Милли рухны дәвалыйсы иде

Милли рухны дәвалыйсы иде

Миңа 50нче елларда, авыл мәктәбен тәмамлап, башкалабыздагы техникумнарның берсендә укыганда, берникадәр вакыт Иске бистәдәге Каюм Насыйри урамында яшәргә туры килде. Тормышның сугыштан соңгы бик авыр чаклары булса да, мин ул елларны якты хисләр белән искә алам. Ул чордагы хатирәләрем Казанда, бигрәк тә аның Иске һәм Яңа бистәләрендә хөкем сөргән чын милли рух белән бәйләнешле. Татарлар һәркайда саф үз телләрендә иркен сөйләшә, күп балалар татар мәктәпләрендә укый, мин торган йорт тирәләрендәге рус малайлары-кызларының да кайберләре татарча белә иде. Өйләрендә генә түгел, җәмәгать урыннарында да татарларның үз телләрендә аралашуы гадәти хәл булды. Бер күркәм күренеш: хәтта русча укытыла торган техникумнарда да татар теле дәресләре үткәрелә иде.

Һәм менә ул вакытлардан бирле күп сулар акканнан соң, миңа яңадан Казанның шул чакта яшәгән Иске бистә дигән җирендә гомер кичерергә насыйп булды. Әмма хәзер монда элекке Иске бистә юк инде: ул матди яктан да, рухи яктан да бик нык үзгәргән. Шөһрәтле 12нче татар мәктәбе яһүд мәктәбенә әверелгән, данлыклы 80нче татар мәктәбендә русча укытуга күчкәннәр. Яңа бистәдәге күренекле татар зыялылары укыган 35нче гимназияне дә хәзер саф татар мәктәбе дип әйтеп булмый…

Кичләрен, күптәнге гадәтемчә, үзебез яшәгән җирләрдә йөреп, Кабан күле буйларын урап кайтам. Юлым мәгълүм Борнай мәчете яныннан уза. Аның коймасында зур итеп «Знания об исламе для тебя» дип язылган элмә тактада мәчеткә йөрүчеләргә төрле белдерүләр бар: аларның барысы да рус телендә. Әле узган елларда гына ул мәчетнең репродукторыннан русча вәгазь укып маташалар иде. Рус телендәге вәгазьләр һәм белдерүләрне шул тирәдәге Апанай һәм Кабан арты мәчетләреннән дә ишетеп тордым. Сер түгел: хәзерге яшь хәзрәтләрнең дә татарча авырлык белән сөйләшкәннәре бар.

Кабан күле буендагы Мәрҗани урамында һәрвакыт халык күп була, зур җанлылык хөкем сөрә. Тик хикмәт шунда: кешеләр арасында татарча сөйләшкәннәре күренми. Ә бит, мөгаен, аларның күбесе татарлардыр. Башка милләт кешеләре белән уртак аралашу чарасы булган рус телендә сөйләшсәләр дә, татарлар бер-берсе белән нигә үз телләрендә сөйләшмиләр икән? Бу сорау миңа соңгы елларда тынгылык бирми, гарьләнәм мин бу күренешкә. Татарстан башкаласы Казан урамнарында татарча сөйләшкән кешеләрне бик сирәк очратасың, ишетәсең. Бу ни хәл, җәмәгать?! Оят бит, бик оят! Кемнән уңайсызланабыз, кемнән тартынабыз? Кемнән куркабыз үзебезчә сөйләшергә? Меңнәрчә еллык тарихлы, бай, камил төзелешле телебездән иркен файдалана алмыйбыз, аны кимсетәбез, түбәнсетәбез.

Тел ул даими хәрәкәттә булганда гына яши, чарлана, камилләшә бара, кулланылмаса, тутыга, бетүгә дучар була.

Хәлбуки туган тел ул – милләтнең беренче, төп билгесе, чиксез кыйммәтле хәзинәсе. Халык аны, меңнәрчә еллар буена барлыкка китереп, камилләштереп килгән. Һәм без шушы ана телебезне тиешенчә кадерләмибез, аның бай мөмкинлекләреннән файдаланмыйбыз, ул телдә рәхәтләнеп аралашмыйбыз. Татарча китаплар, газета-журналлар бик аз укыйбыз, радио-телевидение тапшыруларына да гамьсезлек күрсәтәбез. Мәктәпләрдә балаларын татар теленә өйрәтергә теләмәүче татар ата-аналары да аз түгел.

Мәгълүм булганча, соңгы елларда дәүләт тарафыннан муафыйк булмаган милли сәясәт үткәрелү аркасында, халыкларның туган телләрен, шул исәптән татар телен дә, саклап үстерү, яшь буынга өйрәтүгә киртәләр корылып тора. Шундый шартларда без, татар халкы, телебезне үзебез саклау чараларын күрмәсәк, аңа битараф булсак, туган телебезне, ата-аналарыбызның, әби-бабаларыбызның газиз рухи мирасын югалтуга дучар итүебез бик ихтимал. Телебездән мәхрүм булсак, үзебез дә мең еллык тарихлы, дәүләтле, алдынгы мәдәниятле милләт булып яшәүдән туктаячакбыз.

Хәзер телебезнең кулланылышы кими, аны яхшы итеп өйрәнү өчен шартларның кырыслана, мөмкинлекләрнең кечерәя баруын һәм, димәк, алдынгы милләт буларак яшәешебезнең нигезен тәшкил иткән туган телебезнең саклануына җитди куркыныч янавын таныган хәлдә, безгә кичекмәстән, бу афәттән котылу чараларын табып, аларны гамәлгә ашыру турында уйларга кирәк.

Милли телләрнең, мәдәниятләрнең һәм халыкларның үзләренең саклануы, уңышлы алга баруы өчен шартлар кыенлаша барган бүгенге көндә нидер эшләргә, нинди чаралар күрергә кирәк икәнлеген бер мәкалә кысаларында гына сөйләп бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Шулай да бу уңайдан, беренчедән, мәктәптә татар телен укытуны камилләштерү, икенчедән, урта махсус һәм югары уку йортларында филолог укытучыларны һәм татар журналистикасы белгечләрен әзерләүне яхшырту, өченчедән, татар теле белән эш итүче һөнәр ияләренең туган телләрен дөрес кулланулары өчен җаваплылыгын арттыру, дүртенчедән, тиешле дәүләт органнарының, хакимият ияләренең татар теленең торышы һәм перспективасы мәсьәләләре белән нәтиҗәлерәк шөгыльләнергә кирәклеге, шулай ук башка кайбер үтә мөһим мәсьәләләр хакында фикер йөртү мәгъкуль булыр.

Телебезне саклауга юнәлтелгән бу һәм башка бурычларның гамәлгә ашырылуы өчен бер гаять әһәмиятле шартның үтәлүе зарур. Бу – татарларның милли горурлык сыйфатларына ия булуы. Халкыбызның киләчәктә алдынгы, хөр фикерле, югары цивилизацияле милләт буларак яши алу-алмавы аның барыннан да бигрәк үзендә менә шушы милли горурлык сыйфаты булу яки булмавына бәйле. Аяныч булса да, дөресен әйтергә кирәк: әлегә безнең халыкта бу сыйфат җитәрлек дип әйтеп булмый.

Мәсьәләне һәрьяклап уйлап карасаң, шушы объектив чынбарлыкны танымый мөмкин түгел: бүгенге көндә халыкның күбесенең күңелләрендә милләтебезнең шөһрәт уты сүлпәнләнә, сүрелә баруына уфтану, көенү сизелми. Бу исә бик хәтәр күренеш. Кешеләрнең милләтен кайгырту, телләренең, мәдәниятләренең, тарихының, күркәм гореф-гадәтләренең саклануы өчен борчылу, җан ату хисләре булмаса, ул милләтнең яшәү перспективасы өметсезгә әверелә.

Менә шушы ачы хакыйкатьне исәпкә алып, республикабыздагы идеологик эшнең үзәгендә халыкта милли рух, милли горурлык хисләре тәрбияләү бурычы торырга тиеш.

Милли горурлык хисләрен тәрбияләү эше турында сөйли башлаганчы, бу төшенчәне ачыклап китик. Милли горурлык ул – үз халкыңа, милләтеңә тиешле югары бәя бирү, аны хөрмәтләү, башка бер милләттән дә ким күрмичә, лаеклы итеп тану. Һәр татар кешесенең мондый хисләргә ия булуы аның үзен бер сыйфаты, сәләте белән дә башка халыклар вәкилләреннән ким итеп исәпләмичә, һәр яктан да барлык милләт вәкилләре кебек үк лаеклы кеше итеп тоюы өчен кирәк. Илебездәге, дөньядагы бер халык та башкаларыннан ким түгел, һәркайсы хөрмәткә лаеклы: начар милләтләр, халыклар (этнослар) булмый, начар кешеләр генә була.

Бу хакыйкатьне һәр татар кешесенең белеп торуы шуның өчен мөһим: безнең халыкның бер өлешендә үзләренә руслардан түбәнрәк торган кешеләр итеп карау, алар янында үзләрен кимсетебрәк тою хисләре чагылыш таба. Мондый хисләр татарларга 1552нче елдан бирле берничә йөз ел буена рус патшасы дәүләтенең колониаль шартларында яшәве нәтиҗәсендә сеңдерелеп килгән. Һәр гамәлдә дә, һәрнәрсәдә дә русларга өстенлек бирү сәясәте совет чорында да дәвам итте. Гаҗәеп хәл: русларны «өлкән туган» («старший брат») дип атау, рус елгасы «Идел» («Волга»), «рус кышы», «рус каены» дип, барлык халыклар өчен уртак тагын әллә нәрсәләрне русныкы дип атау гадәткә кергән иде. Бик аяныч: Русиядә сан ягыннан күбрәк бер халыкка гына өстенлек бирү, милләтләрне сортларга бүлү чире соңгы вакытларда көчәя бара. Руслардан башка халыкларның балаларына туган тел укытуны атнасына ике сәгать белән чикләү, рус теленә вакытны берничә мәртәбә күбрәк бирү, милли мәктәпләрне төрлечә кысрыклау, яңа гына Конституциягә рус теленә дәүләт төзүче халык теле дип өстенлек бирү дигән төзәтмә кертү кебек сәламәт акылга сыймый торган яңалыклар кертелә баруга милләтләрнең иркен яшәп, алга баруларына киртә кору дип карамый мөмкин түгел.

Милли рухка, горурлыкка ия булуның милләтебезне саклау һәм алга җибәрү өчен гаять әһәмиятле икәнлеген гөман кылу белән бергә бу милли горурлык дигән кыйммәтле сыйфатны ничек итеп халык күңеленә сеңдерергә, кирәкле чаралар күреп һәм тиешле гамәлләр кылып, бу хасиятне үзләштерергә кирәклек һәм мөмкинлек турында фикер йөртеп алыйк.

Бу изге ниятне гамәлгә ашыруны барлык мөмкинлекләрдән файдаланып: зиһенебездәге кечкенәдән үк җыелып килгән мәгълүматны эшкә җигеп, китаплардагы, матбугаттагы, эфир тапшыруларындагы һәм башка чыганаклардагы информацияне туплап, татар халкын, аның элекке дәүләтләрен, гомумән тарихын, мәдәниятен, бу милләт кешеләренең изге эшләрен, батырлыкларын, матур традицияләрен, күркәм гореф-гадәтләрен һәм башка гыйбрәтле гамәлләрен һәм сыйфатларын белүдән, ягъни халкыбызның асылын аңлап, аның күп яктан үрнәк, лаеклы милләт булуына хаклы рәвештә инанудан башларга кирәк.

Шуңа нык ышанырга кирәк: безнең халкыбыз хаклы рәвештә горурланырлык күп төрле күркәм сыйфатларга ия. Аларны тәфтишләп, фактлар белән нигезләп тасвирлау җитми.

Татарлар табигате белән бик тырыш, уңган, булдыклы, чисталык, пөхтәлек ярата торган халык. Бу аксиома. Аларның бу игелекле сыйфатларын беркем дә инкарь итә алмас.

Татар халкына итагатьлелек, әдәплелек, олыларны хөрмәтләү, кешеләрне ихтирам итү, ярдәмчеллек, кунакчыллык һәм башка күп төрле югары әхлак сыйфатлары хас.

Татарлар һәрвакыт дәүләтебезнең иминлеген саклау яуларында тиңдәшсез батырлыклар күрсәтеп килгәннәр. Аларның XVI гасырда, бәйсезлекләрен саклап калулары өчен, патша залимнәренә каршы аяусыз көрәшкәнлекләре турында күп китапларда һәм матбугатта күп язылган. Татар яугирләре XVII-XVIII гасырлардан бирле хәзергәчә Русия гаскәрләренең төп көчләреннән берсен тәшкил итеп килгәннәр. Татарның асыл уллары һәм кызлары, Бөек Ватан сугышында аяусыз батырлык үрнәкләре күрсәтеп, Советлар Союзы геройларының күплеге буенча күп санлы дистәләрчә халыклар арасында дүртенче урынны били.

Татар милләтенең тиңдәшсез вәкилләре герой-шагыйрь Муса Җәлилне, фашист концлагеренда, коточкыч җәзага дучар ителсә дә, Ватанын сатмаган генерал Карбышевны, Брест герое Петр Гавриловны, Совет Армиясенең Генераль штабы начальнигы, армия генералы, Җиңү ордены кавалеры Алексей Антоновны бөтен дөнья белә.

Милләттәшләребезнең яу кырында кылган батырлыклары турында сөйләгәндә, халкыбызның яшерен фронтта гаҗәеп тәвәккәллек, фидакарьлек һәм осталык күрсәткән улларын да искә алу мөһим. Шундыйлардан Татарстанның элекке Дөбьяз районындагы Кече Битаман авылы егете Исхак Әхмәровның Ватан сугышы елларында, Советлар Союзының Америка Кушма Штатларындагы яшерен резиденциясе башлыгы буларак, үзенең көрәштәшләре белән Япониянең СССРга сугыш башлавын булдырмас өчен искиткеч әһәмиятле эшләр башкарганлыгын әйтми калу ярамый.

Безнең тыныч вакытта да зур геройлык күрсәткән лаеклы ир-егетләребез бар. Сержант Әсгат Җиһаншин җитәкчелегендәге дүрт кешелек группа егетләренең 49 көн буена Тын океанда, азык-төлексез килеш, идарә ителми торган шхунада дәһшәтле стихияне җиңеп чыгуы дөнья халкын таң калдырды. Алар турында җырлар чыгарылды, кинофильмнар төшерелде, алар Америкадагы Лос-Анджелес шәһәренең почетлы гражданнары итеп теркәлде.

Халкыбызның дөнья күләмендә мәгълүм әдипләре, сәнгать әһелләре бар.

Халыкара Казан аэропортына лаеклы рәвештә бөек шагыйребез Габдулла Тукай исеме бирелде.

Примадонна Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллиналар дөньяның иң зур сәхнәләрендә сәнгать сөючеләрнең куәтле алкышларына күмелеп чыгышлар ясыйлар. Гигант балет остасы Рудольф Нуриевны Франция, Англия, Америка тамашачылары әле дә сагынып искә ала. Данлыклы татар егете Ирек Мөхәммәтов Лондондагы Король балет театрында инглиз тамашачыларының мәхәббәтен яулады.

Безнең Салих Сәйдәшевебез исә мәңгегә татар халкының илаһи моң дөньясын музыкага салган композиторыбыз булып калыр. Татарларның дөнья күләмендә танылган Софья Гобәйдуллина кебек композиторлары булуын да истә тоту мәгъкуль.

Безнең күренекле тарихчы галимебез Шиһабетдин Мәрҗанинең китаплары Лондонның һәм башка илләр китапханәләренең киштәләрен рухи хәзинәләр буларак бизәп торуларын татарларның үзләренең дә күбесе белми торгандыр әле.

СССРның һәм АКШның күренекле галимнәренең берсе академик якташыбыз Роальд Сәгъдиев, Русия академигы, Германиянең Макс Планк институты директоры Рәшит Сюнәев, элекке Казан педагогика институты профессоры, СССРның космик тикшеренүләр институты директоры академик Камил Вәлиев, Русиянең Океанология институты директоры академик Роберт Нигъмәтуллиннар һәм башка йөзләрчә могтәбәр милләттәшләребез булу татарларның элек-электән мәгърифәтле, гыйлемле халык булганлыгын раслый. Заманында В.И. Ленин да бер хезмәтендә татарларның Русиядә иң укымышлы халык икәнлеген язган.

Безнең халкыбыз тормышның төрле өлкәләрендә зур уңышларга ирешә. Мисал өчен спортны алып карыйк. Әле күптән түгел генә Марат Сафинның теннис буенча дөнья ярышларында җиңүләр яулап йөргәнлеге хәтердә. Конькида фигуралы шуу буенча Алинә Заһитованың Токиода триумфаль җиңүе – олимпия чемпионы булуы нур өстенә нур булды. Нәфис гимнастикада да безнең милләт кызлары күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге чемпион исемнәренә лаек булдылар.

Татар уллары һәм кызларының әле санап киткән һәм монда искә алмаган казанышларына сокланырлык шәхесләрне белү һәм алар белән хаклы рәвештә горурлану һәр намуслы кешенең күркәм сыйфаты булырга тиеш.

Бүген һәркайсыбызның милли рухлы, милли җанлы, милли горур булуы һәм шул сыйфатларның гамәлләребездә чагылуы татар халкын уңышлы яшәтү, аның телен, мәдәниятен үстерү өчен хәлиткеч әһәмиятле. Чөнки, югарыда искә алынганча, милләтебезнең нигезе булган татар теленең хәле көннән-көн хәвефлерәк, кулланылыш даирәсе тарая, сыйфаты түбәнәя бара. Шушы проблемага мөнәсәбәтле берничә факт: республикабыздагы 2 миллион 100 мең татарның күпчелеге үз телендә аралашмый, Татарстандагы 21 район үзәгендә татар телендә белем бирә торган мәктәп юк, татар балаларын үз телләрендә укыту һәм тәрбияләү 25 процент тәшкил итә, муниципаль районнарда бу күрсәткеч – 31 процент, Казан шәһәрендә – 22 процент.

Бу мәкаләдә әйтелгән һәм монда күрсәтелмәгән күркәм сыйфатларга ия булган, югары культуралы, дәүләтле, мең еллык әдәби теле булган, хөрмәткә лаеклы халкыбызның хәзер туган теле көннән-көн кысыла баруына битараф булып, риза булып торырга хакыбыз бармы безнең? Әдәби телебез бетсә, мәдәниятебезнең, миллилек асылыбызның, димәк, ахыргы исәптә, алдынгы милләт буларак, үзебезнең дә югалуга дучар булганлыгыбызны белмичә, тынычланып яшәргә мөмкинме соң? Юк, һич кенә дә юк! Бөтен җиргә ишетелерлек итеп, чаң сугарга, тиешле чаралар күрергә вакыт җитте.

Рүзәл ЮСУПОВ,

Казан федераль университетының

атказанган профессоры, академик

Комментарии