Мәңгелек коллык

Мәңгелек коллык

Русияне акыл белән аңлап булмастыр. Бу инде гасырлар буена исбатланган хакыйкать. Русия яралганнан бирле колбиләүче ил булды. Монда мәңге кол халык яши. Русия тарихына күз салсаң, аның үз идарәчеләре булмаган да. Алыйк Киев Русен. Үзара кан коешны туктатыр өчен алар читтән варяглар чакырганнар. «Приходите княжить и владеть нами» дип, Рюрик нәселеннән кенәзләрне китергәннәр. Боларны соңыннан татарлар алыштырган. Русия тәхетендә алты татар патшасы утырганы билгеле. Сәмигулла Бекбулат улы Касимов – Касыйм ханлыгы кенәзе. Борис Годунов шулай ук татар. Хәтта Иван Грозный да яртылаш татар. Аның әнисе татар княгинясы. Петр Беренченең дә әнисе татар, Кырым ханлыгының Нарыш кенәзләре нәселеннән. Инде Романовларга килгәндә, аларга немец, швед, инглиз, башка патшаларның нәселләре кушылып беткән. Шулай итеп, урысларның беркайчан да үз идарәчеләре булмаган дигән нәтиҗә килеп чыга да инде. Ә чит идарәчеләр кешене кол итеп тота. Русиялеләрнең кол икәнлекләрен дәлилләүче мисаллар бик күп. Урысның танылган классиклары да бу турыда язган. «Жалкая нация рабов. Сверху донизу – все рабы, от царя до последнего холопа!» дип яза Н. Г. Чернышевский. «Прощай немытая, пьяная Россия! Страна рабов и господ!» дип яза М. Ю. Лермонтов та. «Если меня разбудят через сто лет и спросят – что происходит в России, я отвечу – пьют и воруют», «Любовь к отечеству проявляется в неуклонном выполнении распоряжений начальства», – дигән М. Е. Салтыков – Щедрин. «История государства Российского есть история воровства» – монысы Н.М. Карамзин сүзләре. А.С. Пушкин да ризасызлыгын белдергән: «Черт угадал меня с умом и талантом родиться в России»...

Мондый дәлилләрне бик күп китерергә була. Ә иң аңлаешлы итеп, минем газиз әтием әйтеп калдырды. «Бездә көтү хөкемендәге халык. Аларның хакимнәре – көтүчеләре, теләсә кайчан, теләсә күпме, теләсә кая куып йөртәләр. Алар башкача яши белми һәм теләмиләр дә». Һәм бу коллык мәңгелек. Бу коллыктан котылу юлы юк. Бу коллыктан котылырга теләгән кеше дә юк. Халык үз язмышына битараф. Русия халкына коллык мең еллап иңдерелгән. Башкача яшәүнең барлыгы аларның башына ялгышып та кермидер.

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии