- 16.09.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №37 (14 сентябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
1990нчы елның 30нчы августы – Татарстанның бәйсезлеге турында Декларация кабул ителгән бик тә шатлыклы көн булып күңелләргә кереп калган иде. Шул вакыттан башлап, Республикабызда бу көн – бәйрәм көн итеп билгеләп үтелсә дә, аның кадере елдан-ел кими баруын күреп торабыз. «Бәйсезлек», «Декларация» сүзләре дә үзләренең актуальлеген югалта барып, бик сирәк яки бөтенләй дә кулланылмый башладылар. Бәйрәмнең исеме дә «Шәһәр» яки «Республика көне» итеп үзгәртелде. Шулай да, ничек кенә булмасын, 30нчы август халкыбызның күңеленә кереп калган, тарихи даталы шатлыклы көн исәпләнә. Һәр елны шәһәребезнең берничә урынында бу көнгә багышланган бәйрәм тантаналары үтә. Быел да халык яратып йөри торган Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда тамашачылар шактый җыелган иде. Алдан әйтелгән игъланнар һәм бәйрәм программасы буенча, бу мәйданда бәйрәм тантанасы «Уйнагыз, гармуннар!» тамашасы белән сәгать иртәнге унда башланып китәргә тиеш булса да, ул ни өчендер сәгать унбердә генә башланды. Һава торышын фаразлаулары да дөрес булып чыкмады, алдан фаразланган явымсыз көн урынына яңгырлы, салкын көн булды. Табигать үзе дә, бәйрәмнең дәрәҗәсе төшүен сизеп, елап торган шикелле тоелды миңа. Шулай да артистлар яңгыр дип тормады, ачык сәхнәдә өздереп уйнап, халыкның күңелен күрде. Элегрәк елларда тамашачыларга утырып карау өчен сәхнә каршына урындыклар куела иде. Хәзер алар да юк. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен шул кадәр вакыт аягөсте басып тору авыр бит югыйсә.
Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше Республикалардан килгән артистлар һәм йөзләгән гармунчыбызның чыгышларын халык бик яратты, озаклап алкышлады үзе. Мәйданның фонтаннар арасындагы урындыкларында бәйрәмгә килгән кешеләр үзләре, күп санлы гармунчылар катнашында җырлы-биюле концертлар оештырып, үзләренең һәм килгән кешеләрнең дә күңелләрен күтәрделәр.
Өч сәгатьтән артык яңгыр астында ачык һавада басып торганнан соң, аяклар арып бетеп, башка урыннарда булган тамашаларны күрә алмыйча кайтып китәргә туры килде.
Көннең икенче яртысында яңгыр туктап, кояш чыкты, көнне дә җылытып җибәрде. Теләгәннәргә бәйрәм тамашаларын дәвам итәр өчен уңай шартлар булды үзе.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии