…Ә булышмаса – Обамага әйтәбез!

Хабаровск краендагы бер бистә халкы җыелышып, Америка Президенты Барак Обамага хат белән мөрәҗәгать итәргә карар кылган.

Бактың исә, боларга газны Кушма Штатларның “Эксон Нефтегаз” компаниясе сата икән. Яңа елдан океан арты кунаклары зәңгәр ягулык бәясен ике тапкыр күтәреп куйган. Чыдар хәле калмаган халык җыелыш үткәргән. Анда өч йөзләп кеше килгән. Болай яшәп булмый, Обамага хат язып, бу компаниянең койрыгын кистерергә кирәк дигән нәтиҗә ясаганнар. Хәзер хат язып ятышлары. Язарсың да шул. Яңа елга кадәр өч бүлмәле фатирны җылыту өчен 3500 сум түләсәләр, хәзер 5000 сумны чыгарып саласы. Ничек яшәмәк кирәк?!

Кызык инде без. Һаман да шул зирәк, гадел патшага өметләнеп яшибез. Ул патшаның кайда булуы мөһим түгел. Вашингтонда утырамы ул, Мәскәүдәме – “прошение” язып, мәсьәләне хәл итеп була дип уйлыйбыз. Тик менә Америка Президентының Русиядә яшәүче 300 кеше язмышында эше булырмы икән? Үз иленең җитәкчелеге кайгыртмаганны, Барак иптәш кызганырмы аларны? “Эксон Нефтегаз” газ бәясен халыкара базардагы хакка кадәр күтәргән, аңа бернинди дәгъва да була алмый. Гафу итегез, менә шундый инде ул сез сәвит заманында хыялланган цивилизацияле базар шартлары.

Иң кызганычы шунда ки, шул Хабаровскидагы бистә халкына “Эксон Нефтегаз” Америкадан куып китерелгән газны сатмый бит. җире байлыгын шул ук халкына биш бәягә бирә. Бизнес бизнес инде ул дияргә ярата океан арты кунаклары. Аны газ ятмаларын биргән вакытта уйлыйсы иде, ә хәзер поезд китте. Байлыгыбызга ятлар хуҗа.

Ә хатларга килгәндә… Безнең илдә хат язып зарланырга яраталар. Күнегелгән. Зарлы хатларга түрә-чиновниклар да күнекте, аларның моңа каршы иммунитеты да бар. Фәлән хатка ничек матур һәм шул ук вакытта буш җавап бирүләре турында мактаныша-мактаныша сөйлиләр. Ярдәм итмәс өчен берәр озынрак исемле законнан сылтама өстиләр, Конституциягә ишарәлиләр, киләчәктә бу мәсьәлә, һичшиксез, чишеләсенә ышаныч белдерәләр һәм сез тасвирлаган проблеманың актуальлеген, күп кешеләр өчен уртак булуын танып, ил тормышына битараф калмавыгызга рәхмәтләр яудырып, хатыгызны кире сезнең кулыгызга кайтаралар. Вашингтонның Ак йортында андый оста кешеләр бармы икән? Булмаса, биреп торабыз. Бездә хат язу түгел, митингларга чыгып та берәр нәрсәнең бәясен төшерә алмыйлар әле. Хәер, ялгышам, төшә. Шул митингны оештыручыларның хакимият алдында бәясе төшә.

Җитди итеп әйтсәк, ягулык, торак-коммуналь хуҗалык, башка уңайлыкларның хаклары Хабаровск краендагы бер бистәдә генә түгел, бөтен төбәкләрдә бик югары. Ярый ла ул бистәдәгеләрнең шикаять белдерергә Америка Президенты Обама бар. Җитмәсә, өч йөздән чак кына күбрәк кеше генә яши. Бәлкем, Обама хатларын укыр да әле. Ә 150 миллион халкы булган дәүләт Президентына нишләргә?! Барысы да бәя югары дип хат язып ята башласа, ил белән идарә итәргә вакыты да калмаячак бит…

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии