Без һаман җавапны тапмаган әле, Тукай…

Без һаман җавапны тапмаган әле, Тукай…

Апрель – Тукайны биргән генә түгел, Тукайны алган ай да. Яңа стиль буенча 15нче апрель (искечә – 2нче апрель) – бөек шагыйрьнең вафат булган көне. Тарихи чыганакларга караганда, 1913нче елда Тукай вафатыннан соң матәм йөрешендә Казанда 10 меңнән күбрәк кеше катнашкан. Ә быел Тукайны искә алырга чама белән 50 кеше килгән иде.

Чара 14нче апрельдә Казанның Тинчурин бакчасында узды. Татар иҗтимагый үзәге оештырган чараларның аулактагы шушы бакчада үтүе гадәткә керде инде.

– Кеше җыю авыр хәзер. Миллионлаган бюджеты булган коммунистлар да үз чараларына халык җыя алмый әле, ә Татар иҗтимагый үзәгенең бюджеты минем пенсия кадәр генә, – дип каршы алды ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

Күпме соң инде ул, дип сорагач: «Айга 11 мең сум», – диде.

Чараны уздыру өчен, Казан шәһәре Башкарма комитетыннан берничә урын сорап караган булганнар:

– Островский урамы, 9нчы йорт янында (Тукай вафат булган элекке Клячкин больницасыннан 55 метр китеп);

– опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янында;

– Татарстан урамындагы Тукай бакчасында (анда да Тукайга һәйкәл бар);

– Бауман урамындагы сәгать янында.

Бу урыннарның кайсы да булса бирелсә, мантыйкка туры килер иде. Тик бездә мантыйкка түгел, законга туры килүе кирәк. Ә закон, дөресрәге, шәһәр Башкарма комитеты ТИҮне Тинчурин бакчасына «куа». Шулай итеп, Тукайны искә алу чарасы шагыйрьнең чордашы исемен йөрткән бакчада, Ленин һәйкәле янында үтте.

ТИҮнең башка чараларыннан аермалы буларак, бу көнне Тукай шигырьләре, Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Күп түгел. Төп сүз барыбер тел, милләт, дәүләтчелек темасына кайтып калды. Хәер, милләт шагыйре Тукай үзе дә моңа каршы булмас иде. Аның туган көне – 26нчы апрель – бәйрәм итеп билгеләп үтелә, ә бәйрәм көнне гел матур сүзләр генә сөйләнә, татар зыялылары бер-берсен котлаша, уңга-сулга Дәүләт бүләкләре таратыла. Республика җитәкчелеге тарафыннан оештырыла торган ул чарада, аңлашыла ки, «бетәбез, үләбез» ише сүзләр сөйләнми. Шуңа күрә сүзнең андый рухтагысы кечкенә генә Тинчурин бакчасында, шагыйрьнең үлгән көнендә әйтелде.

«1906нчы елда Тукай «Татар халкы үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» дип язып калдырган. 1906нчы ел белән чагыштырганда, хәзер без татар халкын үлгән дип әйтә алабыз. Әнә Тукайны искә алу җыенына да Казанда яшәүче 500 мең татардан 50 кеше генә килгән. Татар халкы үлгән дип әйтсәк тә, безнең дәүләтебез барлыгын да онытмаска кирәк. Шуңа Татарстан дәүләтенә әле ниндидер өмет бар. Милләткә битараф булмаган һәр кеше аңларга тиеш, безнең тел, безнең милләт инкыйраз алдында тора. 30 елдан соң бер татар да калмаска мөмкин. Ул вакытта инде борчыласы да булмаячак. Чөнки 2002нче елдан 2010нчы елга кадәр аралыкта татар телен белүче татарлар саны 1 миллион 70 меңгә кимегән. 2020нче елгы җанисәп тагын ничә миллионга кимегәнебезне күрсәтер», – дип сөйләде ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

Изображение удалено.Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова митингка килә алмаган, телефон аша элемтәгә керде. «Татарның милли мәгарифен буарга тырышу 1870нче елда Русия мәгариф министрлыгының татар мәдрәсәләренә урыс телен укытуны кертергә дигән карарыннан башланган. Моңа халык та, кадими муллалар да, татар зыялылары да каршы күтәрелгән. Чөнки урыс теле белән бергә урыс рухы керә. Чөнки әле шушы укытучыларны халык үз акчасына тотарга тиеш була. Урыс теле дәресләре татар теле, Коръән дәресләре хисабына укытылырга тиеш була. 1906нчы елның 31нче мартында мәдрәсәләргә урыс телен кертү генә җитми, инде гарәп хәрефләрен, мәдрәсәдәге Коръән дәресләрен татарның мең ел буе язган әлифбасын кирилл әлифбасына алмаштырырга дигән карар чыгарыла. Бу бик коточкыч әйбер булыр иде, халык моңа каршы күтәрелә. Боларны бит Габдулла Тукай күреп торган. Аның моңа җаны әрнегән, шуңа да ул «Җырлап торам, торган җирем тар булса да» дип язган. Һәм ул әкият сөйләп, җырлап-биеп кенә, күңелен ачтырып кына халыкны саклап калып булмаячагын яхшы аңлаган», – дип сөйләде ул.

Сөйләшер сүз күп булса да, чараның вакыты чикле. Шуңа күрә сәгать ярым дигәндә искә алу чарасын тәмамлап та куйдылар. Әлбәттә инде, «Туган тел» җыры белән.

…ТИҮ уздырган чарада күренмәгәннәр иде, икенче көнне – 15нче апрельдә – Камал театры артистлары Габдулла Тукайны искә алдылар, дип хәбәр итте театрның матбугат үзәге. Иртән Яңа Татар зиратына барып, шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салганнар. Шунда ук язучылар да, татар активистлары да, дин әһелләре дә булган. Ә шул ук артистлар, язучылар, Казан шәһәре Башкарма комитеты элекке Клячкин больницасы яисә Тукай бакчасы янындагы һәйкәл янында җыелырга рөхсәт бирсә, чыгарлар идеме икән? Урын алышынудан сумма үзгәрми, дип өйрәтәләр бит. Математика дәресендә генә түгел, хәзерге җәмгыятьтә дә эшли торган кагыйдә бу. Ә халыкны җыеп булмагач, шәһәр хакимиятеннән ниндидер зур мәйданнар, йөрешкә чыгу өчен рөхсәт сорауның мәгънәсе бар микән? Кем чыгачак соң ул йөрешкә?..

Шунысы кызык: Тукайның танылган «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» дигән мәкаләсе дә беренче тапкыр апрель аенда дөнья күргән булган. «Фикер» газетасының 1906нчы елның 17нче апрель санында «Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган ул. Менә тагын апрель, бөек шагыйрьнең үлгән көне. 50 кеше. Формадагы 5 тәртип сакчысы, 3 журналист, 2 Тукай бүләге иясе – Газинур Морат белән Ркаил Зәйдулла. Дөрес, 15е көнне тагын 50ләп кеше Тукай каберенә барган, бәлки, кайдадыр тагын 50ләп кеше искә алгандыр… 50 кеше, 10 мең кеше түгел. Тукай үзе милләтнең үлгәненә ышанмый. «Йокының да бер чиге булырга кирәк», – дип язган шагыйрь 1906нчы елда. Йокының да бер чиге булырга кирәк…

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии