Кеше интектерү

Кеше интектерү

Дүрт сутыйлы бакча участогын безгә 1990нчы елны биргәннәр иде. Әй сөенде инде хатын. Участокка китереп аударылган ком өемендә уйнау 6 яшьлек малаебыз белән 4 яшьлек кызыбызның да күңелләренә хуш килде. Яздан башлап көзгә кадәр ял көннәрендә гел шунда булдык. КАМАЗ машиналары кара туфрак, тирес ташыйлар. Без дә участокка 20 машина туфрак, 2 машина тирес бушаттырдык. Хатын белән шуларны носилка белән ташып та, чиләкләп тә таратып бетердек. Алма агачлары, слива, чия утыртып куйдык.

Төзелеш материалларын кайгырту, ир кеше буларак, минем өстә булды инде, юк заманнар бит. Ничек итсәм иттем, цементын да, кирпечен дә, такта белән шиферын да таптым. Йорт фундаментына исә измәне үтеп баручы бер «миксер» бушатып китте. Стенаның аскы өлешен шабашкада йөрүчеләр тезеп бирде. Өске катны хатын белән икәү өеп бетердек. Түбәсен япканда туган-тумача ярдәмгә килде.

Менә шулай җыйнак кына бакча йорты төзеп куйган идек. СССР заманы бит, тегеләй төзегез, болай төзегез дип әйтүче дә, бәйләнеп йөрүче дә булмады. Һәркем ничек тели, шулай салды бакча йортын ул заманда, әмма бөтенесе дә участокның бер почмагын сайладылар. Дүрт сутыйлы кечкенә җир участогының уртасына кертеп салалмыйсың бит инде ул бакча йортын. Ул чорда, тагын 25 елдан хөкүмәт бакча йортларына тотыныр, дигән уй башка кереп тә чыкмады. Башта бакча участокларын хосусыйлаштыруны уйлап чыгардылар. 2014нче елда көч-хәл белән анысын ерып чыгалдык. Җир участогына таныклык бирсәләр дә, бакча өенә никтер бирмәделәр аны. Бераздан кануннарга тагын үзгәреш кертелде – бакча йортларын дәүләт теркәү органнарында исәпкә кую кирәк булып чыкты.

Бакчачылык буенча кабул ителгән соңгы кануннар исәпкә куелмаган бакча йортлары өчен каты гына җәза чаралары күрмәкче бит. Туктале, бакча амнистиясенең срогы беткәнче бакча йортын исәпкә куярга кирәк, дигән исәп белән Тукай районының күп функцияле үзәгенә киттем. Янәсе тиз генә документлар тапшырам да, эшне бетерәм. И-и, бу Русия бит, барлык нәрсә кеше интектерүгә корылган. Бакчачылык буенча канун әле 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан гына гамәлгә керүгә карамастан, Тукай районы башкарма комитеты август аеннан инде яңача эшләүгә күчкән икән. Хәзер шул 1993-1994нче елларда ук төзелгән йортны «яңадан төзергә» тиеш икәнмен бит. Ягъни йортны төзергә рөхсәт сорап, уведомление формасын тутырдым. Алай алдашып тормадым, бакча йорты участокның кайсы урынында булса, шуны күрсәтеп схема да төзедем. Җавапны җиде көн эчендә алырга тиеш булсам да, егерме җиде көн узды. Әйтсәм әйтим инде, ул вакыт эчендә мин Тукай районы башкарма комитетының шул эш белән шөгыльләнүче белгече янында да булдым, Тукай районы прокуратурасына да ярдәм сорап кереп чыктым. Әмма әллә ни рәт чыгаралмадым, Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Л.Г.Авзалов имзасы белән миңа «бакча йорты төзергә» рөхсәт бирми торган җавап алдым. Безнең «Прикамье» бакчачылык ширкәте Бәтке авыл җирлеге җирләрендә урнашкан бит. Төп сәбәп итеп шул авыл җирлеге үләт базыннан 1000 м ераклыкта санитар-саклау зонасы булырга тиешлеген күрсәткәннәр. Нинди үләт базыдыр, тирә-як басуларда да йөрергә туры килде, алай үләт базы очраганы булмады. Безнең бакчачылык ширкәтенең биләмәсе үзе генә дә 2-3 километрга җәелгән.

Ярый, хуп, ярамый тек ярамый. 25 ел элек төзелгән бакча йортын яңадан төзү өчен документлар тутыру болай да җүләрлек иде инде. Аннан соң төзелеп бетте, дип тагын уведомление тутырасы әле анда. Шунысы аңлашылмый, әгәр дә бакча йортыңны торак йорт дип рәсмиләштерергә теләсәң, бернинди дә уведомление тутырырга кирәкми икән. Тиешле акчаңны түләгәч, йортыңның техник планын эшләп бирәләр дә, Росреестрга бернинди тоткарлыксыз документларыңны тапшырасың.

Ник шулай гына эшләмисең соң, диярсез. Бердән шулай мәҗбүр иткәнгә ачу килә. Җәй көне генә керештереп чыга торган бакча йорты булса, имеш исәпкә куярга ярамый, торак йорт итсәң, рәхим ит, ярый. Аннан болай безнең хөкүмәткә ышаныч юк, юкка гына бакча йортларын торак йорт итеп рәсмиләштерергә тырышмыйлардыр бит. Димәк, салым буенча кануннарга тагын үзгәрешләр кертүләре ихтимал.

Интегүчеләр бер мин генә түгел, Тукай районы авыллары кешеләре дә, район биләмәсендәге бакчачылык ширкәтләре әгъзалары да йортларын исәпкә куялмыйча җәфаланалар икән. Документлар артыннан йөргәндә зарланучыларны да ишетергә туры килде. Район башкарма комитетына яңа архитектор килгәч, өйләрне исәпкә кую бигрәк тә авырлашты диде бер авыл кешесе. Нигәдер шул үләт базлары белән бәйләп интектерәләр икән авыл кешеләрен.

Алай үләт базлары тирәсендәге санитар-саклау зонасын кайгырткач, йә авылларны күчерергә кирәк инде, йә үләт базларына яңа урын табарга кирәк.

Мин бакча йортын исәпкә кую артыннан йөрүдән туктадым. Тукта әле дим, күпме гомерем калгандыр. Хатын белән мин үлсәм, балалар аны болай да ташлаячак. Хөкүмәт тә җүләр инде, кеше СССР чорында төзелгән күчемсез милеген исәпкә куям дип йөргәндә, күпмедер суммага нигә аны рәсмиләштермәскә?! Минем кебек бакчачылар бик күп бит, бюджетка күпме акча керер иде. Юк инде юк, яшәү өчен рәхәт, кешелекле СССР чорын сагынырга гына кала.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии