Журналистика үләме?

Журналистика үләме?

Һәркем үзенекен сөйли, дигәндәй, без, журналист халкы да, үзебезнең тармакта булган хәлләргә аеруча зур игътибар бирәбез. Шуның белән кайчак хәтта укучыларыбызның ачуын да чыгарабыздыр, бәлки. Нишлисең бит, «Ирекле матбугат – гражданнар җәмгыятенең аерылгысыз өлеше», дигән шигарьгә ихлас ышанучы самими затлар шул без. Шунлыктан тармактагы проблемалар бөтен җәмгыятькә тә кагыла, дип саныйбыз. (Бу турыда соңгы тапкыр «Безнең гәҗит»нең узган елгы 7нче декабрь, 49нчы санында «Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла», яки Татарстанда сүз иреге кем кулында?» мәкаләсендә тәфсилләп язып чыккан идек).

Яңа елның беренче эш көннәре бу нисбәттән бер дә сөенечле хәбәрләр алып килмәде. Мәсәлән, «Коммерсантъ» медиа-ширкәте үзенең «Деньги» һәм «Власть» журналларын чыгаруны туктаткан. Төгәлрәге – аларның басма вариантлары бетерелеп, интернет-версияләре генә калдырыла. Чөнки чыгымнарны реклама да, язылучылар да капламый, дип игълан ителде.

1990нчы еллар башыннан атна саен чыгып килгән әлеге журналлар демократиянең үзенә күрә бер символына әверелгән иде кебек. Һәрхәлдә, үземә шулай тоелды – студент чакта икесен дә бик яратып укый идем мин, хәтта төшке ашка дигән санаулы акчаларым да жәл түгел иде аларга. Сыйфатлы фин кәгазендә басылган һәм үтә дә мәгънәле фотолар белән сурәтләнгән мәкаләләр ул чорда күпләр өчен журналистика өлгесе булып саналгандыр.

Коллективлары эштән куылмаячак, дип вәгъдә итсәләр дә, алар «журнал чыгара» дип авыз тутырып әйтеп булмый инде хәзер. Чөнки «пәри башка – җен башка»: басмаларның форматы белән бергә аудиториясе дә, йогынтысы да үзгәрәчәк. Уңай якка булсын, дип теләргә генә кала.

Сүз уңаеннан, федераль киңлектә моңа охшаш хәлләр күптәннән күзәтелә инде. Шул ук «Коммерсантъ» нәшрият йорты гамәлгә куйган һәм соңыннан «Рамблер» интернет-ширкәтенә сатылган «Секрет фирмы» журналын алыйк – аның соңгы саны 2015нче елның декабрендә дөнья күрде. Аннан элегрәк 93 еллык тарихы булган, заманында 7 миллионлы тираж белән чыккан данлыклы «Крестьянка» ябылды. Ә узган елның май аенда Мәскәүдәге «Новые Известия» газетасы басма вариантын чыгаруны кинәт туктаткан иде. (Атнасына 5 тапкыр чыгып, гомуми тиражы 110 мең тирәсе булган). «Московская правда» газетасы да шундый ук язмышка дучар булды…

Татарстан да Русия һәм дөньякүләм күзәтелгән тенденциядән читтә калмый. Республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары кырында үзгәрешләр булып тора. Хәтта консерватив саналган дәүләт матбугатында да сизелә бу: кайбер редакцияләр берләшә («Татар-информ» белән «Интертат», «Челнинские известия» белән «Чаллы ТВ»), кайберләре оптимальләштерелә («Гаилә һәм Мәктәп» белән «Мәгариф», «Сабантуй» белән «Ялкын» журналлары һ.б.), барысының да тиражлары кими. Шәхси мәгълүмат чараларының да хәлләре ал да гөл, дип әйтеп булмый. Аерым басмаларның (сүз, беренче чиратта, татар гәҗитләре турында бара) тиражлары бераз үссә дә, редакцияләрнең матди хәле яхшырмый, чөнки арта гына баручы типография, почта чыгымнары бөтен өстәмә керемне «ашап бара».

Шунысы аяныч – бүгенге базар шартларында матбугат чарасының уңышлы эшләве аның профессиональлек дәрәҗәсенә бәйле түгел. Әнә Казанда һәм якын-тирәдә бөтен татарлар да яратып тыңлый торган «Тәртип ФМ» радиосы да финанс кыенлыклар аркасында үз эшен туктатырга мәҗбүр (моның турында хәбәрне беренче биттә укыгыз). Урынына тагын бер урыс радиосы килә. Юк, «Бизнес ФМ» турында начар сүз әйтәсем килми – Интернетта аны даими тыңлап киләм, бик сыйфатлы, ләкин аңа охшаш мәгълүмати радиолар Казанда болай да җитәрлек. Ә «Тәртип»кә тиңнәр юк.

Хәер, бәлки, профессиональ журналистика хәзер кирәк тә түгелдер? Социаль челтәрләр, телефонда аралашу өчен махсус программалар мәгълүмат кырыннан газета-журнал, радио-телевидениене кысрыклап чыгарды диярлек бит инде. Бу җирлектә яңа кызыклы жанр да барлыкка килде: журналист берәр түрә, танылган белгеч яки «йолдыз»ның интернеттагы шәхси битен ачып карый да, «Фәлән шулай язган», «Төгән фәләнне сүккән» яки «шулай дип белдергән» дип яза. Шуның белән шул. Һәм андый хәбәрләр дистәләгән меңлек аудиторияне җыя. Халыкка әнә шундый җиңелчә генә мәгълүмат кирәк бүген, күрәсең. Тирән аналитика, сыйфатлы репортажлар, мәгънәле тапшырулар, журналист тикшеренүләренә ихтыяҗ юк. Ә бәлки мин ялгышамдыр? Һәрхәлдә, ялгышам, дип уйлыйсым килә.

Мансур ХАФИЗОВ

Журналистика үләме?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии