«Безнең гәҗит» тә зур югалту кичерә...

 «Безнең гәҗит» тә зур югалту кичерә...

Бүген тагын бер күңелсез хәбәр килеп иреште – редакциябезнең якын дусты, даими авторыбыз Әхтәм Мөхәммәтҗанов китеп барган. Хатыны Сания ханым шалтыратып әйткәч, ышанасы килмичә, күңел карышты. Ничек??? Әле яңарак кына сөйләшкән идек бит үзе белән! «Хәлем ярыйсы, рәтләнүгә таба барам», – дигән иде... Яшәрлек көче дә, киләчәккә өмете дә зурдан иде... 72 генә яшь иде әле аңа. 
Әхтәм абый Мөхәммәтҗанов исеме укучыларыбызга күптән таныш. Язмалары «Безнең гәҗит» битләрендә еш басылды. Илдә, дөньяда барган вазгыять өчен, милләтебез, телебезнең торышы өчен борчылып язды. Акыллы, төпле, дәлилле иде фикерләре. Турыдан ярып әйтер, көязләнмәс, беркемгә ялагайланмас... Аның белән сөйләшеп кенә утыруы да рәхәт иде. Газ оешмасында озак еллар авария хезмәтен җитәкләгән Әхтәм абый җитәкчеләр белән – җитәкче булып, гади хезмәт кешесе белән гади итеп сөйләште. 
Соңгы елларда каты авыру белән көрәште. Бирешергә исәбе юк иде дә бит... Туган көнен аз гына көтеп җиткерә алмады. 22нче ноябрьдә Буа районы Килдураз авылында туган ул. Үзенең туган ягы, авылдашлары, балачак, мәктәп, яшьлек еллары турындагы хатирәләрен газета укучыларыбыз белән дә уртаклашты. Татар теле белгече булмаса да, сүзләрендә бер хата җибәрмәс, һәр өтере-ноктасы урынлы куелыр иде. Аның язганнарын укуы да рәхәт иде. Ул язмалар шулкадәр юксындырыр әле безне. Үзен дә сагынырбыз. Урының җәннәт түрләрендә булсын, Әхтәм абый. Син – гадел, ихлас, ике дөньяны да тигез кайгыртырга тырышкан матур кеше идең. 
Хатыны Сания апаның, кызлары Лилия белән Ландышның, кияүләре, оныклары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

«Безнең гәҗит» редакциясе һәм Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии