- 17.06.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №24 (17 июнь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
1980нче елларда безнең шәһәрдә урам җыены узды (ул елларда мөмкин иде). Халыкны борчый торган бик күп мәсьәләләр күтәрелде. Минем күңелдә калган иң мөһиме – чүп мәсьәләсе иде. Шәһәрдә җыелган чүп янәшәдә урнашкан Төрекмән авылы янында урман буена түгелә. Чүпне яндыралар, әмма ул янмый. Шул пычрак массаны көчле яңгырлар Ык елгасына агызып төшерә. Янганда чүп төтене (ниләр генә янмый анда) авылны баса, бакчалар төтен астында кала. Бу чыгыштан һәркем үзенә нәтиҗә ясый ала иде. Шәхсән мин үзем шул көннән, чүп түкмәскә, дип ният кылдым.
Баксаң, чүпне һәр гаилә үзенчә урнаштыра ала. Эшне кәгазьдән башладым, кызым укый иде, мәктәптә макулатура җыялар ич, һәр кәгазьне ипләп төреп җыям, эштән дә алып кайтам, ай саен 3 кило макулатура тапшырабыз. Азык калдыкларын кайчак кошларга чыгарам, кайчак авылга алып кайтып, бакчада компост ясыйм. Бакчада бар чүпне яшереп була. «Күм, хәзер чери ул», – ди иде әнкәем. Борынгылар уянып, Җир Анабызның чүп астында калганын күрсәләр, йөрәкләре ярылып, өр-яңадан үләрләр иде. Без үскәндә җир өстендә, су буйларында бер генә чүп ятканын да күрмәдек.
Мәскәү янында кеше батып үләрлек чүп сазлыгы дип яздылар бер газетада. Казан шәһәре янында да биш катлы йорт кадәр чүп өеме җыелганын күрсәттеләр. Шул чүпкә бик эссе көнне ут капкан. Казан кешеләре җиде көн юеш битлек киеп, өйләрендә утырганнар (бу вирусның киләсен алдан белгертү бит бу, чөнки ул гөнаһларыбыз өчен Аллаһтан җәза). Шул җиде көн эчендә бер генә кеше булса да тәүбә итте микән, гафу үтенде микән Җир Анабыздан?
Бүген мин вакытлыча авылда. Авылда урамга чүп савыты куелган, әмма җыелган чүпне мунча миченә ягам. «Ә капрон шешәләрне нишләтим?» – ди туганым. Анысын шәһәргә алып китәм. Бездә аларны җыялар, файдага китә. Макулатура җыймыйлар, ә кәгазьне җыеп, файдаланып була. Мунча мичен ягып җибәрергә бик уңайлы ул. Калганын да шул ук мичкә ягасың. Гомумән, авылдан чүп җыя башлагач, мин бик гаҗәпләндем. Авылда һәркемнең бакчасы бар. Күм шунда, хәзер чери. Мунча мичендә яндырып та була. Бакчадан утаган чүпләргә кадәр чүп савытына чыгарып өяләр. Без асрамага алган ике кызым белән авылда өч ел яшәдек. Чүпне яндырмадык та, түкмәдек тә. Өябез, өябез дә, өстенә балчык салып, кабак утыртабыз. Бераздан менә дигән тирес була.
Җирле гәҗитләрдә, авылда ник чүп түгәбез, дип язып чыктым. Без яшәгән авыл Утейка дип атала иде. Искиткеч матур авыл булган, таралган. Әмма җиләкле аланнар, саф чишмә сулары, гөмбәле урманнар үз төсен җуймаган. Мин үскән Исмаил авылы да бик матур җирдә – Өсән елгасы буена урнашкан. Ык елгасы безгә 6 чакрым иде. Әмма без ул Ык буйларына да көн аралаш диярлек бара идек. Карлыган, балан җыябыз. Август-сентябрь айларында гөлҗимеш җитешә. Кеше ышанырлык та түгел, иллешәр килограмм кипкән гөлҗимеш тапшыра идек. Бәрәңге заданиесен каплый иде ул. Бер килосына 3 сум акча түлиләр иде. Бөрлегән җыябыз, колмак җыябыз, әз-мәз сату белән дә мәшгуль була идек. Әниләрнең коры таякка эшләгән чагы. Налог җәзасы да туктатылмаган иде әле. Без чын-чынлап табигать баласы идек. Бәлки шуңадыр, табигатьне чүпләгәнгә бик рәнҗим. Кешеләргә әйтеп карыйм, кул селтиләр, акчасын түләгән, дип кенә җибәрәләр. Ә бит табигатьнең чисталыгы бернинди акча белән дә исәпләнми. Саклыйк җиребезне, эчәр суларыбызны, сулар һаваларыбызны.
Нәсимә ГАЛИӘХМӘТОВА,
Башкортстан, Октябрьск шәһәре
Комментарии