ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕККӘ АЧЫК ХАТ

ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕККӘ АЧЫК ХАТ

Журналистның, чын мәгънәсендә, әхлаксыз гамәле мине шушы ачык хатны язарга мәҗбүр итте һәм бу хат, беренче чиратта, Русиянең фән өлкәсендә эшләүче җәмәгатьчелегенә адреслана.

2012 елның 30 ноябрендә «Regnum» мәгълүмат агентлыгы интернет сәхифәсендә «Казандагы этнологлар конференциясендә урысларның хәле турында сөйләштеләр» дигән язма басылды. Ул язмада ТР Милли музее һәм Консерваториясе белән берлектә Казан (Идел буе) федераль университетының этнология һәм археология кафедрасы һәр елны уздыра торган «Бусыгин укулары» конференциясе турында сүз бара.

Бу язманың авторы «Regnum» мәгълүмат агентлыгы белән күптән хезмәттәшлек итүче, үзен милли-дини сораулар буенча белгеч дип санаучы, КФУның тарих факультетын тәмамлаган дип уйларга нигезем бар.

Язмада автор «Татарстан республикасында рус халкының үзен үстерүдә индивидуаль һәм төркемле стратегиясе» дип аталган бар чыгышымны үзенә кирәкле юнәлештә борып, үзгәртеп язган. Интернет сәхифәдә басылган язмада минем сүзләр төгәлсезлекләр һәм әдәпсез хаталар белән бирелгән.

Имеш, мин, урыслар татар телен өйрәнергә теләмәү аркасында каршылык чараларында катнаша, «шушы халәттән чыгу юлын алар өстенлекле милләт вәкиле белән гаилә коруда һәм ислам динен кабул итүдә күрә» дип әйткәнмен икән. Шулай ук язма авторы әйтүенчә, мин китергән саннардан чыгып, урысларның яртысы Татарстаннан китәргә җыена дип нәтиҗә ясарга мөмкин.

Тик биредә миңа тагылган сүзләрнең барысы да ялган. Чыгышымның төп нәтиҗәсе шул: сораштыруда катнашкан, Татарстанда яшәүче урысларның абсолют күпчелеге үзенең киләчәген генә түгел, бөтен этник төркемнең киләчәген Татарстан белән бәйли. Шулай ук, сораштырудан күренгәнчә, урысларның Татарстанда конфликтлы очраклар китереп чыгаруы да мөмкин түгел диярлек. Моны республикабыздагы каршылык чараларының азлыгы белән дә дәлилләп була.

Шулай итеп, Татарстанда яшәүче урыслар каршылык чаралары уздыруга юнәлмәгән һәм үз киләчәкләрен нәкъ менә безнең республика белән бәйлиләр. Гомумән, 68,9% урысларның милли хокуклары кимсетелгән бер генә очракка да тап булганнары юк һәм алар үзләрен Татарстанда бик рәхәт хис итә. Ә инде бөтен урыс милләтенең республикадан чыгып китүе яхшы булыр иде дип нибары 1,4% сораштырылучы җавап биргән. Бу чынбарлык, ләкин ул язмада бу саннар урын алмаган!

Китерелгән язмада шулай ук бик күп фактологик һәм стилистик хаталар бар. Әйтик, безнең проект барышында, 30 яшькә кадәрле «якынча 1500 кеше» сораштырылды дип язылган. Чынлыкта исә, тикшерүдә төгәл 1500 кеше катнашты һәм алар 30 яшькә кадәрле түгел, ә репрезентатив сайлап алу (төрле яшьтәге кешеләр катнашында) рәвешендә булды. Академик докладны һәм, гомумән, фәнне провокацион максатларда файдаланып, әлеге тикшерүне әзерләгән кешеләрнең исемнәрен, әдәпсез рәвештә таплаулары гына түгел, этнология һәм археология кафедрасына нигез салган Казан университеты профессоры Евгений Бусыгин (конференция аның исеме белән атала) исемен пычратулары да ачуны чыгара.

Күренеп тора, бу язманың максаты – Татарстан сәясәтенең татар булмаган халыкны кимсетүгә юнәлтелгәнен «фәнгә» таянып нигезләү. Имеш, шушы сәясәт урысларда каршылык уята һәм аларның Татарстаннан күчеп китүенә китерә яки алар, күпчелекнең мәдәниятенә яраклашып, татарлашалар икән. Ләкин боларның барысы да – бернинди фәнни нигезе булмаган ялган.

Кызганычка каршы, фәнни мәгълүматларның сәяси һәм провокацион максатларда файдалануның беренче генә очрагы түгел бу һәм әлеге күренеш объектив фәнни белемнең дәрәҗәсен төшерә. Мәсәлән, 2011 елның 21 декабрендә узган «Бусыгин укулары» чарасыннан соң югарыда телгә алынган «Regnum» мәгълүмат агентлыгы, безнең кафедра профессоры докладына нигезләнеп, «Казанда таҗик биләмәләре» турында дөреслеккә туры килмәгән яңалык бастырды. Шушы хәлләр аркасында мин үз хезмәттәшләремә мөрәҗәгать итәм: үз чараларыгызда Рәис Сөләйманов кебек кешеләр катнашканда сак булыгыз, мөмкин булса, бөтен фәнни җәмәгатьчелек белән андый пычрак каләмле провокаторларга каршы байкот игълан итегез.

Минемчә, «Regnum» мәгълүмат агентлыгы һәм шундый яңалык таратучы кешеләрнең эшчәнлеге тарихчылар, социологлар, политологлар, этнологлар, дин белгечләре һәм башка җәмәгать эшлеклеләренең абруен төшерә һәм бу эшчәнлек реаль хәлләрне анализлаудан бигрәк, региондагы тотрыклылыкны җимерүгә юнәлтелгән.

Мин үз хезмәттәшләрем һәм укучыларым белән инде күптән «Regnum» мәгълүмат агентлыгы һәм аның авторларының эшчәнлеге артыннан дәшми күзәттем. Ләкин хәзер бар җәмәгатьчелек алдында аларның эше белән килешмәвем турында әйтергә телим һәм автор текстларын үзләре теләгәнчә «борып» кулланмауларын сорыйм.

Татьяна Алексеевна,

тарих фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының этнология һәм археология кафедрасы профессоры.

2 декабрь, 2012 ел.

Без капчыкны тишә башлады

Шушы хатны алып, татарчага тәрҗемә иткәч, Татьяна ханым Титованың үзен күреп әңгәмә оештырырга булдык. Ул йөзләгән фәнни мәкаләләр, дистәләп уку-укыту әсбаплары авторы, Русия күләмендә, төрле шәһәрләрдә уздырылган фәнни конференцияләрдә катнашучы профессор, КФУда инде 20 ел белем бирүче укытучы… Фәнни хезмәтләренең темасы да милли азчылык, аларның психологиясе, милләтләр арасындагы мәдәни диалоглар хакында. Кыскасы, бүгенге милләтара мөнәсәбәтләрне объектив рәвештә бәяләп, анализлый алырлык шәхес ул. Фәнни хезмәтләре дә тикшерүләргә, социологик сораштыруларга корылган. Ул, кайберәүләр кебек, бармактан суырып, юк саннарны бар итеп утыручылардан түгел.

– Татьяна ханым, матбугат чараларына тапшырган шушы хатны язганчы, үз хезмәттәшләрегез белән бу хакта сөйләштегезме? Алар моны ничек кабул итте?

– Бу бит инде быел гына барлыкка килгән хәл түгел. Шул ук «Regnum» интернет сәхифәсендә узган елны безнең хезмәттәшебез Г.Р.Столярованың чыгышын үзләренә кирәк булганча әйләндереп язганнар иде. Ул шулай берсүзсез узды.

Быелның октябрь аенда, Эстониядә, Тартадагы университетта укучы Мария Вятчина кайтып, русларның ислам динен кабул итүе турындагы тикшерүгә нигезләнеп, чыгыш ясады. Бу кыз минем җитәкчелек астында диплом язды һәм ул укуын чит илдә дәвам итә. Менә аның чыгышы да «Regnum»да басылган язмада бик нык үзгәртелгән иде. Бу бик нечкә тема, һәркемнең исламга, гомумән дингә үз юлы бар, шуңа күрә монда ниндидер нәтиҗәләр ясау да мөмкин түгел. Мария шушы вакыйгадан соң «Regnum»га шалтыратып, дөреслек эзләп, бу язманы кире кагучы башка мәкалә бастыруларын сорап та карады, ләкин бернигә дә ирешә алмады.

Инде менә шул ук капкынга мин эләктем. «Бусыгин укулары» вакытында «Regnum» әгъзалары да бар иде. Мин анда ике доклад белән чыгыш ясадым: берсе мигрантлар проблемасы хакында булса, икенчесе Вадим Евгеньевич Козлов дигән хезмәттәшем белән берлектә әзерләнгән доклад иде. Ул академик аудитория, специалистлар өчен әзерләнгәнен дә искәртәм. Шушы докладны сөйләп берничә көн узгач мин үземнең элеккеге студентларымның берсеннән «Regnum»да басылган язмага сылтама алдым. Иң кызыгы шунда, алар һәрвакыт милли темаларга язылган язмаларга сылтаманы миңа җибәрә иде, ә бу юлы алар берни дә җибәрмәде. Бу максатчан төстә эшләнгән дип уйлыйм. Шушы яңалыкны укыгач, мин кайнап чыктым, чөнки миңа тагылган бер генә сүз дә дөреслеккә туры килми иде.

Доклад булгач аның бит нәтиҗәсе дә бар. Ләкин бу нәтиҗә яңалыкта яктыртылмаган иде. Ә контексттан каяндыр өзеп, кисеп алынган сүзләрне теләсә ничек ялгаулары монда бөтен эчтәлекне бутап бетергән.

Шушы ачык хатны язганчы һәм җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать иткәнче мин Вадим Козлов белән сөйләштем һәм ул мине тулысынча хуплап чыкты.

– «Regnum»да басылган язмада сез ачык хатта телгә алмаган тагын бер сан бар. Имеш, сораштырылган кешеләрнең 73%ы «өстенлекле милләт вәкиле булмаганга (бу очракта татар милләте турында сүз бара – Э.Ф.) Татарстанда җитәкче урыннарда эшләү мөмкин түгел» дип саный икән. Бу дөресме?

– Юк, әлбәттә. Гомумән, безнең сораштыруда андый сорау да юк иде. Бу тагын каяндыр өзеп алынган фикердер, мөгаен.

– Интернет сәхифәләрдә дә әлеге ачык хатыгыз дөнья күрде. Инде аның астындагы фикерләргә күз салсак, урыс милләтчеләре сезгә Татарстан хакимияте басым ясаган, яки сез грантлар алмый калудан курыккансыз дигән сүзләр язган…

– Бу көлке. Мин федераль университет профессоры. Эшкә урнашканда төзелгән килешүдә фәнни тикшерүләр алып барганда ниндидер фикерне алга сөрергә, кайсындыр төшереп калдырырга дигән бурычлар язылмаган. Ә мин шул килешүдә язылган бурычларны үтәвем өчен хезмәт хакы алам. Димәк, мине эштән җибәрү белән янау мөмкин түгел.

Әле тагын, имеш, миңа ректор шалтыратып куркыткан икән дигән сүзләр дә булды. Сез уйлап карагыз: безнең университет хәзер шулкадәр зур һәм аның хезмәткәрләре йөзәрләгән. Ректор –берүзе. Ул һәрбер очракны күзәтеп, һәркемне контрольдә тотып, куркытып утыра алмый. Хәтта ки, бик теләсә дә.

Ә грантларга килгәндә, мин бит аны республика фондыннан түгел, ә федераль фондтан – Русия гуманитария фәннәре фондыннан алам. Казан Кремленнән, университеттан бернинди грант алмыйм. Минем грантлар тарихы хәтта интернетта бар, кирәк булса карагыз. Инде 20 ел чамасы университетта эшләп, миңа кемнеңдер басым ясавын, кайсыдыр тикшерүләремдә саннарны төзәтеп, болай түгел, икенче төрле әйт дип әмер бирүен хәтерләмим. Менә бу «Regnum» тарафыннан эшләнгән эш – саннарны үзгәртеп язуның беренче очрагы. Бу безнең җәмгыятьтәге реаль хәлләрне белмәүчеләр эше.

– Ә реаль хәлләр ничек тора? Татарстанда руслар белән татарлар арасында каршылык бармы?

– Бер социаль киңлектә берничә милләт булганда, алар арасында каршылыклы хәлләр булып тору ул гадәти күренеш. Ләкин ниндидер милләтне кысып, кайсындыр үстерү юк монда. Руслар белән татарлар гел күрше булып иңгә-иң яшәгән, хәзер дә бу хәл үзгәрмәде. Хәтта 1990нчы елларда татарларның милли мәнфәгатьләре өчен мәйданнарда көрәш барганда, без ЗАГС архивларыннан документларны алып карасак, катнаш никахларның хәтта шул чорда да кимемәвен күрәбез. Хәзер дә, статистика буенча, Казанда һәр дүртенче яңа гаилә катнаш милләт вәкилләреннән төзелә. Лениногорск районында бу хәтта ки һәр икенче гаиләдә күзәтелә. Мин үзем рус кешесе. Абыем Мәскәүдә бик яхшы эштә эшли. Әгәр монда бик начар булса, мин Мәскәүгә күчеп китәр идем. Кызыма да бу республикадан китәргә киңәш итәр идем. Ләкин бездә бар да тыныч! Менә шундый провокаторлар барлыкка килмәгәндә, билгеле. Русларны кимсетелгән милләт дип әйтү мөмкин түгел!

– Рәис Сөләймановны университетта сез дә укыттыгызмы?

– Әйе, укыттым шул. Ул кызыксынучан, күп сораулар бирә торган студент иде. Ул бездән белем алды, ләкин аны дөрес булмаган юнәлештә файдаланды. Башта ул түләүле бүлектә укыды һәм бер кешене бюджет хисабына укыту мөмкинлеге килеп тугач, без коллегиядә берничә студентны карадык. Мин хәтта аның яклы булып шунда чыгыш ясадым. Аңа карата бик яхшы мөнәсәбәттә идем. Аның эшчәнлегенең башында ук, ялгыш юлдан китүен күргәч, Рәисне үз яныма чакырып алып, дусларча киңәш тә бирәсем килде: тукта, Рәис, язганчы уйлан, дип. Мин аның ул эшен социаль яктан өлгереп җитмәгәнлек, тәҗрибәсе булмау, яшьлектә була торган максимализм белән бәйли идем. Ләкин вакыт уза. Ул бит тарихчы, димәк вакыйгаларга объектив бәя бирә белергә тиеш. Һәр медальнең ике ягы булган кебек, ул берьяклы гына яктырткан язмаларның да икенче ягы бар.

– Сүз ахырында, Рәискә, безгә нинди киңәш-теләкләрегез бар?

– Журналистларга мөрәҗәгать итәсем килә. Алар махсус бер гражданлык бурычын үтәүчеләр. Безнең илдә халык аларга ышана. Шунлыктан журналист аңларга тиеш: ул үз мәгълүматы белән күбрәк позитив алып килсен, тынычлыкка, килешеп яшәүгә өндәсен иде. Милләтара темаларга язганда гына түгел, гомумән әйтәм. Җирдә болай да әшәкелек бик күп. Нигә аны тагын да ясалма рәвештә арттырырга? Безнең беребез дә 200 ел яшәми. Кешеләр синең хакта бары тик начар сүз сөйләүдән дә сакланырга кирәк. Ник соң үз исемеңне пычратырга? Тормышта бит бар да акча белән генә бәяләнми. Журналист кеше ул үз язмалары белән булганны җимерергә түгел, ә төзергә тиеш.

Сәхифәне Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

ҖӘМӘГАТЬЧЕЛЕККӘ АЧЫК ХАТ , 4.5 out of 5 based on 12 ratings

Комментарии