Балам ни дияр?

Балам ни дияр?

Язучы Мөхәммәт Мәһдиев кечкенә улы белән булган хәлләрне язып барган. Бервакыт, йоклар алдыннан сөйләшеп ятканда, улы әйтә:

– Әти, беләсеңме нәрсә? Минем дүрт дустым бар. Ә аларның тагын үз дуслары бар. Аларның тагын. Шулай булгач, алар бит минем дә дусларым була. Шулай булгач, минем ике мең дус бармы? Юк, дүрт йөз мең? Миллион? Триллион?

– Дөрес сөйлисең, улым, бик матур фикер бит бу, – ди әтисе.

– Юк, әле барысын да аңламадым мин, – ди улы. – Шулай булгач, Җир шарындагы бөтен кеше дус булып чыга бит? Алайса, кешеләр ник сугышалар? Алай бөтен кеше дус булгач…

Мөхәммәт ага улының бу соравына ничек җавап бирде икән, анысын язмаган. Мин исә балаларымның андый сорауларын хурлыклы рәвештә җавапсыз калдыра идем. Инде шул ук сораулар белән оныкларым килә, ә минем һаман җавабым юк.

Оныгым Камил дүрт яше тулган көнне сорый: «Бабай, истребитель нәрсә ул? Танклар, пушкалар нәрсә өчен?» Дөньяга шул кадәр сокланып, чиксез ышану белән караучы балага: «Сугыш кораллары алар, кеше үтерер өчен кулланыла», – дип ничек әйтәсең. Безнең илгә танклар белән әшәке кешеләр һөҗүм итте, безгә, шундый ук танклар ясап, алардан сакланырга туры килде, дидем инде.

Хәзер оныгыма сигез яшь, ул танк модельләре җыя, аның коллекциясендә «Тигр» белән «Т-34» янәшә тора. Әле ул Әфган һәм Чечен сугышлары турында сорамады, аларын сораса – ничек аңлатырмын икән, дип котым очып йөрим. Җәмәгать, балага аңлатып булмый торган, аңа әйтүе оят нәрсә яхшы эш түгел бит инде, шулаймы?

Кешенең кеше үтерүен, кеше җәзалавын бала аңламый. Димәк, кешегә бу вәхшилек инстинкт буларак салынмаган. Ә ничек, каян барлыкка килә соң ул? Бәлки, шушы сорауга җавап бирсәк, сугышлар да тынар иде? Шунысы өмет бирә: чиксез нәфрәт, канга сусау бөтен кешегә дә хас түгел бит. Сугышны ниндидер бик тар даирә әгъзалары башлый. Башкаларны алар, алдап, сугышның кирәклегенә ышандырырга тырыша, ышанмаганын да алып китәр өчен, законы әзерләп куелган.

Ә ул «тар даирә әгъзалары» кемнәр соң? Дарвин тәгълиматы буенча, табигатьтә көчле исән кала, көчле хакимлек итә, көчле үз тәртипләрен урнаштыра. Кешелек дөньясында да шул ук канунмы әллә? Хакимияткә кем килә? Тыйнак, намуслы, үзеннән алда башкалар турында кайгыртучы кеше, нинди генә акыл иясе булмасын, андый югары постларга ирешә аламы? Күпме башлыкның ришвәт белән тотылуыннан чыгып, моңа бик зур шик туа.

Әлеге кешеләр ул югары урыннарны ничек яулаган соң? Сугышып, башкаларны батыра-батыра, аларның башларына баса-баса түгелме? Ягъни сугышу, үз максатына ирешер өчен башкалар белән исәпләшмәү, кешене чүп урынына да күрмәү аларның канында. Ә зур урынга ирешкәч бу сыйфатлар, билгеле инде, тагын да котырыбрак чәчәк ата: урыныннан бәреп төшерүләреннән куркып, ул һәркемнән шикләнә, аңа күпме булса да аз… Илбашлары шундый булгач, илләр арасында нинди ышаныч булсын. Шуңа күрә кораллану, сугышка әзерлек бара.

Икенчедән, башкача фикер йөрткән кешегә нәфрәт белән карау бар. Кемдер моңа түзә алмый, бөтен дөнья аныңча гына уйларга, аныңча гына яшәргә тиеш. Минеке генә дөрес, башкалар ахмак. Ә бит һәркемнең үзенчә яшәргә хакы бар, башкаларга зыян гына китермәсен. Бу фикер бар диннәрнең төп нигезен тәшкил итә. Ләкин кемгәдер үзен барысыннан да өстен куярга, үзенекен көчләп тагарга кирәк. Андый кешеләрне хакимияткә якын да китермәскә дә бит… Ләкин моны ничек эшләргә? Хәзерге сайлау системасы кысаларында бу мөмкинме? Без бит шул ук хакимият тәкъдим иткән кандидатуралар арасыннан гына сайлыйбыз.

Сүз башына әйләнеп кайтсак… Оныгым белән булган тагын бер әңгәмә истән чыкмый.

– Бабай, энә карагын үтерә торган агу бармы?

– Бар.

– Энә карагы әшәкемени?

– Юк, бик матур табигать бизәге ул.

– Ә аны үтерә торган агу бармы?

– Бар шул.

– Ә нигә?

Уйландыра торган сорау, шулай бит? Миңа калса, һәр гамәлебезне: «Минем бу эшемне балам күрсә, нәрсә дияр икән?» – дип башкарсак кына ниндидер гаделлеккә ирешә алыр идек. Бездә баладан оялу дигән нәрсә юк, бөтен бәла шунда түгел микән?

«Мир не стоит слезинки ребенка» дигәнме әле бер акыл иясе? Кыйблабызны эзлибез. Планетаның иң гүзәл, иң саф, иң гадел һәм иң акыллы вәкилләрен таптау-изү, юк итү кыйблабызны табарга булышырмы?

Сугыш бара. Хатын-кыз, балалар һәм картлар бомбалар ярылган, атыш тавышлары ишетелгән яктан качалар. Юл кырые тузанында канга баткан хатын ята. Кечкенә баласы әнисенең җансыз кулыннан тарта: «Әни, тор! Әни-и!..» Туктаусыз елаудан бите шешенеп беткән. Шушымы кешелекне кыйблага илтүче юл?

Марс ЯҺҮДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии