Әйтсәм әйтим…

Бүген газетабызда яңа сәхифә ачыла. Аны популяр тележурналист, вәзгыятькә һәрчак үз карашы булган Фирдүс Гыймалетдинов алып бара. Җәмгыятебездә сәяси, икътисадый вакыйгаларга мөнәсәбәтле бу язмаларга битараф калмассыз, дип ышанабыз. Сөйләшүләрдә сез дә актив катнашырсыз, бигрәк тә интернет сәхифәбездә бу мөмкинлек зур…

Рәхәт тормыш өчен күпме акча кирәк?

“Россгосстрах” компаниясе бөтен ил буенча сибелгән кешеләргә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән. Баксаң, төрле төбәктә яшәүчеләрнең аппетитлары төрлечә икән. Мәскәү халкы өчен аена 62 мең сум акча кирәк булса, Әстерхан, Пенза һәм Костромадагыларга 25 мең дә муеннан җитә. Керемнәребезгә типтереп яшибез дип 14 процент сораштырылучы гына җавап кайтарган.

Кызганыч, исемлектә күренмәде. Безнекеләр урта җирдә калгандыр, күрәсең, күп тә, аз да сорамаганнар. Бу сораштыру нәтиҗәләрен укыгач, бер коллегамның әйткән сүзләре кылт итеп искә төште. “Үзебезгә бәяне беләбез, һәм ул бәя һәрвакыт безгә түләнүче хезмәт хакыннан күпкә югарырак”, – дияргә ярата ул.

Безнең илдә шулай инде. Җитәкчеләр хезмәткәрләренә зур акча түләүдән курка. Бай кеше белән идарә итүе авыр бит. Ә хәерче булса, мең тәңкә премия өчен дә теләсә нәрсә эшләргә әзер. Әле барын югалтудан да өркеп яши. Чөнки акча арттыруны сорасаң, “Бездән күбрәк түли торган урын эзләп кара, сиңа алмашка килергә теләүчеләр чират тора”, – дип, шунда ук шап итеп күктән җиргә төшерәләр.

Ярый, хыяллануын хыялланабыз да, чынбарлыкта ничек соң? Статистика – аяусыз фән ул. Июль аенда Татарстанда уртача 15222 сум да 1 тиен булган (бу күрсәткечкә җитүчеләр күпме, якын-тирәдәгеләрдән сорашыгыз, һәм аңларсыз, үзегезнең акчагызга күп алучыларныкын кушып куеп, сезне дә шәп яшәүчеләр сафына бастырганнарын). хезмәт хакы буенча уртача күрсәткечтән 24 процентка кимрәк. Эшләп ашый торган төбәк кебек үзебез, башкалар төсле донор хәлендә Мәскәү җилкәсендә утырмыйбыз, артыгы белән бирәбез дә әле. Ләкин тегеләргә бирә-бирә үзебезгә сыңар ыштан алырга да калмый. Әнә бит республика предприятиеләрендә эшләүче 315 мең кешенең хезмәт хакы минималь куллану бюджетыннан да түбәнрәк. Ягъни җан асрарлык та алмыйлар. Җитмәсә, кризис белән эшсезлек тә китереп сукты. Һәм ул ел азагына таба артачак кына, ди түрәләр. Аның да әле рәсми теркәлгән эшсезләре – күз буяу гына, урамда калганнар чынында берничә мәртәбә күбрәк. Һәрхәлдә, моны профсоюзлар әйтә. Быелның җиде аенда Татарстанда гына эш эзләп 450 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуның 55 меңе генә биржада теркәлгән иде. Әле күпмесе эшле булып чутланып та, предприятиесе тукталу аркасында ачлы-туклы утыра…

Хәер, җәмәгать, түрә-чиновниклар безнең хәлне белми яши дип ялгыша күрмәгез. Әнә, быел аларның да хезмәт хакын кискәннәр. Татарстандагылар 5 процентка азрак ала башлаган. Республикада 15 мең чамасы чиновник булуын искә алсаң, кызганыч булып китәләр. Аларның уртача хезмәт хакы хәзер 19 мең сумнан чак кына күбрәк. Ничек яшәргә кирәк ул акчага?! Алай дисәң, тормышлары авыр булса да, һәркем чиновник булырга омтыла. Аңламассың бу тормышны. Әле бер басма фоторәсемнәр буенча Русия чиновникларының ниндирәк кул сәгате тагып йөрүләрен ачыклаган. Иң кыйммәте Мәскәү мэры урынбасары Владимир Ресинныкы икән – миллион доллардан артык тора, ди. Чечня Президенты Рамзан Кадыйров кулында 300 мең долларлык “уенчык”. Хәтта Президент та боларны уздыра алмаган – аның кул сәгате 32 мең доллар гына тора. Путинныкы – өч тапкыр диярлек очсызрак…

Алай да кеше байлыгына кызыгырга ярамый. Барына шөкер итәргә кирәк. Безнең әби-бабайлар “сугыш кына булмасын” дип кабатларга ярата бит. Безгә дә шуңа өйрәнер вакыт.

Хыялланган хезмәт хакыннан башлап, әллә кайларга кереп киттем. Миңа килеп, “Сиңа күпме акча кирәк?” – дип сорасалар, каушап калыр идем. Аз сорасаң оттырырсың, күп сорасаң, тегеләр күпсенер дип куркып калам (“Галиябану” спектаклендәге Бәдри карт кебек). Аннан соң, һәркемнең үз аппетиты, тормышка үз карашы. Кемгәдер кара ипи да татлы, икенчеләрен кызыл уылдык сыланган агы да туйдыра алмый.

Әле бер көнне бай гаиләдән чыккан бер дустым яңа фатиры белән мактанды. Өч бүлмәле, мәйданы йөз квадраттан артык, җиһаз-техника белән шыплап тутырылган. Тел шартлатырлык! Ялгызы гына яши. Әти-әнисе алып биргән, үзе эшләп тапкан нәрсә түгел. Фатирын күрсәткәч: “Нәрсә, Фирдүс, яшәп торырга ярый ич инде?” – ди. “Әйе, яшәп торырга бара торган”, – дидем, каушап калып…

Язмамны бер риторик сорау белән тәмамлыйм. Нигә чит илдә кешеләргә акча, ә бездә хезмәт хакы түлиләр икән ул?

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ

Комментарии