Халык – акча эшләү коралы

Халык – акча эшләү коралы

Безнең түрәләр өчен ачыкмы? Үзегезгә кайчан да булса шундый сорау биреп караганыгыз бармы? Төптән уйласак, алар нәкъ менә шул гади мәнфәгатен кайгырту, аның проблемасын хәл итү өчен йомшак кәнәфидә утыра бит инде. Шул эшләрен башкармаганда, түрәнең кирәге дә калмый, урын биләп торуыннан бернинди мәгънә юк. Болай фикер йөртсәк, Русиядәге җитәкчеләрнең 80 процентын эшеннән азат итәргә кирәк дигән сүз. Нигәме? Чөнки алар фәкать үзләре, гаиләсе һәм туган-тумачасы баесын өчен генә эшли. Бездәге бер түрәнең дә янына кереп булмый. Әле сәркатибенә шалтыратып сөйләшә алсаң да, рәхмәт әйтерсең. Хәер, берәр гадәттән тыш хәл булса, аерым шәхесләрне янына кертергә мөмкиннәр. Мисал өчен, «Дальний» бүлегендә булган хәлләрдән соң эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров та, Русия Генераль прокуроры урынбасары да, Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин да гади халыкны кабул итәргә тотынды. Ник соң алар моңарчы ук кабул итә алмаган? Минемчә, генерал Сәфәровка үз моң-зарын сөйләргә теләүчеләр аңа кадәр дә күп булыр иде.

Дөрес, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоровка, Чаллы мэры Васил Шәйхрәзиевка, Чүпрәле районы башлыгы Тимур Ногмановка «Твиттер» аша да мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Файдасы да юк түгел, ахры. Әнә Никифоровка берәү, Казандагы элемтә чыбыклары пәрәвезне хәтерләтә, дип язуы булган, министр шунда ук проблеманы аңлап, республика хөкүмәтендә шул хакта сүз әйткән. Озакламый һавада асылынып торучы чыбыкларны җир астына кертү турында документ та пәйда булды. Президентыбыз да «Твиттер»да әйтелгәннәрне аяк астына салмый. Ул, үз чиратында, халык сүзе буенча, түрәләргә күрсәтмә бирә, әмма «астагылар» гына селкенми шул.

Татарстанда эре түрә кабинетына эләгү бик авыр. Хат язып җибәрсәң дә, җавапка буш сүз әйтеп кенә утыралар. Танышым эш эзләп йөри иде. Тәмам гарык булгач, республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтына кереп зарын язып калдырды. Өч көннән соң, Казандагы бер мәшгульлек үзәгеннән шалтыратып, аны шунда чакырдылар. Кызганыч, танышымның сөенече озакка җитмәде. Анда аңа интернет аша да карап була торган эш исемлеген биргәннәр. Әлеге исемлекне ул болай да көн саен диярлек күрә иде, шушы үзәккә дә берничә тапкыр кергәне булды. Ягъни түрәләр үз өстеннән җаваплылыкны төшерү өчен генә җавап биргән булып кылана.

Шәһәр халкына эре түрәләр янына керү авыр булса, авылда яшәүчеләр бөтенләй нишләргә белми. Район башлыгы кабинетында булучылар саны бармак белән генә санарлык. Анда эләксәң дә: «Сиңа тагын нәрсә кирәк инде?» – дигән кыяфәт чыгарып кына тыңлыйлар. Янәсе, аның эше күп, җитмәсә гади халык комачаулап йөри. Синең эшең шул халык зарын тыңлап, аны хәл итү түгелме соң инде, дип сорыйсы килә шул чакта. Алар бит халык хезмәтчесе булырга тиеш. Әмма бүгенге чынбарлык моның киресен исбатлый: гади кешеләр үзләре алар яхшы яшәсен өчен эшли.

Менә син ЮХИДИ башлыгы яисә Казан мэры Илсур Метшин белән очрашырга тырышып кара! Нәтиҗәсе алдан ук билгеле: аның янына кертмәячәкләр. Шуннан соң, алар ничек итеп халык проблемаларын чишә икән, дигән сорау туа. Әнә Метшин үзе рульгә утырып, Казан урамнарын буйлаган да: «Бу юлда ничек йөреп булсын, адәм мәсхәрәсе!» – дип шаккаткан. Шуны халыкка да әйтергә оялмады әле. Бу хәлдән шаркылдап көлеп куйдым. Ничә ел мэр булып утырган да, юлларның шундый начар икәнен белмәгән микәнни?! Халыкны вакытында тыңлаган булса, бәлки, юллар мондый хәлгә калмас та иде. Әле соңгы арада федераль матбугат битләрендә Мәскәү түрәләренең акча түләтеп кенә очрашуга ризалашуы турындагы мәкаләләре пәйда булды. Янәсе, Хөкүмәт Рәисе урынбасары Игорь Сечин белән күрешү 200 мең доллар тора, ә Президент хакимияте башлыгының элеккеге беренче урынбасары Владислав Сурков исә очрашу өчен 100 мең долларга күбрәк ала икән.

Мондый төр «аралашу» эре түрәләр белән эшмәкәрләр арасында арадашчылар барлыкка килүенә дә сәбәпче булган. Мисал өчен, Максим Каганский дигән берәү хокук саклау органнары генералларын бизнес вәкилләре белән таныштырып йөргән, күбесенә алар тарафыннан ныклы «түбә» дә тәкъдим иткән. Дөрес, хәзер аны законсыз гамәлләре өчен кулга алдылар. Бу хәлдән соң экспертлар, Русиядәге һәр җитәкченең шундый кешесе бар, дип чаң суга башлады. Күп очракта бу рольне аның ярдәмчесе башкара. Аның вазифасына түрәнең ришвәттән яки законсыз юл белән барлыкка килгән финансларын башкаларга белгертмичә чит ил оффшор зоналарына яшерү, шул акчага предприятиеләр ачу, бизнес вәкилләре белән очрашу оештыру, төрле проектлар алып бару керә. Әмма моны рәсми ярдәмче түгел, берәү дә белми торган кеше дә эшләргә мөмкин.

Татарстанда түрә булып эшләп, берничә ел элек эшеннән азат ителгән кеше белән аралашканым бар. Аның сүзләренчә, Татарстан җитәкчеләренең дә мондый «ярдәмчеләре» бар. Мисал өчен, Казан мэриясендә эшләүче түрәләрнең берничәсе оффшор зонадагы фирмалар аша башкаладагы предприятиеләрне контрольгә алган икән. Ә инде аннан да эрерәкләре арасында тагын да зуррак бизнес хуҗалары булып торучылар бар. Экс-түрә әйтүенчә, Казандагы район тикшерүчеләре арасында эшенә «Лексус» белән килеп, машинасын кеше күрмәсен өчен, берәр йорт ишегалдында калдыручылар байтак. Эчкәрәк киткән саен хәлләр тагын да искитмәле, әмма шунысы аңлашыла: түрәләр өчен сәясәт – бизнес, ә халык – акча эшләү коралы.

Гафил КӘРИМОВ.

Халык – акча эшләү коралы , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии