Яхшы тормыш күренәме?

Быел кар булмас, дип юкка уфтандык – җиргә төшәсе нәрсә беркайчан да күктә асылынып кала алмый ул, җәмәгать! Их, тутырды кызганмыйча! Дөрес, безнең балачактагы кебек үк түгел хәзерге кар көртләре. Без элек кышларын капка башыннан йөри идек. Ә монда кеше биеклеге генә. Әллә капкалар үсеп киткән, әллә табигать карны кызгана шунда…

Безнең авылны көрт басты. Керерлек тә, чыгарлык та түгел. Авылыбызда бер генә трактор да юк, нишләтәсең. Түбән очтан бер атлы кеше кар тота торган почмак белән урамнарны ерып чыккан иде үзе. Ләкин аннан йөри торган түгел шул. Юкса, муниципалитет, җирле хакимиятләр оештырган булдылар. Имештер, шул җирле “влач” килешүләр төзеп, техника яллап, урам чистарттырырга тиеш. Яллады ди, тот капчыгыңны! Аның үзенең дә бит акчасы юк. Халык эшсез, салымнар түләнми, кайдан килсен ул акча?! Татарстаныбыздагы бик күп авыллар урамы-урамы белән янып китсә дә, янгын сүндерү машиналары керә торган түгел, Аллам сакласын. Әле менә быел янәдән җирле хакимиятләргә буласы ди, көзгә таба. Анда шул безнең кебекләрне кайгыртучы депутатлар сайланасы икән. Быел кандидатларның яше унсигездән үк булырга мөмкин. Кызык күрәселәр бар әле. Ник дигәндә, элек, сәвит заманында депутат итеп хезмәт алдынгылары гына була ала иде бит. Демократия чорлары җиткәч, аларның урынын бандит-караклар алды. Хәзер менә яшьләр килә. Кемнәрнең генә балалары авылларның язмышын кайгыртыр икән? Ләкин яшь чукмарлар хакимияткә килергә атлыгыр дип уйлыйм. Чүтеки, депутат кадәр депутат исеме бар бит, берәр төрле кечкенә, тирескә чумган авылдан сайлансалар да, дәрәҗәсе югары…

Янгыннар дигәннән, быелгы яңа ел каникулларында егермедән артык кеше утта тормышы белән бәхилләшкән. Бик зур сан бу, көнгә ике кеше янып үлгән дигән сүз. Табиблар әйтүенчә, хәзер халыкның ялган аракы белән агулануы кимүгә бара икән. Башка сәбәпләр белән “ычкыналар”. Исерек килеш егылып-имгәнеп, рульгә утырып юл-транспорт һәлакәтенә очрап, ахыр чиктә, үз-үзләрен белештермәслек дәрәҗәгә җитеп сугышканнан соң җан-тәслим кылалар. Аракының затлысын эчәргә өйрәндек, ә менә чаманы табып булмый.

Ярый ла, бәйрәмнәр дә артта калды. Хәзер менә җиң сызганып эшлисе. Әле бер халык сораштыруы нәтиҗәләре кулга керде. Илдә яшәүчеләрнең 43 проценты тагын биш елдан Русиядә тормыш, һичшиксез, яхшы якка үзгәрәчәк дип уйлый, имеш. Хатын-кызлар һәм яшьләр оптимистрак. Шул оптимизм яшәтә дә инде. Биш ел – күбрәк вакыт, әлбәттә, бүген һәм хәзер әйбәтрәк тормышны күрәсе килә дә бит… Кем белә, бәлки быел көзен сайланган җирле “влач” депутатлары хәлләрне яхшырту җаен табар? Кыш уртасында авыл урамында сыңар сукмак эзләп азапланмабыз, киң итеп ачылган юллардан йөрербез, бәлки? Көтеп карыйк.

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии