өчен интим хезмәтләр тәкъдим итеп яткан… Үзенең әгъзасын фотоларга төшереп җибәргән, барлыгы 196 клиенты булган аның. Хезмәтләренең бәясен 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр дип язган. Берничә ир белән булу өчен 7 мең сум сораган. Һәр аралашуында (перепискасында) җенес әгъзаларын төшергән, бу эшләр бала телефоныннан эшләнгән. «Зәңгәр»ләргә интим хезмәтләрне күрсәтүе ел башыннан дәвам иткән. Клиентларын Радик ипотекага алган өч бүлмәле фатирда кабул иткән. Бала бакчага йөрмәгән көннәр аның ир-егетләр белән күңел ачкан вакытларына туры килә. Димәк, бу хәлләрне Динә дә күзәтеп торган булырга мөмкин бит. Динәдән: «Фатирга кемнең дә булса килгәне бармы?» – дип сорадык. «Әйе, төрле абыйлар килә, гел килә торганы Айрат исемле, алар әле бөтенесе бергә ятып йоклыйлар да», – дип сөйли бала. Бераз вакыттан соң бу таҗик егете, үзенең сәхифәсендә безнең утырганлыкны күреп алып, Радик белән миңа төрле янау сүзләре яудыра башлады. Ул бу сәхифәнең үзенеке булуын таныды. «Башта берегезне көрәк белән көчлим, соңыннан икенчегезне шуның белән күмеп куям», дип язды, – ди әңгәмәдәшем.

ПРИТОН АЧУ ҖИНАЯТЬ ТҮГЕЛ?

Әлеге уңайдан Радик Хәкимов кабат полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Беренче гаризасын кызын кыйнаулары турында язган булса, икенчесен үзенең фатирында притон оештырулары турында биргән. Радикның ышанычлы вәкиле Наилә Абдрахманова сөйләвенчә, әлегә ике эшнең берсе буенча да җинаять эше кузгалтылмаган. Эшләрне хәзерге вакытта прокуратура тикшерә.

– Кыйналу буенча полиция берни дә ачыклый алмады һәм эшне мировой судка җибәрделәр. Суд «тикшерүне тулысынча прокуратура уздырсын» дигән карар чыгарды. Ә притон мәсьәләсенә килгәндә, бу очракта бер генә кешедән – үги атадан гына сорау алганнар. Ул: «Бу сайттагы сәхифәгә минем телефон номеры аша кермәгәннәр бит, ул номер – Радикныкы, димәк, үзе шундый сайт ачкандыр. Җенес әгъзалары фотоларын исә Радик минем телефонымнан урлап алгандыр, мин берни белмим», – дип аңлаткан. Ә бит бу язышулар вакытында реаль кешеләр үз номерларын калдырганнар – ник берәрсенә шалтыратмаганнар, нигә бу хакта Регинадан сораштырмаганнар – аңламыйбыз. Шуңа күрә хәзер, җинаять эше ачмадылар дип, кабат Казан шәһәренең Совет районы прокуратурасына мөрәҗәгать иттек, әлегә тикшерү эшләре бара, – дип аңлата Наилә. – Хәзерге вакытта үги ата изоляторда хөкем карары көтеп утыра, тик притон ачканы яки баланы кыйнаганы өчен түгел, бер кешенең 45 мең сумын урлаганы өчен. 19нчы апрельдә Радик, кызын үзе белән калдыруларын сорап, судка мөрәҗәгать итте. Әлегә шушы судлар бара. Бала дүрт ай буе әтисе янында булды, Регина аның хәлен дә белмәде, ә үзе, «кызымны әтисе урлады» дип, полициягә гариза язган. Баланы беркем дә урламады. Ул сау-сәламәт, аның бары тик әнисе янына кайтасы килми. «Кайтарма, әти, мине анда, кайтарсаң, үпкәлим», – дип әйткән ул. Суд приставлары Динәне әнисенә кайтарырга куштылар. «Ул фатирда притон булган, анда кызымны кыйнаганнар. Кайтасы килми дип елый икән, мин баланы мәҗбүр итә алмыйм», – диде Радик. Шушы уңайдан 4нче август көнне, суд-психологик экспертиза уздырып, баланың кемне: әтисенме, әнисенме күбрәк якын итүен ачыкларга тиеш булдылар. Бу процесс вакытында Регина экспертиза узган клиника территориясендә үз кешеләрен алып килеп, сугышып диярлек, баланы урлап качты. Суд приставлары аңа баланы алырга ярдәм итте. Мин шул ук көнне суд приставлары җитәкчесе янына кереп, «Ни өчен сезнең хезмәткәрләрегез, суд карары булмаган килеш, баланы урларга ярдәм итә?» – дип сорадым, җавап бирүче булмады, «Без сезнең белән аралашырга теләмибез», – дип кенә әйттеләр. Бу сөйләшүне диктофонга яздырып бардым, прокурорга шикаять бирәчәкмен, – дип сөйли Наилә Абдрахманова.

Ә без исә, үз чиратыбызда, притон тотканлыгы турында саллы гына дәлилләр булуга карамастан (телефон номерлары, фотолар һәм реаль кешеләр. – А.З.) үги атага ни өчен бернинди җәза бирелмәве турындагы сорауларыбызны «Гвардия» полиция бүлекчәсе җитәкчесе Рәдиф Җәүдәт улы Баһавиевка юлладык.

«УЛ БИК НАЧАР ИР ИДЕ»

Әгәр дә язма шушы урында төгәлләнсә, ул бер яклы гына булыр иде, билгеле. Без, каршы якның да фикерен белергә теләп, Регина Хәкимовага шалтыратырга булдык һәм аны әңгәмә кору өчен очрашуга чакырдык. Ничек яшәгәннәр алар? Баланы кем кыйнаган? Фатирда притон булуы дөрес сүзме, аның язылышмый гына торган ире чынлап та «зәңгәр»ләр өчен хезмәт күрсәткәнме? Иң мөһиме, шушы сорауларга җавап табасыбыз килде. «Мин Казанда түгел, килә алмыйм шул», – диде ул, әмма телефон аша барлык сорауларга да җавап бирергә вәгъдә итте. Килешенгән вакытта шалтыраткач, Регина әңгәмәдән баш тартты:

– Бу бик кызганыч вакыйга, минем хәзер авыр чагым, үткәннәремне искә аласым килми. Шуңа күрә барлык сорауларыгызга да җавапны адвокатым аша алыгыз, – диде ул.

Адвокат кеше Регинаның яңа ире белән ничек танышуын, гаиләдә низаглар чыгып торганмы, юкмы икәнен биш бармагы кебек беләме соң? Шикләнәм. Бу мәсьәлә буенча язарга алынгач, без дә бит Радик белән күзгә-күз аралаштык, чөнки бала турында барлык сорауларга да җавапны бары тик әни һәм әти кеше генә бирә ала. Бернинди адвокатлар да гаилә хәле турында 100 процент хәбәрдар булып бетә алмый. Бераздан соң Регинаның әнисе Гүзәл Четин исемле ханым, элемтәгә чыгып, әлеге уңайдан үз фикерен әйтергә теләвен белдерде.

– Радик бик начар ир иде. Кызыбызга шундый начарлыклар эшләде. Ачыктан-ачык әйтим, бик бозык кеше – Регинаны төрле ир-атлар белән йокларга мәҗбүр иткән. Сөйләсәң күп инде, барысын да әйтеп тормыйм, бик сәер кеше ул. Аларның аерылышулары да, бөтен тавышланулары да фатир аркасында гына. Кызыма Радик: «Әйдә фатирны сатып, бизнес ачабыз», – дип әйткән булган. Регина ризалашмаган. Һәм бу ир әйтми-нитми генә, беркемнән рөхсәт сорамыйча аерылышкан. Аерылган булуларын кызым бер айдан соң гына белгән. Аннары Радик минем янга килеп яный башлады, кызың өйдән чыгып китсен, ди. Минем ирем: «Кирәк булса үзе чыгып китсен, ни өчен Регинаны куа әле ул», – диде. «Ярар, сез әле үкенәчәксез», – дип янады Радик. Ул фатир бүлешүдән курыкты, ахыр чиктә баланы урлауга кадәр барып җитте. Кызымның эчеп-тартып йөрүе дөрес сүзләр түгел, безнең гаиләдә андый кешеләр юк. Бу – яла ягу, моның өчен газетагызны судка бирергә мөмкиннәр, беләсезме шуны.

Гүзәл ханым, мине әнә шулай мәхкәмә белән «куркытып», бу язманы чыгармаска өнди башлады. Нинди генә сорау бирсәм дә, тулы җавап урынына: «Белмәгән җирегезгә кысылмагыз, нәрсәгә кирәк ул сезгә, сезнең соравыгыз дөрес түгел», – дип, әңгәмәнең ямен җибәреп торды. Гүзәл ханым сөйләвенчә, Радик аерылышканнан соң хатынын кыйнап яшәгән, аның тәнендә гел күгәргән эзләр булган. Тик Регина полициягә бармаган, «Бу хәл минем гаиләмә генә кагыла, бала борчылмасын», – дип җавап биргән. Ул беренче чиратта баланы кайгырткан. Кайгыртучанлык мәсьәләсенә кереп киткәч, сорамый булдыра алмадым:

– Ә Регинаның, кызын калдырып, Төркиягә ял итәргә китүе дөрес сүзме?

– Мин мондый шәхси моментлар турында сөйләргә җыенмыйм. Ул анда ял итәргә түгел, товар алырга барды, чөнки безнең үз кибетебез бар. Бу – яла ягу. Радик сүзенә ышанып теләсә нәрсә язасыз хәзер – сез «разве» шундый әйбер эшләргә хокуклы? Ярый, мин сезгә үз версиямне сөйлим, Радик үзенекен сөйләгән, шуннан нәрсә? Әтисе турында бер төрле, әнисе турында икенче төрле язгач, ул бала нишләячәк? Сез үзегез зыян күрәчәксез моннан. Регина Төркиягә китсә дә, ул – аның шәхси тормышы. Эчкече түгел, фахишә түгел, бу тормышка кысылырга беркемнең хакы юк!

Бертуктаусыз «аттырылган» бу җөмләләр арасына үз сүземне кыстыра алмый җәфа чиктем. Эш тәҗрибәмдә беренче мәртәбә әңгәмәдәш мине тыңламый һәм үз сүзен сөйләп тик тора иде.

– Гүзәл ханым, мин сезгә башка әйбер турында сөйлим. Кызыгыз Төркиягә, әллә Мисырга барганмы, миңа ул кызык түгел. Минем соравым башка әйбер турында – Регинаның баланы сезгә ташлап чит илгә китүе дөрес сүзме? Әтисе бит кызыгыз баланы тәрбияләмәде ди. Бер җөмләне ишетәсез дә суд белән куркыта башлыйсыз. Сорауларны башта тыңлап бетерегез.

– Калдырса соң! Мин нәрсә, ниндидер чит кешеме әллә аңа! Баланы калдырырга ярамыймыни?! Ул анасына айлар буена ташлап китә бит әле! Ничек белмәгән килеш шундый сүз сөйләргә мөмкин? Бу әйберләрне беләсезме күпме тикшерергә кирәк. Сез моны тикшереп чыга алырдаймы соң? Судьялар тикшереп бетерә алмый монда!

Инде акрынлап баланы кем кыйнавы турында сораштыра башладым. Әңгәмәдәшем бу эштә кызының язылышмый торган ирен гаепләми булып чыкты. «Кем кыйнасын аны! Аның хәзер дә бөтен җирендә күгәрекләр. Үзләре кыйнаганнардыр. Әле берничә көн элек, безгә бирмәс өчен, Радикның әнисе баланы буган иде. Сез үзегезнең кая кысылганыгызны аңлагыз, сез җинаятьчене яклыйсыз. Сезгә бөтенләй монда катышырга ярамый. Язмагыз бернәрсә дә! Шулай әйбәт булачак.

– Ничек эшләсәк әйбәтрәк булачагын үзебез белербез, Гүзәл ханым…

– Ничек сез бернәрсә дә белмәгән килеш яза аласыз? Бу бит абсурд! Баланы беркем кыйнамады, алар аны дүрт ай буена теләсә нәрсә дип әйтергә котыртканнар. Бу – аларның пычрак уены. Әгәр хәзер дөресен язмасагыз, Аллаһы Тәгалә сезгә дә тиешлесен бирә, аңлагыз шуны!

Инде суд белән куркыта алмагач, Гүзәл Четин башкача эшләргә булды, ахры, оныгы яшәгән фатирда притон булуын да кире какты. «Бу – Радикның Наилә исемле сөяркәсе белән махсус эшләгән эше» дип аңлатты. Инде бу очракта кечкенә Динәнең полиция хезмәткәрләренә биргән күрсәтмәсеннән бер өзек китерергә булдым:

– Оныгыгыз бит, фатирыбызга төрле абыйлар килә, дип сөйләгән булган?

– Нинди абыйлар килгәндер, белмим, минем кызым андый түгел, алар үзләре шундый. Радик махсус рәвештә фатирдагы электр чыбыкларын өзә иде дә һәм, бу чыбыкларны ялгау өчен, аларга үзенең электрик дусты белән гел минем ирем бара иде.

Гүзәл ханым кызы Регинаның Динәне бик яратуы, аны эзләве, тик баланы әтисе урлап китүе турында сөйләде. Ул арада берничә мәртәбә, «кирәкмәгән җиргә кысыласыз» дип, безне дә «туры юлга бастырырга тырышты». Әңгәмәбез ахырында «Сезгә – Аллаһ хөкемдар, яме!» – дип трубкасын куйды. Хәзерге вакытта бетмәс-төкәнмәс суд һәм тикшерү эшләре бара. Бу эшләрдән соң бала үзе теләгән, аны чынлап та тәрбияләгән кеше янында калсын иде, әлбәттә. Әңгәмә вакытында Радик, берничә мәртәбә: «Кызымны коткарырга телим», – дип белдерде. Баласының психикасы юктан гына бозылмаган булуын да, тәнендәге күгәрек эзләре аркадан сөйгәнгә барлыкка килмәвен дә яхшы белә ул. Тик менә каршы як белән сөйләшкәндә туган сорауларыма җавап таба алмадым мин. Гүзәл ханым безне җинаятьче дип санадымы – сүз саен суд белән куркытты. Безне түгел, оныгыгызны кыйнаган кешеләрне куркытсагыз иде хөкем һәм җәза белән.

Бу тарихка нокта куелырга иртә кебек әле. Суд эшләре бер тәмамлангач, темага кире әйләнеп кайтырбыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии