- 12.06.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №6 (июнь)
- Рубрика: Җан авазы
Быел Бөек җиңүгә 80ел һәм 2025нче ел безнең Татарстанда Каһарманнар елы дип игълан ителде.
Бу язмамда ике сугыш: Беренче һәм Икенче Бөек Ватан сугышында катнашкан бабам Мөхәммәтдинов Сәрвәретдин хакында сөйлисем килә. Ул гаҗәеп кеше. Буе ике метрга якын мыеклы бабам кыяфәте белән грузиннарга тартым бик тә матур, сөйкемле иде.
Бабам Мөслим районының Торыш авылында яшәде, өйләнеп балалар үстерде, тирә-якта аны белмәгән кеше юк иде. Гади бер колхозчы. Алар Шәмсеҗиһан әбием белән (мин аңа әнкәй дип эндәштем) җиде бала, икесе яшьли вафат булган, дүрт кыз, бер малай (минем әти) үстергәннәр, Әлхәмдүлилләһ.
1901нче елда туган бабам икенче Бөек Ватан сугышында 1941нче елдан катнашкан. Сугышта санитар булып, ат белән яралыларны сугыш кырыннан алып чыга торган булган. Аллаһның рәхмәте һәм ярдәме белән күпме сугышчыны коткарган. Сугыш – аяусыз, бабам үзе дә ядрә кыйпылчыгы тиеп яраланган. Еллар үтсә дә хәтерлим әле аның эзләрен һәм бабамның сызланганын. Әмма ул беркайчан да, берничек тә зарланмады, чөнки ул гаиләсендә энесе, сеңелләре каршында «Зур абзый» иде, аларның балалары да аны шулай дип йөрттеләр.
Безнең өйдән кеше өзелмәде. Әнкәем белән бабай туганнарына, күрше-тирәләргә бик тә игътибарлы иделәр. Алар арасындагы тирән мәхәббәтне әйтеп бетергесез, бер-беренә алар исем белән түгел, ә күңел җылысын салып «Син» дип эндәшәләр иде.
Әнкәем мәдрәсә тәмамлаган, алар авылда Рамазан айларында, Корбан чалганнан соң, мал суйганнан соң, Коръән ашлары үткәрә иделәр. Хәтерлим: башта ир-атлар килә, аларны озаткач, хатын-кызлар. Сүбеханәллаһ, ничек өлгергәннәр, казан асып аш пешерәсе, мичкә ягып бәлеш тыгасы...
Бабам гел атлар белән булды, машина йөртүче, тракторчыларга пар ат белән ягулык ташыды. «Әйдә, малкай!» – дип, атлары белән сөйләшә иде. Ул мичкәләрне, күз алдына китерегез, ничек урнаштырырга кирәк бит!
Аннан бабам хәзерләүче булып эшләде: йомырка, тире, йон җыеп Мөслимгә тапшыра иде. Ул вакытта юллар да Ольгино, Метрәй аша уза торган булган. Ольгино кешеләре һәрберсе бабамны белеп, хөрмәтләп чәй эчәргә чакыра иделәр.
Кешеләр ул вакытта бер-берсе белән ихлас иделәр шул. Бал аертсалар, әнкәем иң беренче күршеләргә керттерә иде, сөт саугач та шулай: сыерлары булмаганнарга банка белән кертә идек, мунча яксак, мунчага да чакыра иделәр.
Әйе, бабам һәр яктан да булган, үзе пөхтә, чисталыкны бик ярата иде. Акча өчен дә аерым янчыклары булды. Кәгазь акчаларга – күн янчыгы, ә вак акчалар өчен икенче янчыгы бар иде. Ул беркайчан да кешедән бурыч алмады, үзе биреп тора иде, акчаны белеп тотты.
Бабам авылда оста мал суючы булды, авыл халкы «Сәрвәретдиннең кулы тәмле», – дияләр иде.
Аллаһка чиксез шөкерләр, шушы гаиләдә әбиле-бабайлы булып үскәнемә. Алар белән өстәл артында барыбыз бергә җыелып утыргач, иң беренче, «Бисмилләһ» дип, бабай үрелә, аннан соң әнкәем һәм башкалар, шуңа күрә өйдә бәрәкәт булган. Ә хәзер нәрсә? Һәркем үз бүлмәсендә йә телевизор карый, йә телефонда.
Ике сугышта катнашып, гел хезмәттә, эштә булган бабам гаиләсендә Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә орчык кебек кечкенә, җитез әнкәебез кечкенәдән үк өйрәтте, икесе дә намаз укып, уразаларын тоттылар.
Шушы гаиләдә дүрт кыз арасында бер малай булган минем әтиемне дә 18 яшь тулганнан соң 1943нче елны сугышка алалар. Әтием гел: «Кызым, мин җиде чит илдә булдым», – дип әйтә иде. Ул 1950нче елда гына туган йортына кайта.
Кызлар да Аллаһка шөкер, һәрберсе белем алып, икесе укытучы, (Мөзәянә, Рәсимә), Рәфидә апа – мал табибы, ә төпчек кызлары Нәзирә апа икътисадчы булып эшләделәр.
Бабам белән әнкәем озак та авырмыйча, бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр. Әмма аларның хезмәтләре эзсез калмады, Әлхәмдүлилләһ, хәзерге көндә ике кызлары исән, икесе дә диндә, без оныклары аларның рухлары өчен Коръән укып дога кылабыз.
Бабаем: «Кызым, бу дөнья өч көнлек, без монда кунакта», – дип еш әйтә иде. Ул чакта мин аңламый идем. Әмма җавапны Коръән укый башлагач таптым. «Әл-Әнгам» (Терлек ) сүрәсе, 32 аятьтә: «Дөнья тормышы бер уен һәм күңел ачудан башка берни түгел. Әмма соңгы йорт (булган җәннәт) тәкъвалык ияләре өчен дөньядан яхшырак», диелгән. ( Каләм Шәриф мәгънәви тәрҗемә, К. «Хозур» 2020 177-178б.)
Яшьләргә әйтер сүзем бар: телевизор карап, телефонда уйнап утырмагыз, гомер бер мизгел, үтә дә китә. Әти-әни, әби-бабайларыгызга игътибарлы булыгыз, авыр сүз әйтмәгез, каршы төшмәгез, сездән аларга бары җылы сүз, мөлаем караш, «әнием, әтием, хәлләрегез ничек?» – дигән сорау да җитә.
Безгә хәзер ефәк күлмәк, көмеш беләзек, йөзекләр дә кирәк түгел, тәмле ризык, кызыл уылдыклар да көтмибез, бары тик җылы сүз кирәк. Кызганмагыз, табыгыз вакыт әти-әниләр белән аралашырга. Ата-ананы югалткач, аннан соң үкенүчеләр бик күп, әмма кире кайтарып булмый. Исән чакта бер-беребезнең кадерен белик, ата-анага, әби-бабайга бала-оныклар бик кадерле.
Яшьләр, өлкәннәрне хөрмәтләгез, ярдәм итегез. Вафат булсалар, каберләрен чистартыгыз, дога кылырга өйрәнегез, туганлык җепләрен өзмәгез, саклагыз, буыннарны-буынга тоташтыручы нәсел җепләрен югалтмагыз. Изгелекләр кылырга ашыгыгыз, яхшылык җирдә ятмый, дип әйтә халкыбыз! Әйе, озын сүзнең кыскасы «ата-бабалы кеше ул – ныклы тамырлы имән». (Мәкаль)
Роза ГАЙНЕТДИНОВА,
Чаллы шәһәре
Комментарии