Рамзанга Аллаһ үзе ярдәм итә

Рамзанга Аллаһ үзе ярдәм итә

3нче апрельдә Чечняда зур күңелсезлек булды. Әле төзелеп тә бетмәгән «Грозный-Сити» комплексындагы 40 катлы башня «Олимп» йортында 18 мең квадрат метр мәйдан янды. 145 метрлы 40 катлы бинада дөньядагы иң зур сәгать текелди иде. Ул 3нче апрельдә янгын чыккач 20сәгать 30 минутта туктап калган. Ә ут бары тик 4нче апрельдә 01:30да гына сүндерелде.

Проблема шунда, бина янына янгын сүндерү техникалары якын килеп, тиешенчә эшли алмады. Бу вакыйгадан соң, башлыгы мондый биек йортлар өчен янгын сүндерергә махсус вертолетлар сатып алырга кирәк дип белдерде.

Мин бу вакыйгага бүген игътибар да итеп тормас идем, әмма Рамзан Кадыровның әлеге уңайдан белдерүе – аңа битараф калдырмады. Баксаң, Чечня башкаласындагы бу бина Аллаһ ихтыяры буенча янган. «Без Аның ихтыяры алдында көчсез, – дип белдерде ул. – Иң мөһиме: кеше корбаннары булмады, моның өчен Аллаһыга рәхмәт. Чечен Республикасында яшәүченең хәтта чәнти бармагы да зыян күрмәсен өчен теләсә нинди бинаны корбан итәм һәм моның өчен булдыра алганның да, булдыра алмаганның да барысын да эшлим, Илаһым ярдәме белән без бу бинаны, тагын да матуррак, яхшырак итеп, иң алдынгы технологияләрне кулланып торгызачакбыз, – диде ул.

Әйе, Чечня Республикасында сугыш оештырылып, бу республика хәрәбәләр хәленә калдырылган иде. Ул бүген төзелә, торгызыла. «Татарстан да корыла бит, метро төзелә, шәһәрләр матурлана, бүген Казан Европа калаларыннан берни белән дә аерылмый», – диярсез. Анысы хак, Казанны да берничә ел күрми торганнар бүген танымас. Әмма Чечня белән бер аерма бар: Татарстанда җитештерү кайнап тора, яңа завод-фабрикалар ачыла, Татарстан Русиядә төп донор, Ә Чечня бары тик кулланучы гына. Анда инде эшләмәскә, үзәктән акча каерырга күнектеләр дә бугай. Рамзан әфәнде акчаны безгә Аллаһы бирә дисә дә, күзне ачыбрак карасаң, аңа Хак Тәгалә Путинны биргән. Ә фатыйхасы белән Чечняга акча ишелеп ага. Бер әңгәмәсендә Рамзан өчен 100 тапкыр үләргә дә әзер дип белдергән иде. Ул аны үги әтисе дип саный. Ә «улын» аталарча кайгырта, аны туйганчы ашата… Чечняга агылган финанс агымына инде Русиядә ризасызлык торган саен арта. Бу бигрәк тә форумнарда аермачык күренә. Анда катгый сораулар куела: күпме туйдырырга була бу төбәкне, бирелгән акчага контроль бармы? Шул ук вакытта Чечня җитәкчелеге купшы бәйрәмнәр уздыра, шикле кыйммәтле проектлар белән шөгыльләнә…

Инде Аллаһ бирә, Аллаһы ала, дигән аңлатмага килгәндә, төбәге дип саналса да, дәүләт дип аталган мәмләкәт башлыгының, гаеплеләр эзләнәчәк, хөкем ителәчәк, диясе урында, дога кылыгыз, бар да әйбәт булыр, дигән дәрәҗәдә сөйләнүе, Русиянең дәрәҗәсен көлке хәленә төшерә торгандыр. Югары рангтагы түрәләрнең кәмит уйнавы, Аллаһны узып өсләренә зур җаваплылык алуы аңлашылмыймы, әллә күрмәмешкә салышалармы.

Шулай да, Грозныйдагы 40 катлы йорт Аллаһ кодрәте белән янганмы, әллә Русиядәге типик башбаштаклык, хуҗасызлык, урлашу аркасындамы, дигән сорауга тикшерүчеләр җавап эзли дип хәбәр ителә. Инде беренче нәтиҗәләргә караганда ук монда Хак Тәгаләнең «гаебе» юклыгы күренә. Янгын чыгуның берничә сәбәбе булу мөмкин: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, төзелеш нормаларын үтәмәү, хәтта махсус ут төртү ихтималы да истән чыгарылмый. Кыскасы тикшерүчеләр Рамзан Кадыровтан аермалы буларак, Аллаһыны гаепләп утырмый.

Бер мәзәк бар бит: берәү ялвара икән, И Аллам, күпме сорыйм, ник миңа бер дә акча бирмисең. Шулай көн-төн ялварулар туйдыргандырмы, өстән тавыш ишетелә: син ичмасам, лотерея билеты булса да алып кара инде. Аять тә бар бит, бер юлаучы ишәге белән мәчет каршына килеп туктаган да, Аллаһыга: «Ишәгемне сакла», – дип кереп киткән. Чыкса, ишәк юк. Чөнки ул Аллаһыга ышанып ишәген бәйләп куюны да кирәк санамаган. Шулай булгач, Рамзан шыттыра. Аның илендәге башбаштаклыкка Аллаһ гаепле түгел, төзелеш алып баручы да, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүче дә, ул бинада каравылчы да Хак Тәгалә түгел – Рамзан үзе.

Кадыров бинаның исемен алыштырырга булды. Ул хәзер «Олимп» түгел, «Феникс» дип аталачак. Әле янгын рәсемнәрен интернетка урнаштырган ике кеше дә табылган, алар Рамзан каршында гаепләрен таныган, фаҗига турындагы хәбәрне таратканнары өчен аннан гафу үтенгәннәр. Бу «гөнаһларын» бинаны торгызуда эшләп юачаклар. Куркыныч илдә яшим мин. Бездә Чечнядагы кебек түгел, ләкин…

Сүз уңаеннан әйтик, Русиягә пропискага керергә җыенган француз актеры Жерар Депардьега Рамзан Кадыров шушы йорттан фатир бүләк иткән иде. Бу гамәлне эшләргә Аллаһы Тәгалә кушкандыр инде Рамзан Кадыровка. Юкса, Русиядә, шул исәптән Чечняның үзендә дә йорт-җирсез, авыр хәлдә яшәүчеләр аз түгел. Мескен актерга ярдәм итми булмас…

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии