Дәвалап булган чир кайчан дәваламаслыкка әйләнә?

Дәвалап булган чир кайчан дәваламаслыкка әйләнә?

Үпкә чире белән бу дөнья белән хушлашуларның күп булуы бик борчый. Шуңа да карамастан, югары температура булганда өйгә килгән табиблар, иң яхшы дигәндә, безгә «больничьный» ачалар. Тагын да начаррагы – табиб килми, фельдшер гына. Бу гына түгел статистика күрсәткәнчә, бик сирәк очракларда гына фонендоскоп белән ялкынсыну барлыгына үпкәләрне тыңлап карарга мөмкиннәр. Өстәвенә бар табибларның да үпкә ялкынсынуын абайлый алуы, пневмония хырылдавы белән бронхитны аеру сәләте шикле.

Узган атнада Казанда күренекле тележурналист, «Эфир» телеканалы алып баручысы Алексей Кулешовны җирләделәр. 39 яшьлек булдыклы журналистның үлеме аның коллегалары өчен генә түгел, казанлылар өчен дә шок булды. Берничә атна элек Алексей салкын тиеп «больничьный»га киткән. Ләкин соңрак больницага эләккән. Шалтыраткан, яз килгәнгә шатланган… Һәм Татарстанның танылган тележурналистларының берсе Алексей Кулешов бүген безнең янда инде юк, ул бу фани дөньядан пневмония фонында катлаулану аркасында китеп барды.

Тагын бер фаҗигале очрак – Юлия Началованың кинәт үлеме. Шундый якты җырчы берничә көн эчендә көйде, юкка чыкты. Аңа да табиблар башка авырулар белән бергә пневмония диагнозы куйдылар. Аның ул ике як үпкәдә дә иде.

Бу ничек шулай килеп чыкты дигән сорауга, белгечләр бары тик тиешле тикшеренүләр үткәргәч кенә җавап бирә алачак. Юлия Началова һәм Алексей Кулешов – фаҗигале ике үлем очраклары. Ул әле генә булды. Һәм бүгенге заманда дәвалап була торган чирләрдән килеп чыкты. Мөгаен, Русия медицинасының тиешенчә булмавы аркасында русиялеләрнең үлеменә китергән күңелсез статистика шулай танылган кешеләр мисалында ачык күренә башлар. Күз алдына китерергә дә, уйларга да мөмкин түгел – 21нче гасырда кеше ниндидер дәвалап булмый торган куркыныч авырудан түгел, ә пневмониядән үлә. Җеназада еш ишетелгән сорау: медицина ник ярдәм итмәде?.. Нигә?..

Кайбер экспертлар чирләр каршында көчсезләнүче антибиотикларга ишарәләп, табиблардан җаваплылыкны төшерергә тырышалар. Минемчә, боларның барысын да тикшереп, анализлап, тиешле нәтиҗәләр ясарга вакыт җитте.

Рамил ГАРИФУЛЛИН,
Психология һәм мәгариф институты доценты, психология фәннәре кандидаты

Комментарии