- 09.02.2018
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2018, №06 (7 февраль)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Казанда яшәүче 93 яшьлек Гыйззелбану апа Нәбиуллина турында очраклы рәвештә генә белеп алдык. Чәршәмбе көнне була торган турыдан туры элемтәбез вакытында, газетабызны бик яратып укуы турында сөйләргә дип кенә шалтыраткан иде ул, югыйсә. Менә шулай тормыш-көнкүреш турында сөйләшеп киткәч, карчык читләтеп кенә үзенең ике бүлмәле фатирында өйләнмәгән улы белән яшәвен әйтеп алды. «Улымның холкы бик үк әйбәт түгел. Әллә картлар йортына гына китимме икән, дип тә уйлыйм», – дип куйды ул.
КҮҢЕЛ ТЫНЫЧЛЫГЫ ЮК
Картлар йорты – өлкән яшьтәгеләрнең иң курыккан һәм барырга оялган җирләренең берседер, мөгаен. Күп аналар балаларының кимсетүләренә түзеп яшәсә-яши, әмма бу йортка бару турында уйламый да. Кеше нәрсә әйтер?! Балалары начар булып кала бит… Аннан соң, чит җиргә барып урнашырга – унсигез яшендә түгел бит инде ул. Ә менә 93 яшьлек карчык бу хакта бераз сагаеп булса да, телгә алды. Димәк, сәбәбе бар. Әгәр дә улы белән бер түбә астында яшәүгә караганда картлар йорты кулайрак күренә икән, мөгаен, хәлне ачыклау һәм тиешле ярдәмебезне күрсәтү дә кирәктер, дип уйлап, без Гыйззелбану апа яшәгән фатирга бардык.
«Малаем өйдә булмаганда гына килегез, сәгать унбердән бергә кадәр өйдә булмый ул», – дип кисәтте карчык. Югыйсә, өйдә кара тавыш чыгачак икән. Әмма шулай туры килде – без барганда карчыкның улы чыгып китмәгән иде. Бүлмә ишеген сак кына ябып куеп сөйләштек.
– Йә, Гыйззелбану апа, сөйләгез, ничек сезнең тормышлар, нәрсә борчый сезне? – дим, искерәк кенә караватының бер почмагына килеп утырган карчыкка карап.
– Үз хаҗәтләремне тиешле урынына барып үтәрлек, ашарыма пешереп ашарлык кына саулыгым булгач, шөкер инде, кызым. Аягым йөрмәсә, нишләр идем, кем карар иде…
– Ә улыгыз?
– Ә улым… Яшьтән үк тиз кызып китүчән кеше иде. Бер сүз дә әйтергә ярамый – хәтта яхшы сүз дә. Әйттеңме – каршыңда торган әйберне ала да, идәнгә бәрә. «С…, ш…, башсыз, идиот!» – бу сүзләрне гел ишетеп яшәдем һәм яшим. «Улым мин идиот түгел, син бит миннән туган, син дә идиот буласыңмыни?» – дим. Күңел тынычлыгы бик кирәк бит! Ә юк! Миңа өйдә тавышын ачып телевизор карарга ярамый. Анысының сурәтен генә карап утырам, тавышын бөтенләй ачмыйм. Радио тыңларга ярамый – колакчыннар (наушники) алып кайтып бирде, «Шуның белән генә тыңла!» – ди. Әгәр дә берәрсен ул әйткәнчә тыңламасаң, башта ишекне кыйный, аннан соң кереп, сүндереп үк куярга мөмкин. Менә, бер көнне аны чыгып киткән дип белеп, радионың тавышын ачкан идем, йөгереп килде дә, атып бәрде. Карагыз – пакетка салып куйдым.
Гыйззелбану апа караваты астыннан җимерелеп беткән радиоалгыч чыгарып күрсәтте. «Ялгыш төшереп җибәреп кенә бу кадәр чәрдәкләнмәс иде шул, чынлап та атып бәргәннәр моны», – дим, шаккатып. Өйдә улы керткән «устав»ның тагын бер пункты – ир аш бүлмәсендә вакытта анда Гыйззелбану апага керергә ярамый. Карчык әйтүенчә, бу – вакытсыз керү дип атала һәм ахыры урындыклар ыргыту белән тәмамланырга да мөмкин. «Бәхетле картлык юлдаш булсын!» – дип, юкка гына теләк теләмиләр икән. Инде биш ел буе аяклары авырту аркасында урамга да чыга алмыйча тилмергән Гыйззелбану апага улы белән сөйләшергә ярамый, шуңа аның телевизорыннан һәм радиоалгычыннан башка аралашыр әйберсе дә юк. Әмма аларын да бит, кырыс режимлы колониямени – билгеле бер шартлар үтәлгәндә генә тыңларга ярый икән!
Ә урындык атышуына карчык аерым тукталып китте. Алар очканда берничә мәртәбә карчыкның үзенә дә килеп тигән инде. Урындык кынамы соң – мәче ашата торган савыт та! Бер танышы хәер итеп 30 йомырка биргән булган. Шуның берсен пешереп, мәчесенә ашаткан Гыйззелбану апа. Иргә бу ошамаган. Мәче тәлинкәсе боралак кебек бөтерелеп кенә узган карчык каршысыннан. Азрак читкә китеп тайпылмаса, башына ук тигән булыр иде, бәлки.
АВЫР ЯШЬЛЕКТӘН – АВЫР КАРТЛЫККА
Гыйззелбану апа Нәбиуллинаның яшьлеге сугыш вакытына туры килә. Аның күргәннәре турында гына язсаң да, бер калын гәҗит чыгарып булыр иде. Барыбер, берничә истәлегенә тукталып үтми булдыралмыйм. Яшьлегендә шундый газаплар кичереп яшәгән кешенең картлык көнендә мондый тормышка лаек булмавын ассызыклау өчен генә булса да.
Сугышның беренче елында, башта көчле яңгырлар ява, соңыннан кисәк кенә салкынайтып җибәрә – урамда кырык градус иде, дип сөйли әңгәмәдәшем. Авылда ирләр юк, шуңа күрә басуда утырып калган игенне уру өчен хатын-кызларны җибәрәләр. Шул зәмһәрирдә бер кат ыштан, олтаны асылынып торган тишек итекләр киеп, көне-төне ял белми эшли алар. Бик туңып китсәләр, салам яндырып җылыналар, тамак ялгап алу өчен дә кабат учак ягарга туры килә: кесәләренә тыгып алып килгән ипи катыларын сәнәк очына кадап, утта җылытып алу өчен. Ул вакытта кырдан бер уч иген урласаң да, биш ел төрмә биргәннәр. Әмма ачлыкка түзә алмыйча, барыбер, караклык юлына басканнар инде. Нишлисең – үләсе килми бит! Әнә шул бозланып каткан арышның бер килограммын күкрәк өлешеннән күлмәген бау белән кысып куеп, шул күкрәк турысына салып таң алдыннан гына урлап алып кайта Гыйззелбану апа. «Ул үзе боз, үзе чәнчи – ничекләр чыдаганмындыр да, ничек үпкәм кабармаган!» – дип шакката үзе дә.
– Бервакыт колхоз кырына чыктык та, игенне җыеп бетереп, план үтәсәгез, он бирәбез, диделәр. Аяктан егылганчы эшләдек – он кызыктыра бит. Планны үтәп кайтсак, бер кисәк сабынны дүрткә бүлделәр дә, дүрт кешегә таратып чыктылар. Шуннан җан әрнеп җыр да чыгарган идек:
Колхоз эше бик каты,
Серкәләтә, бетләтә.
Нормаң тулса – он бирәм, дип,
Чирек сабынга эшләтә…
Сугыш тәмамлангач, 1949нчы елда Гыйззелбану Нәбиуллина кияүгә чыга. Хатын-кыз бәхете генә насыйп булмый. Ире, үзенең икенче төркем инвалид булуын телгә алып, беркайда эшләми, хәтта йорт тирәсендә дә булышмый. Йөк машиналары буяуда, радиоҗиһазлар ясау кебек зыянлы авыр эшләрдә эшләп, яшәү өчен акча эшли әңгәмәдәшем. Әллә әнә шулай яшьли авыр эштә эшләгәнлектән, бик күп көмәннәре төшеп, бары бер баласын – бүгенге көндә бергә яшәүче улын гына дөньяга китерә алган ул. Ә шушы улы хәзер аны өеннән куа.
– Бу фатирда үзенең генә яшисе килә. Берсендә, бөтен әйберләремне, күлмәкләремне җыйнап, чүплеккә чыгарып ыргытты. «Бар, сеңлеңдә яшә», «Бар, картлар йортына кит!» – дигән сүзләрен дә берничә тапкыр әйткәне булды. Мин китсәм, нәрсә эшләргә җыенадыр. Беркайда да эшләми бит ул – минем пенсиягә генә яшибез. Берсендә «Ярдәм» мәчетеннән корбан итләре китергәннәр иде. Шуны китерүче улымнан сорый: «Ник беркайда да эшләмисең, сәламәт күренәсең бит?» – ди. Малаем мине тиле итеп калдырды. Янәсе, акылым җуела башлаган да, плитәне борып, өйгә газ исе чыгарам, ишекләрне ачык калдырам, урамга чыгып югалам, икән. «Әнине саклап ятам», – дип җавап бирде. Ә бит минем акылым сәламәт әле! Хәтерем дә бик яхшы.
Шунысын да искәртү мөһим, карчык әйтүенчә, пенсия акчаларының бер тиене дә үз кулына керми, бөтенесен улы алып бара. «Ашарга каян аласыз?» – дигәч, Чаллыдагы туганнарын, сеңлесенең Казанда яшәүче кызын, һәм бөтенләй туган тиеш булмаган бер рус милләтендәге ханымны телгә алды әңгәмәдәшем. Алар ярдәм итеп тора икән. Ризык та алып киләләр, өйләрен дә җыештыралар, юындыралар да. Әмма айга бер тапкыр. Бу аңлашыла да. Һәр кешенең үз тормышы, үз мәшәкатьләре – ананы бала карарга тиеш бит. Бигрәк тә, кан басымы артык югары булган (күрсәткечләре 250гә кадәр җитә – А.З) карчыкның урыны – өй түрендә булып, ул булдыра алмаган эшләрне, әйтик шул ук – ашарга пешерү, өй җыештыруларны аның типсә тимер өзәрдәй улы башкарырга тиештер.
– Юу-ук, ашарга аннан пешертмим инде! Ул чыгып киткән арада, үзем берәр нәрсә пешереп өлгерергә тырышам. Аны да, савыты белән бүлмәмә алып кереп куям. Агуламасын, дип куркам. Мин монда артык бит. Агуларга да мөмкин. Хәзер соңгы вакытта анысыннан да курыкмый башладым. Ни күрсәм дә, күрермен – миңа озак калмагандыр инде. Соңгы елларда утырткан гөлләрем дә чыкмый башлады. Башка вакытта шабырдап чыгалар иде. Гомерем бетәдер, күрәсең. Шулай да, бер яктан бәхетле мин. Ярый әле исереп кайтмый, өйгә чит хатын-кызлар тутырмый. Тәмсез телләренә дә, дуамал холкына да чыдыйм инде. Егерме ел бит шушы хәлләр башланганга – ияләштем хәзер. Ә шулай да, вакыт-вакыт, әллә картлар йотына китимме, дигән теләк туа…
«БАШКАЛАР ҮЛДЕ – УЛ ЯШИ»
Гыйззелбану ападан янә шушы сүз чыгуга, аңа ярдәм итәргә әзер булуыбызны, урнаштырырга булышачагыбызны җиткердем. «Сез чынлап та әзерме?» – дип сорыйм. Минем сорауга җавабын бирергә ашыкмый карчык. Тын тора. Аннан соң, акрын гына улы яшәгән бүлмәгә таба борылып карады да: «Миннән башка ул нишләр соң? Эше дә юк бит… », – дип куйды. Ана күңеле балада шул.
– Кызым, әлегә бармый торыйм әле. Кире уйласам, бөтенләй яшәрлегем калмаса, шалтыратырмын, ярыймы. Урын өстенә ятсам, мине болай да монда караучы булмас инде…
…Гыйззелбану апаның улы Камил Насыйбуллинга да (исеме үзгәртелде – ред.) сүз бирдек без. Ирнең үз дөреслеге – ул югарыда язылганнарны ялган дип атый.
– Мин аңа үз гомеремдә бармак белән дә тимәдем. Аңа күңелсез, кем беләндер сөйләшәсе килә – шуңа чакырткан сезне. Башка редакциядән дә килгәннәре бар иде инде. Әти исән вакытта аны яманлады, хәзер ул үлгәч, мине хурлый. Минем аңа гомеремдә дә әшәке сүз әйткәнем булмады. Уйлап чыгарып, махсус сезне миңа каршы котырткан. Ул андый нәрсәне ярата.
– Әниегезгә төрле әйберләр ыргытуыгыз дөресме? Радиоалгычын да идәнгә бәреп ваткансыз, дип сөйләде…
– Әйе, анысын мин ваттым. Ничек ватканымны сөйләсәм, ышанмаячаксыз! Мин инде аннан утыз ел буе телевизор караганда һәм радио тыңлаганда тавышын киметүен сорыйм. Ә ул тыңламый –акыртып куя. Нервларым бетте, түзә алмадым, шуңа ваттым. Ә сез үзегез яшәп карагыз аның белән. Мин үз бүлмәмдәге телевизорны карый алмыйм, чөнки аныкы ныграк акыра.
Дөресен әйткәндә, ирнең бу сүзләренә бик ышанасым килмәде. Ник дигәндә, ир тасвирлаганча ук акыртып тыңларга, Гыйззелбану апаны саңгырау дип әйтеп булмый. Пышылдабрак сөйләшкәнне дә бик яхшы ишетеп утырды ул безнең әңгәмә вакытында. Аннан соң, фатир ике бүлмәле, ул бүлмәләр ишекләр белән аерымланган. Тавыш комачаулый икән – ишекне ябып куеп та була бит. 5 ел буе урам да күрмичә дүрт стена арасында яшәгән карчык көнен тагын ничек үткәрергә тиеш икән соң? Биер иде – аягы юньләп йөрми, сөйләшеп утырырга – кешесе юк. Бу уйларымны бүлеп, ир үзенекен исбатларга тырышты: «Ватсам да, яңаны алып кайтып бирдем бит мин аңа!».
Камил әфәнде әнисенең пенсиясенә генә яшәмәвен дә аңлатырга тырышты. Үзе эшли икән. Тик кайда һәм кем булып – бу сораулар ачык калды.
– Мин аны ун тапкыр «ашыгыч ярдәм»дә больницага илттем! Мин аның ничә мәртәбә гомерен саклап калдым! Сез бит болар турында белмисез.
– Ә бәлки сез аны картлар йортына җибәрерсез? Аңа анда яхшырак булмасмы? Бу соравымны биргәч, ир мине ким дигәндә «ничек башыгызга шундый уй килә ала», дип орышыр, дигән идем…
– Ул анда барырга теләми. Мин аны мәҗбүр итә алмыйм бит инде, – дип кенә җавап бирде. – Мин аңа: «Әйдә дус яшибез?» – дидем. Теләми ул тату торырга. Суыткычта кефирлары ачып беткәнче тора да, шуларны эчә һәм миңа: «Син мине агуларга телисең», – дип әйтә. Әнә, хәзер дә күгәреп беткән чи ите ята аның. Имеш, ашарга пешерергә җыена… Шуны пешереп ашаячак та, мине агулауда гаепләячәк әле. Ул гел ялганлый. Без сугыш вакытында тегене күрдек, моны күрдек, дип сөйли. Булмаган ул хәлләр – уйлап чыгара. Биш туганы да теге дөньяда, ә ул һаман исән! – …Бу сүзне ишеткәч, алга таба сөйләшүнең мәгънәсе юк икәнне аңладым.
…Әлеге язманы Гыйззелбану апа да укыр. Мөрәҗәгатем аңа: картлар йортына барырга курыкмагыз. Тормышта бик күпкә куркынычрак әйберләр бар. Кирәксез булу, үзеңне артык кашык итеп тою, мәсәлән. Ә үзең кебекләр белән бер йортта яшәү, әзерне ашап, җылы урыннарда йокыга китү, түзеп яшәүгә караганда яхшырак түгел микән?
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии