Уч тутырып, шымытыр

Уч тутырып, шымытыр

Мин 1952нче елгы, Тукай районы Шөкрәле авылында туып-үстем. 8нчене тәмамлагач, тракторчылар курсында укып, тракторчы-комбайнчы булып эшләдем. Эш стажым 1967нче елдан 2007нче елга кадәр.

2004нче елда яндык. Шул ук елны хатыным үлде. Торырга урыныбыз да юк, мунчада яшәдек. Совхозыбыз таралды, эшләргә эш калмады. Мөслим якларына килеп чыктым. Элегрәк тә техника җитешмәгән районнарга командировкаларга җибәрәләр иде. Шулай йөреп, Исәнсеф-Чишмә авылында төпләнеп калдым. 2012нче елның апрелендә лаеклы ялга чыктым. 38 ел, 8 ай, 24 көн эш көне санадылар. Пенсиям 4759 сум 8 тиен булды. Пенсиягә чыгарга кирәкле документларны сорап, Тукай районы архивына бардым. Анда безнең ише гади кешене якын да китермиләр икән. Үзебез электрон хат белән җибәрәбез, диделәр. Кулга бер язу да бирмәделәр. Шулай пенсияне үземнең күз алдында ясадылар, нинди коэффициент куярбыз икән, диештеләр. «Белсәм, әйтер идем», – дидем. Миңа пенсия аз чыкты.

Хәзер бергә яшәгән хатынымныкы 2012нче елга 4545 сум 19 тиен иде. Минеке аныкыннан 213 сумга күбрәк. 2016нчы елның май аеннан безнең пенсияләрне тигезләп, 7099 сум ясап куйдылар. Аңарчы иптәшемнеке – 7127, минеке 7526 сум иде.

2015нче елның апрель-май айларында агрофермага техника ремонтларга чакырганнар иде. 2 ай гына эшләп алдым. Акчасын да берән-сәрән генә бирделәр. Шул акчаны пенсиягә кушып, перерасчет ясадылар. Эшлисең икән, дип, пенсия акчамның «Федераль социаль түләү» дигән өлешеннән тотып калдылар. Эшләсәң дә, 20 меңнән артса гына табыш санала дип, газеталарда язганнар иде.

Хатынымның яшәгән йортының паспорты юк иде. Өй синеке түгел, дип, йорт паспортын бирмәгәннәр. Бу йортны 1995нче елда ук сатып алган. Ул елларда сату-алу килешүләре юк иде әле. Хәзер ул паспортны ясату 10 мең сум тора икән. Шәһәрләрдә фатирларны бушлай хосусыйлаштыралар да, нигә безгә түләүле соң ул? Йортның паспорты булмагач, мин пропискага керә алмадым. Миңа пенсиягә чыкканнан бирле 427 сум ЕДВ акчасы түләнмәде. 40 ел эшләгән кеше өчен бу нәрсә дөрес булып чыгамы? 2016нчы елны вакытлыча гына пропискага кердем дә, ул айныкын бирмәделәр, февраль-март аена 854 сум алдым. Тагын пенсия акчамнан 847 сум тотып калдылар. Апрель аенда кулга 6678 сум пенсия алдым. Юл акчасына гариза язмаган булсагыз, пенсиядән тотылмас иде, диделәр. Нишләп зур пенсия алучыныкы тотылмый да, кечкенә пенсия алучыныкы тотыла соң ул? 40 ел эшләп, мин шушы пенсиягә яшәргә тиешме? «Юлдаш»газетасында «Очты халык акчасы!» дигән баш астында Татарстан пенсия вакыфының 900 миллион сум акчаны кая куюлары турында мәкалә чыкты. Кеше акчасын урлаганга бездә рәхмәт кенә әйтәләр бит, менә тегеләргә дә Мактау кәгазе белән Рәхмәт хаты бирделәр. Белмим, алга таба ничек яшәргә?

Рәис ФАТЫЙХОВ,

Мөслим районы, Исәнсеф-Чишмә авылы

Комментарии