Чикләүгә, мәҗбүриләүгә корылган көрәш...

Чикләүгә, мәҗбүриләүгә корылган көрәш...

QR-код кешенең паспорты сыман ук мөһим документ булырга тиеш, дигән сүзләр торган саен ныграк таләпчәнлек интонациясе белән яңгырый башлады соңгы вакытларда. Әле 5-6 ел элек кенә «киләчәктә һәр кешегә электрон тамга биреләчәк» дигән фикер ничектер уйдырма, фантастик сыман кабул ителгән булса, хәзер инде аның чынбарлык икәненә төшенә барабыз. Дөрес, әлегә ул тамгалар коронавирус зәхмәте аркасында кертелә. Ләкин бу – кешеләрне дә «тамга»га әйләндерүнең башы инде. Тора-бара ул QR-кодларга прививка ясату хакындагы мәгълүматтан тыш, синең турындагы бөтен белешмәне дә кертү берни түгел бит. Ә коды булгач, аның чибын да мәҗбүри өләшә башларга мөмкиннәр. (Кешенең тәненә үк урнаштырмасалар.) Йөрерсең аннары шул чипны муеныңа асып яки тәнеңнең берәр җиренә кертелгән килеш. Кая барсаң да, чипларны укый ала торган махсус җайланмалар синең һәр адымыңны күзәтеп торачак. Бу инде, кем әйтмешли, «тотальный контроль»!

Әлегәчә коронавирус белән бәйле рәвештә кертелә башлаган QR-кодлар җәмгыятьне инде икегә бүлде, дияргә мөмкин. Сөйләмдә «кодлы» һәм «кодсыз» дигән төшенчәләр ныграк кулланыла, ишетелә башлады бит. Хәер, ишетелеп кенә калмыйча, «кодсыз»ларга каршы дәүләт чын-чынлап көрәш башлады кебек. Андыйларга карата чикләү арты чикләү кертелә. Мәгълүм булганча, сәбәбе гади – тегеләр дә коронавируска каршы прививка ясатырга тиешләр! Илнең күпчелек халкы прививкалы булып, күмәк иммунитет тудырганда гына җиңәргә мөмкин ул чирне, ди бит белгечләр. Ярый, белгечләргә ышаныйк, коронавируска каршы прививкаларны ясатыйк. Ләкин нигә соң шул процесста да ил җитәкчелеге тарафыннан сәяси уеннар уйнала? Кабатлап әйтәм, белгечләр кушканча, төп максат – прививка ясату. Ә безнең әле тагын байтак халык аны бернинди каршылыксыз ясатыр иде, тик Русия хәкүмәте алар теләгән прививкаларны дөрес дип танымый. Мисал өчен, BioNTech һәм Pfizer вакциналары Европа Берлеге дәүләтләрендә, Австралиядә, Согуд Гарәбстанында, Швейцариядә, Норвегиядә, Исландиядә, Сербиядә һәм башка илләрдә киң кулланыла, 94 процентка кадәр нәтиҗәле дип табылган. Русиянең иң яхшы вакцинасы саналучы «Спутник V»га («Гам-КОВИД-Вак») караганда да югарырак икән нәтиҗәлелеге. Бик күп ватандашларыбыз нәкъ шул вакциналарны кадатырга тели, ләкин Русия хөкүмәте аны дөрес прививка түгел ди. Шул чаклы илләрдә аның нәтиҗәлелеге танылып, киң кулланылгач, нигә Русиядә дә ирекле рәвештә прививканы шул вакциналардан ясату мөмкинлеге тудырмаска соң? Кем тели, ясатсын рәхәтләнеп. Коронавируска вакцинаны кем кайсы илдә җитештергән булу мөһим түгелдер бит. Аны җиңү өчен, иң мөһиме, прививка ясатып, күмәк иммунитет булдырырга кирәк, ди белгечләр дә. Ә прививка Русиядә җитештерелгәнме, башка илдәме, нәтиҗәле дип табылган икән, кайсын ясатсаң да барыбердер инде. Ләкин, юк шул, үзара килешә алмаган илләрнең башлыклары бу вазгыятьтә дә сәяси уен куерта. Американыкын, Европаныкын Русия танырга теләми, ә Русиянекен – тегеләр танымый. Ахыр чиктә, бездә таякның авыр башы һаман да шул халык җилкәсенә төшә. Аптыраганнан, акчасы булган байтак кешеләр Европа илләренә махсус барып кадатырга мәҗбүр булалар ул BioNTech һәм Pfizer вакциналарын. Тик алар Русиядә барыбер вакцина ясатмаучылар рәтендә, ягъни «кодсыз»лар булып кала. Кызык бит, мәсәлән кеше Pfizer вакцинасы белән прививка ясаткан ди һәм аның иммунитетын коронавирус «таный». Ә безнең ил җитәкчелеге танымый. Моннан шундый сорау туа: без нәрсә өчен ясатырга тиеш соң ул прививканы? Чын мәгънәсендә коронавируска каршы тору өченме, әллә инде ил җитәкчелеге танысын, QR-код бирсен өченме? Ә бәлки Русиядә җитештерелгән вакциналар белән генә прививка ясауны мәҗбүриләп, аны җитештерүчеләрнең байлыгын арттыру максаты куелгандыр?..

Ил җитәкчелеге тарафыннан тудырылган хәзерге вазгыятьтә бер-бер артлы менә шундый сораулар туып кына тора. Чөнки, дөрестән дә, аңлашылмый торган каршылыклар күп. Ә ниндидер чикләүләр, тыюлар, мәҗбүриләүләр белән максатка ирешү кыенлаша гына ул. Аннан, тыелган җимеш татлырак, дигән гыйбарә дә бар бит әле. Нәкъ шуның сыман, чит ил вакциналарын ничаклы ныграк тыйган саен, аны кадатырга теләүчеләр артырга гына мөмкин.

Сүз дә юк, Русиядә җитештерелә торган вакциналар да яхшыдыр. Тик ирексезләү, мәҗбүриләү юлы белән алып барылган прививкалау сәясәте кешенең күңелен кайтара, вакцинага да, аны мәҗбүриләп тагучы хакимияткә карата да ышанычның кимүенә китерә. Бүгенге чынбарлыкны мин нәкъ менә шул хәлнең чагылышы дияр идем. Юк, прививка ясатуга каршы чыгучыларның барысы да илнең сәяси дошманнары, чит ил агентлары, хакимияткә оппозициядә торучылар түгел. Гәрчә, арада шундый моменттан файдаланып калырга, халыкны хакимияткә каршы котыртырга омтылучы сәяси активистлар да булырга мөмкин. Әмма «кодсыз»ларның обсолют күпчелеге «ышанычларын югалканнар» икәнлегенә иманым камил! Шунысы аяныч, дәүләт бер-бер артлы мәҗбүриләп кертә барган чикләүләре белән халык күңелендәге ышанычны тагын да күбрәк бетерә бара. Инде менә 22нче ноябрьдән республикада «кодсыз»ларга җәмәгать транспортларында йөрү дә чикләнелә. Хөкүмәтнең бу фәрманын ничек тормышка ашырырлар: автобус-троллейбусларга берәр ишектән генә чират буенча кертерләрме, код тикшергәндә халык кондукторлар белән сугышып бетмәсме – сораулар күп һәм җавапларын белергә озак көтәсе калмады. Шунысы тәгаен ачык, дәүләт җитәкчелеге тарафыннан «кодсыз»ларга карата мөнәсәбәтнең кырыслануы хакимият белән халык арасындагы аңлашуның, ышанычның артуына китерми. Аның коронавируска каршы корәштә дә нәтиҗәле алым булуы бик шикле. Әнә бит, «Бизнес Онлайн» язганча, Дәүләт Думасы депутаты, Думаның икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягин ачыктан-ачык әйткән: «QR-кодлар кертүнең сәламәтлеккә бернинди катнашы юк. Ул гражданнарның хокукларын чикләү һәм җәмгыятьтә бер-береңә карата нәфрәт, дошманлык атмосферасы тудыру өчен эшләнә», – дигән.

Менә шулай җәмәгать, сәяси уеннар, кырыс таләпләр, туктаусыз чикләүләр һәм мәҗбүриләүләр белән ил мәш килә. Аңлашып, бергәләшеп коронавируска каршы чын мәгънәсендә көрәшү генә юк сыман.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии