Татарга инкыйразга каршы нишләргә?

1917нче елдан бирле социаль планда татар урыс җәмгыятеннән бигүк аерылмады. Тегесе дә, монысы да совет кешесе иделәр. СССРда урысларның 2 идеологиясе бар иде. Берсе – коммунистик идеология, икенчесе – «уголовный» идеология һәм мәдәният. Урыс телле халыкның бер өлеше төрмәләр, зоналар аша үткән. Аларның үзенчәлекле, «феня» дигән блатной рус теле формалашкан. Блатной җырлар, блатной законнар, паханнар – үзенә күрә бер субкультура барлыкка килгән. Хәзер дә ТВ үзәк каналында «Три аккорда» дигән блатной җыр конкурсы бара. Мондый феномен дөньяда бер халыкка да хас түгел, фәкать урыска хас.

Татар җәмгыятендә дә ул вакытта «уголовный» идеология бар иде, ләкин ул субкультура буларак татар телендә үсмәгән.

1991нче елда социаль гаделлекне саклап торучы коммунизм идеологиясе җиңелә, һәм ахыргы чиктә хакимияткә халык, дәүләт байлыгын талап, урлап, законсыз рәвештә котырынып баеган җинаятьчеләр һәм коррупцион чиновниклар килә. Мондый үзгәреш татар җәмгыятендә дә булды. Ләкин без, татарлар, урыс җәмгыятеннән нәрсә белән аерылып торабыз? Урыс нинди генә булмасын, коммунистмы, капиталистмы, безгә, татарга милли бәйсезлеккә ирешүебезгә каршы тора һәм торачак. Без, татарлар, аерым шәхесләр генә түгел, ә колониаль халык буларак, бае да, ярлысы да, тулаем рәвештә таланабыз. Нефтебез Мәскәү контролендә чыгарыла, Татарстан бюджетының 75 %ы Мәскәүгә китә. Милли мәгариф һәм мәдәният проектларына күпме акча бирәсен Мәскәү хәл итә. Мондый халыкларның беренче планда милли азатлык идеологиясе торырга тиеш. Русиядә демократия юк, шуңа күрә сәяси механизмнар кулланып, без милли бәйсезлеккә ирешә алмыйбыз. Бу – реаль нәрсә түгел. Шуңа күрә без булган мөмкинлекләрдән чыгып эш итәргә тиешбез. Инкыйразның килүен бераз әкренәйтергә генә мөмкин. Мәсәлән, бездә татар теле белән акча эшләрлек 5 кечкенә сфера бар: 1. Татар мәктәпләре, 2. Татар эстрадасы, 3. Татар театрлары, 4. Татар матбугаты, 5. Мәчетләр. Бу сфераларга Татарстан җитәкчеләре һәм эшмәкәрләре аеруча матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә тиеш, чөнки бу безнең соңгы терәкләребез. Аннары һәр мәктәптә татар ата-аналары комитеты эшләсен иде, татар милләте татар мәктәпләре тирәсендә укмашыр иде.

Көрәшүнең тагын бер ысулы бар. Татар дәүләтенең барлыкка килүен көтеп тормыйча, татар телен халыкка үзенә де-факто ысулы белән гамәлгә кертергә кирәк. Эштә, өйдә, бөтен учреждениеләрдә милләттәшләр белән фәкать татарча сөйләшергә. Бу метод белән Балтик буе халыклары 1980нче елларда көрәшне башлаганнар иде. Халык үзе җанлы булырга, милли, сәнгати оешмаларының бөтен чараларына йөрергә тиеш, милләттәшләр белән аралашуга үзе белән балаларын да алып барса, әйбәт булыр иде. Җәмгыять яшәргә тиеш, әгәр җәмгыять актив яшәвен туктата икән, аның теле дә сүнә башлый. Безнең милли дәүләтебез юк, шуңа күрә өстән чиновниклар нинди күрсәтмәләр бирер, дип утырырга кирәкми. Алар күп очракта Мәскәү кушканны эшләячәк.

Тагын да минем «Татар милләтенең исән калуы өчен биш гади кагыйдәсе»н тәкъдим итәсем килә:

  1. Баю, җирне һәм күчемсез милекне сатып алу.
  2. Белем һәм социаль дәрәҗәсен күтәрү.
  3. Күп бала үстерү (һәр гаиләдә кимендә 3-4 бала булырга тиеш).
  4. Татарлар үзара татарча гына сөйләшергә тиеш.
  5. Бер-берсе белән дус яшәү, бер-берсенә ярдәмгә килү.

Бу кагыйдәләр бик гади. Һәрберебез аларны үтәсә, милләтебез дә күтәрелә башлаячак. Бу кагыйдәләр буенча яшәү Русиянең бер законына да каршы килми. Елгыр милләтләрнең шактые шуннан файдаланалар да инде. Бу милләтләр, безгә хокуклар бирмиләр, дип, зарланып елап утырмыйлар, үзләрен хокукый яктан тануларын көтмиләр, ә тавыш куптармыйча, тыныч кына әлеге 5 кагыйдә буенча яшиләр һәм уңышка ирешәләр.

Чынында да, тарихка күз салсак, һәртөрле милли җанлануның халыкның урта сыйныфы үсүгә, ягъни хәлле кешеләренең артуы белән тыгыз элемтәдә булуына бәйле икәнен күрәчәкбез. Тагын да гадирәк әйткәндә, татар кешесенең сыйфатын күтәрү кирәк. Шундый кешеләр күбәйгәч, алар арасыннан абруйлы шәхесләр дә калка башлар, милләтне оештыра торган төрле системалар да барлыкка килер.

Тарих фәннәре кандидаты,

Төрки халыклар ассамблеясенең элекке рәисе
Рафаэль МӨХӘМӘТДИНОВ

Комментарии