Мәктәп директоры эчкечелек яклымыни?

«Безнең гәҗит»тә «Кешелекле директор һәм «кара эчле» укытучы: Илһам Шакиров авылында җәнҗал бара» мәкаләсен (№23, 7 июнь, 2017) укыдым да мәкаләнең башын «Кара эчле директор» дип алыштырып куясым килде. Йөрәге сәламәт булмаган укытучы хатын-кызга: «Юл читен чабарга чык», «Иреңнән чаптыр» (ә ир – инвалид: бер кулы иңсәдән өздерелгән), «Исерекләргә аракы биреп булса да чаптырыр», «Мин бит сезне эштән дә чыгарып ата алам», «Башкаларда синең эшең булмасын», дип әйтүләре ни тора! Җан өшеткеч, җан биздергеч сүзләр! Хәтта журналистка: «Аның бернәрсәсе дә юк, бер яртыңны бирдеңме, кеше чаба. Бу тавышка керә торган әйбер түгел», – ди һич тә кыенсынмыйча, һич тә тартынмыйча, һич тә оялмыйча! Бу аның өчен гадәти эш. Эчкечелек белән көрәшү урынына «кешелекле» педагог саналган директор бөтен республикага үзенең рациональ ысулын тәкъдим итә. Эше генә барсын! Ә бит ул «исерекләр» кемнеңдер газиз баласы, әтисе, ире… Бәлки, шушы «кешелекле» директорның укучысыдыр!

Гадәттә, журналистлар үзләренә кирәк кешеләрне эш урынында таба алмый интегә. Ә монда директор тиз генә «поддержкасын» да алып керә. Директор белән рус теле укытучысының сөйләшүе – спектакль! Алдан килешеп куйганнар ни сөйләргә. Көлке! Бер укытучының фикере «башкаларның да фикере» түгел әле, директор әфәнде. Укытучының бар сүзе хуҗасын мактау: «Менә безнең директор кебек кеше юк», «Искиткеч кешелекле ул безнең» (3 тапкыр кабатлый бу сүзләрне!), «Ә Әнисәгә печән чап дигән сүз ярамаганмы». Дәү әнисе дә бер күрүдә ошаткан бит директорны. Көлке тагын! Бу укытучыга ничә яшь икәнен белмим. Фикерләве балаларча.

Сәләхованың: «Кеше шул кадәр түбән дәрәҗәдә була аламы?» –дигән риторик соравына җавап бирәм: була ала. Директорыгыз белән Сез ул түбән дәрәҗәне күрсәттегез. Әле дә эшләгән яхшылыкларыгыз өчен үкенәсез. Үкенмәгез! Аллаһ әҗерен бирер. Биргән инде: Әнисә белән хәзрәт ире саклап калган мәктәптә эшлисез түгелме? Ә Әнисә нинди түбәнлеккә төшкән?! Ул сездән югарырак. Әнисә Миңнәхмәтова кебек дөреслек, гаделлек өчен көрәшүче укытучылар сирәк шул. 48 яшь Әнисәгә. Мәктәп өчен иң тәҗрибәле, иң файдалы чагы. Мәктәп белән аерылышу җиңел эш түгел. Ничек аңламый икән шуны 25 ел эшләгән җитәкче! Ул көн аңа да килер. Кеше рәнҗетеп, ни күңел белән яшәр икән директор әфәнде?

Бу мәктәптә закон бозу да, коррупция да бар. Директор үзе үк ялган документлар белән каравылчы штаты булдыруны «коррупциягә керә», ди. Әгәр укытучы «переподготовка» (аттестация?) үтмәсә, аның квалификациясе 1 разрядка төшә. Эштән куылу турында сүз дә булуы мөмкин түгел! (Бәлки, хәзер законнар үзгәргәндер.)

Әнисә Миңнәхмәтовага Мөслим сүзләре белән мөрәҗәгать итәсе килә: «От несправедливости этого мира я сошёл бы с ума, если б не знал, что последннее слово – за Всевышним».

Зәйтүнә ӘХМӘТОВА,

Баулы

Мәктәп директоры эчкечелек яклымыни?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии