Кадрлар кытлыгына да, эшсезлеккә дә бер сәбәп

Кадрлар кытлыгына да, эшсезлеккә дә бер сәбәп

Русия кадрларга бик зур кытлык кичерә. Хезмәт базарында андый кытлыкның соңгы җиде елда күзәтелгәне булмаган, дип яза ТАСС агентлыгы, халыкара аудитор-консалтинг аналитика хезмәте тикшеренүләре нәтиҗәсенә нигезләнеп. Узган елның көзендә ил предприятиеләренә 2,2 миллион эшче җитмәгән. Роструд мәгълүматлары буенча, әлеге күрсәткеч инде биш айдан артык вакыт дәвамында кимеми икән. Ил күләмендә укытучылар, табиблар, төзүчеләр, металлурглар, шоферлар, инженерлар, IT программачылар, хәтта курьерлар да җитешми.

Кадрларга аеруча кискен кытлык кичерүче төбәкләр – Мәскәү, Красноярск крае, Ростов, Амур, Иркутск, Мәскәү өлкәләре. Беренче унлыкта Татарстан да бар.

Шул ук вакытта, Русиянең эшсезлек проблемасыннан да арына алганы юк бит әле. Дөрес, узган елның декабрь азагында йомгаклау матбугат конференциясе барышында Президент Владимир Путин илдә эшсезлек күрсәткече пандемиягә хәтле булган дәрәҗәдән дә түбәнгә төште, дип билгеләп үтте. Рәсми мәгълүматлар буенча хәзер эшсезлек 4,4 процент тирәсе икән. Ягъни, хезмәткә яраклы халыкның 3,6 миллионы эшсез, дигән сүз.

Бер караганда, кадрлар кытлыгын хәл итү өчен менә бит ресурс, дияргә була. Эш урыннары барысына җитми дә әле. Ә чынбарлыктагы күрсәткечләрне – биржаларда теркәлмәгән эшсезләр санын да күздә тотсак, буш булган 2,2 миллион урынның һәрберсенә өчәр-дүртәр кеше туры килер иде мөгаен. Ләкин, мәсьәләне алай гына хәл итеп булмаганы аңлашыла. Ә шулай да кызык, гаҗәп: нигә соң илдә кадрларга кытлык кискен булган мәлдә, эшсезлек проблемасы да саклана? Социологлар, демографлар, психологлар, аудиторлар һәм тагын әллә нинди аналитиклар, экспертлар фикерләренә карасаң, эшсезлекнең төп сәбәпләрен болайрак аңлаталар:

– Икътисадның кризислы хәле. Җитештерү объектлары ябыла, кими, эшче көчләргә сорау да азая;

– Яңа технологияләр кертелү. Югары технологияле тармаклар, фән-техника казанышларына нигезләнеп автоматлаштырылган җитештерү елдан-ел күбрәк барлыкка килә. Андый урында эшче көчкә ихтыяҗ кими;

– Хезмәт базарында дисбаланс. Бу абруйлы дип, яшьләр бер төрле һөнәрләрне генә күп сайлыйлар. Нәтиҗәдә соңыннан эш таба алмыйлар.

– Сезонлы тайпылышлар. Төзелеш, авыл хуҗалыгы кебек тармакларда сезон вакытында күп эшче көчкә мохтаҗлык була. Ә сезон беткәч, кешеләр эшсез утырырга мәҗбүр.

– Төбәк-ара дисбаланс. Русиядә субъектларның тигез үсмәве төбәкләр арасында эшче көчкә сорауның да тигез булмавына китерә.

Саналганнарга өстәп, пандемия белән бәйле вазгыятьнең дә эшсезлек проблемасына үз тәэсирен ясавын ассызыкларга кирәк, билгеле.

Инде белгеч-экспертларның кадрларга кытлык туу сәбәпләрен аңлатуларын карыйк.

– Эшче көчләргә кытлык инде күптән башланды, ә пандемия ул тенденцияне тизләтте, – дип нәтиҗә ясый hh.ru вакансияләр сайтының аналитик бизнес-чишелешләр департаменты директоры Наталья Данина. Экспертлар фикеренчә, илдә кадрлар кытлыгы кискенләшүнең иң төп сәбәбе – хезмәт мигрантлары язмышы икән. Пандемия башланганда алар күпләп үз илләренә кайтып киткәннәр. Ә кире килүчеләр аз. Мәсәлән Мәскәү шәһәре мэрының төзелеш буенча урынбасары Андрей Бочкарев белдергәнчә, узган елда шәһәрнең төзелеш мәйданнарында эшче көчләргә кытлык 40 процентка җиткән. Мәгълүм булганча, төзелештәге эшче көчләрнең күбесен нәкъ менә БДБ дәүләтләреннән килүче мигрантлар тәшкил итә бит. Хәзерге көнгә чаклы аларны тулысынча беркем алмаштыра алмады. Аптыраганнан, илдә төзелеш эшләре тукталмасын өчен, төрмәләрдә утыручыларны әлеге өлкәдә эшләтергә дигән фикер-тәкъдимнәр дә ишетелде Русия хөкүмәте тарафыннан.

Кадрлар кытлыгы тууның тагын бер сәбәбе дип, экспертлар «димографик чокыр»ны атыйлар. Наталья Данина фикеренчә, соңгы ун елда 20-24 яшьлек кешеләр саны илдә ике тапкырга кимеп, 12 миллионнан 7 миллионга гына калган. Һөнәр үзләштереп, эш башлаучы яшь кадрлар кими, дигән сүз бу. 25-29 яшьлекләр саны да азая бара икән. Ә алары – инде тәҗрибә туплап өлгергән белгечләр булыр иде. Эш бирүчеләрне беренче чиратта нәкъ шул категория халык кызыксындыра бит. «Һичьюгы киләчәктә кадрлар кытлыгын хәл итәрлек, шуңа өметләнерлек бернинди уңай үзгәреш күзәтелми хәзерге вакытта», – дип ассызыклый hh.ru департаменты директоры Наталья Данина.

Экспертлар, аналитиклар билгеләп узган әлеге сәбәпләр белән килешми мөмкин түгел анысы. Ләкин, шул ук вакытта, әлеге фикерләр бер-берсенә каршы да килә сыман. «Демократик чокыр» сәбәпле яшьләр кими, эшләргә яшь кадрлар җитми диләр. Шул ук вакытта илдә эшсезлектән интегүчеләр арасында яшьләр дә шактый бит. Дөрес, аларның берникадәре үз җавапсызлыклары аркасында эшләмидер. Кемдер бизнеска кереп маташкан була, икенчеләре социаль челтәрләрдә генә акча эшләргә хыяллана. Ютуб, инстаграм, тик-ток ише интернет ресурслар эшләмәскә өйрәтеп, яшьләрне үзенә чакырып кына тора бит. Ә ул кеше башын бутап, җиңел акчалар вәгъдә итүче челтәр маркетинглары, финанс пирамидалары турында әйткән дә юк. Аның ише күренешләр хәзер «модно» була башлады хәтта. Тик яшьләр шул мода артыннан куып, «җиңел» акча эзләп кенә ул юлны сайлыймы икән. Юктыр, хәзерге яшьләр арасында да тырышлар, акыллылар бик күп. Нәкъ менә акыллы булганга күрә дә инде алар төзелешкә яисә авыл хуҗалыгына эшкә барырга ашыкмыйлардыр. Юк, хезмәтнең авырлыгыннан да куркалар дип уйламыйм. Түләү канәгатьләндерми аларны. Һәм гомумән, яшьләр генә түгел, күпчелек халык риза түгел хәзерге хезмәт хаклары күләменнән. Шуңа күрә дә алар рәсми рәвештә эшкә урнашмауны кулайрак күрәләр. Гади генә мисал: хәзерге вакытта кадрларга зур кытлык булган тармакларның берсе – сәүдә. Кибетләрдә кассир-сатучылар, консультантлар җитешми. Интернет челтәрендә әлеге һөнәр ияләрен чакырып эленгән белдерүләрне карасаң, эш бирүчеләр айга 25-35 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Бүген бу зур акчамы соң? Яшь, гаиләле кеше ничек тормыш алып барырга тиеш ул хезмәт хакына? Ә авыл хуҗалыгында андый акчаны да күрә алмый күпләр. Сезон вакытында механизатор 50-60 мең сум ала, дип сөйләргә яраталар кайбер хуҗалык җитәкчеләре. Минем төзүче-мастер айга 80-100 мең ала, дип шапырына төзелеш фирмасы җитәкчесе. Тик ул фәкать сезон вакытында гына һәм ни дәрәҗәдә авыр хезмәт бәрабәренә бит! Менә шуңа күрә яшьрәкләр, булганраклар читтә җиңел һәм акчалы шөгыль эзләргә мәҗбүр булалар инде. Ә бушаган эш урыннары мигрантларны көтә.

Ярый, төзелеш, авыл хуҗалыгы кебек «кара эшче» кирәк булган урыннарда мигрантлар кадрлар кытлыгын каплар да ди. Йә булмаса, искәрткәнебезчә, төрмәләрдә утыручыларны эшләтә башларлар. Тик бу юллар белән генә кадрлар проблемасын һич хәл итеп булмаячагы көн кебек ачык. Бүген илгә укытучылар, табиблар, инженерлар кебек белгечләр җитешми. Аларны бит мигрантлар да, төрмәчеләр дә алмаштыра алмый. Әгәр инде эш урыннарында тиешле шартлар тудырып, лаеклы хезмәт хаклары бирә башласалар, бүген эшсез булганнарның шактые җиң сызганыр иде. Нәтиҗәдә берьюлы ике проблема хәл ителә: эшсезлек тә кими, илдә кискенләшә барган кадрлар проблемасы да бетә. Тик мөһим төшенчә – лаеклы хезмәт хакы күпме була соң ул дигән сорау туа. Мин аны шулай гына әйтер идем. Оешманың җитәкчесе алган хезмәт хакының яртысы тирәсе. Ә инде хәзерге тормыш хакларын искә алганда, илдә 40-50 мең сумнан да аз күләмдә хезмәт хакы гомумән булырга тиеш түгелдер.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии