Авыл хуҗалыгы кем кулына калыр?

Авыл хуҗалыгы кем кулына калыр?

Инде узган елдан бирле, Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов министрлыктан китәчәк икән, дигән имеш-мимешләр йөрде. Тик әле бу хакта рәсми рәвештә ни дә булса әйткән кеше юк иде. Әхмәтов үзе дә отставкага китүе турында журналистларга шәрехләмә бирүдән баш тартты. Ләкин утсыз төтен булмый диләр – күптән түгел журналистлар белән очрашуы вакытында Рөстәм Миңнеханов, 18нче сентябрьдә узачак сайлауларда җитәрлек тавыш җыя алса, Әхмәтовның министр кәнәфиен калдырып, Мәскәүгә күчәчәген хәбәр итте.

Марат Готыф улы Әхмәтов 1954нче елның 16нчы июнендә Арча районының Хәсәншәех авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан ветеринария институтында укып, мал табибы белгечлеген ала. 1976нчы елның августында үзе практика үткән Балтач районының Чапаев исемендәге колхозына баш мал табибы булып эшкә килә. Монда эшләгән ике ел эчендә үзе турында бары тик уңай фикерләр генә калдыра. Менә шуның өчен дә яшь белгечне 24 яшендә үк гел койрыкта сөйрәлеп килгән «Алга» колхозына рәис итеп куялар. 80нче елларда, хәтерләсәгез, авылның иң абруйлы кешеләре өчәү иде: авыл советы рәисе, мәктәп директоры һәм өченчесе – колхоз рәисе. Япь-яшьли шундый зур урында эшли башлый Әхмәтов. Аның җитәкчелегендә хуҗалык беренче елдан ук күркәм хезмәт нәтиҗәләре күрсәтә. Кырлардан югары уңыш алына, дәүләттән төшкән «задание» икеләтә арттырып үтәлә. Аеруча терлекчелек зур күтәрелеш кичерә. Иң артта сөйрәлгән колхоз 2 ел эчендә, сыерлардан сөт савып алу буенча, районның иң алдынгы хуҗалыклары сафына баса.

1985нче елның гыйнварында М.Г.Әхмәтов КПССның Балтач район комитетының беренче сәркатибе – районның төп җитәкчесе итеп сайлана. Ә 1999нчы елның мартыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын үти башлый. Министр булгач та Марат Әхмәтов, игенчелек белән чагыштырганда, терлекчелеккә күбрәк игътибар бирде кебек. Бездә башка төбәкләрдәгечә, мәсәлән Башкортстандагы кебек, теплица хуҗалыкларын, яшелчәләр үстерүгә әллә ни басым ясалмады, аның каравы, сөт сату буенча Русиядә безнең республика иң алдынгы төбәккә әйләнде.

Әлбәттә, бу яхшы күрсәткеч, яхшы эшчәнлек билгеләре. Тик кем әйтмешли, камиллеккә чикләр юк. Теләсә нинди уңышка ирешү өчен бер мәртәбә булса да уңышсызлыкка да ирешеп карау кирәктер. Марат Әхмәтов идарә иткән чорда тегесе дә монысы да булды.

Хәтерләсәгез, 2002нче еллардан башлап республика авылларын инвесторлар үз канаты астына ала башлаган иде. Ул елларда бөтенләй уйламаган җирдән бөлгенлеккә төшкән хуҗалыклар бик күп булды, ә аларны бу авыр вә кызганыч хәлдән чыгаруны шушы кешеләргә ышанып тапшырдылар. Барыбызга да аңлаешлы булсын өчен тагын бер искәртик: инвестор ул – авыл хуҗалыгын үстерү өчен акча бирергә тиешле субъект. Тик үстермәде шул. Киресенчә, фермалардагы терлекләр КамАЗ машинасына төяп озатылды, машина-трактор паркындагы колхоз техникалары арзан бәядән генә таныш-белешкә сатылды, ферма, склад кебек биналарның кирпече кирпечкә аерылды. Шушы кәсеп белән беррәттән, инвесторлар кулына дәүләттән дә акча кереп бара иде әле. Болар бөтен кешенең күз алдында эшләнсә дә, Министр Марат Әхмәтов инвесторларга тел-теш тидермәде. Аларның эшчәнлеген тәнкыйтьләргә дә базмады. Ә бит ныклап караганда, шелтә белдерергә сәбәп бар иде. Инвесторлар арасында «Вамин» кебек, бөтен хуҗалыкны ахыргача таратып бетерүчеләре дә булмады түгел югыйсә.

Инде инвесторлаштыру сәясәте көтелгән нәтиҗәләрне бирмәгәч, Татарстанда шәхси хуҗалыкларны үстерү курсы игълан ителде. Чуашстанның Шыгырдан авылы тәҗрибәләре мактала башлады. «Һәр йортта бер сыер булырга тиеш», – дип игълан итте министр Әхмәтов. Авыл халкына, мәҗбүриләп диярлек, ташламалы кредит бирделәр. Ләкин авылдагыларның эш яшендәге катламы, инвесторлар китереп чыгарган эшсезлектән туеп, шәһәргә качышып беткән иде инде. 2011нче ел башында хөкүмәт гаилә фермалары оештырырга кирәклеге хакында белдерде. Ел азагында «һәр йортка – бер сыер» юнәлешеннән тулысынча баш тартып, һәр авылда бер булса да заманча гаилә фермасы булсын, дигән курс игълан ителде. Хәзерге вакытта, шөкер, гаилә фермалары шактый актуаль һәм нәтиҗәле эшли дип әйтә алабыз. Дәүләт тарафыннан төрле грантлар, субсидияләр каралган, мал, кош-корт асрарга теләге булганнарга байтак мөмкинлекләр тудырылган. Инде менә барысы да шулай яхшы гына бара башлаган мәлдә Марат Әхмәтовның китүе хакында белү бик үк күңелле хәбәр түгел шул. Әхмәтов – республиканың министрлар кабинетында иң озак утыручы түрә булып чыкты – аның министр буларак гомуми эш стажы – 17 ел. Бу вакыт эчендә Марат Готыф улына карата дәгъвалар фәкать бер мәртәбә – 2013нче елның май аенда гына булды. Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков Әхмәтовка «бюджет акчаларын нәтиҗәле куллануны оештыру өстендә тиешенчә эшләмәве, дәүләт милке белән үзе теләгәнчә идарә итүе өчен» шелтә белдергән иде. Әхмәтов турында беренче Президент Минтимер Шәймиев та бары тик уңай фикердә генә. «Үзен авылга һәм авыл хуҗалыгына багышлау Марат Готыф улына Аллаһы Тәгалә тарафыннан язылган эш булгандыр», – дип әйткән иде ул.

Ничек кенә күңелсез булмасын, алыштыргысыз кеше юк. Хөкүмәт эшендә бигрәк тә. Бушап калган министр кәнәфиенә кемнең утырачагы турында да фикерләшә башладылар инде. Әлегә халыкка бөтен серләрне ачып, бу «бәхетлесенең» кем булыры турында кычкырып ук әйтмәсәләр дә, төрле сүзләр ишетелгәли.

Министр урынын дәгъвалаучылар арасында беренчелекне Лаеш районы башлыгы – 45 яшьлек Михаил Афанасьев алып тора. Ул биология фәннәре кандидаты, эшмәкәрлек өлкәсендә дә тәҗрибәле. Тик Афанасьевның зур бер минусы бар – авыл хуҗалыгының узган елгы уңай күрсәткечләре баганасында Лаеш районы беренчелекне алып тормый – 24нче урында гына санала. Ә бит бер ел алдан Лаеш бу исемлектә 19нчы булып торган!

Икенче урынга белгечләр Әхмәтовның 32 яшьлек урынбасары – Марат Җаббаровны чыгара. Җаббаров 16 яшеннән бирле авылда эшләгән, ә 19 яшендә аны әтисе – Федераль дәүләт теркәү, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Жаббаров Биектау районындагы «Бөреле» хуҗалыгына җитәкче итеп билгеләнергә булышкан иде. Яшь кенә булуына да карамастан, ул вакытта Марат үзен эре агрокомпаниянең җаваплы җитәкчесе буларак күрсәтте. Өлкән Җаббаровның Миңнеханов белән дуслыгы турында да күпләр беләдер. Алар авыл хуҗалыгы институтында бергә укыган.

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тирәсендә дә «авыл хуҗалыгына билгеләнәчәк икән» дигән сүзләр шактый йөрде. 55 яшьлек министрның башка өлкәдәге ведомствога китәчәге турында сүзләр бик еш кабатланып килә. Бер яктан караганда, кая ашыгырга – Энгель Нәваповичның министр булганына 5 ел да юк бит. Ләкин икенче яктан, Фәттахов бу вазифага бөтен яклап туры килә торган кандидат. Беренчедән, ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Икенчедән, 15 ел буе Актаныш районы башлыгы булып торган кеше. Бу районны койрыкта сөйрәлде дип әйтеп булмый, гомумән, Актаныш бөтен яклап алдынгы урыннарда иде. Аеруча Энгель Фәттахов идарә иткән чорда.

Кем әйтмешли, көтеп карыйк – күз күрер. Авыл хуҗалыгы өлкәсенә министр булып кемнең киләчәген якын араларда белербез. Билгеле, Марат Әхмәтовның аягы җиңел булуын тели күңел. Аның кебек шактый озак еллар Татарстанны Русиядә алгы урыннарда тотып эшләүче кеше булсын иде ул. Һәм халыкның кечкенә генә бер теләге бар: Әхмәтов кебек үк татарча матур һәм бик тәмле итеп сөйләшә торган кеше булсачы!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии