Кайсы Русиядә яшәү рәхәт булды?

Кайсы Русиядә яшәү рәхәт булды?

Илфат Фәйзрахмановның «Русиядә кемгә яхшы?» дигән мәкаләсен укыгач (2013, №26, 3 июль), «Кайчан?» дигән фикер уйга килде. Чыннан да, кайчан рәхәт булды соң? Социализмны эт итеп сүгәбез, гадәттә, без аны Сталин чоры дип атыйбыз. Хәзергесенең дә кимен куймыйбыз. Әйдәгез, Сталинга чаклы чорны да тикшереп карыйк инде. Һаман да шул Некрасов поэмасы. Крестьянга ул вакытта бик рәхәт булмаган. Толстойның «Воскресенье»сендәге Нехлюзовның авылга килүен хәтерләгез. Андый хәерчелек сугыш вакытында да булдымы икән әле? Мондый мисалларны тарихтан да, әби-бабайлар сөйләвеннән дә китерергә була. Начар дип әйтәбез икән, аны яхшы белән чагыштырып әйтергә кирәк булыр иде. Ә кайчан яхшы булды соң?.. «Менә фәлән вакытта яхшы булды тормыш», – дияргә бер мисал да юк бит. Начар дигәч, нәрсәгә караганда начаррак соң ул? Мин шулай да гаделсезлекнең иң ким чоры социализм чоры дип атар идем. Кайберәүләр: «Ул вакытта ипигә дә туймадык, ә хәзер тамагыбыз тук, өстебез бөтен», – ди. Тик дөнья җимергеч сугыштан соң, 10-15 ел эчендә кул сәгатеннән башлап, санап бетергесез көнкүреш техникасы дисеңме һәм гигант объектлар нульдән башлап төзелде бит. Ә хәзер ул вакытта эшләгән заводларның кайсысы ябылды, кайсысы чит илгә сатылды. Күпме колхозларны таратып бетереп, күпме халык эшсез калды.

Хрущевның: «Без әле дворецлар да җиткерербез, бүгенге көндә кешене түбә астына кертергә кирәк», – дигәнен хәтерлим. Кайберәүләр хәзергә тикле шул хрущевкаларда яши, кайберәүләргә анысы да юк.

50нче елларда мин Пермь өлкәсендә металлургия заводында эшләдем. Цех начальнигының эш хакы эшченекеннән ким иде. Завод директорыныкы эшченекеннән ике мәртәбә артык иде. Хәзер чагыштырып карагыз. Илле мәртәбә генә дә булмас! Эшче дә, директор да шул вакытта башкарган эшне башкара бит.

Патриотизм турында әйтик. Югарыдагылар: «Элек ялган патриотизм иде», – дип әйтә. Кеше үз илен яраткач, нинди ялган булсын инде ул! Элек патриотизм бар иде, ә хәзер юк икәненә мең мисал китерергә була.

Армиягә бармаган кеше ким кеше булып санала иде. Ә хәзер ничек тә качып калу өчен тырышалар. Гәрчә Путин, оборона өчен бюджетны чикләмибез, дисә дә. Патриотизм кирәк нәрсә икәнен һәркем белә, тик аны хәзер булдыра алмыйлар һәм аны булдырачак та түгел, чөнки системабыз базар – булдыра алган тикле бер-береңне алдау. Шушы система инде коррупция, ришвәт һәм башка җинаятьләрне тудыручы.

90нчы елларда Егор Гайдардан: «50 тиенгә алган сыраны 70 тиенгә сатсаң, дөресме?» – дип сораганнарын хәтерлим. Ул: «Дөрес», – дип җавап биргәч, көлделәр, янәсе, юкны сөйли. Шушы система мең елга тикле барыр һәм халыкны рәхәткә чыгарыр дип уйлау беркатлылык булыр. Бәлки, бу чор оптимальләштерү чоры дип тарихка кереп калыр. Еракмы, бик ерак түгелме, киләчәк буыныбыз: «Менә безнең бабаларыбыз нинди эт тормышында яшәгән икән», – дип, үзләренең тормышын безнеке белән чагыштырып гыйбрәт итеп сөйләрләр, дип ышанасы гына кала.

Салих ЗИННӘТОВ.

Зәй районы, Аксар авылы.

Кайсы Русиядә яшәү рәхәт булды?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии