Тораклы булу кыенмы: авыл ипотекасы яңа мөмкинлекләр тудыра

Тораклы булу кыенмы: авыл ипотекасы яңа мөмкинлекләр тудыра

Ир-ат җилкәсенә төшкән бурычларның берсе – йорт төзү, фатир алу дип тә әйтергә мөмкин, җиңел эш түгел. Дәүләтебез, ул бурычны үтәүдә бераз җиңеллек тудырырга омтылып килә, анысы. Элек, «Тузган торак» программасы гамәлдә булганда, аеруча да җиңел булган ул фатир алу. Халык бит бүген дә аның өчен беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә рәхмәтле.

Соңрак халыкны яңа фатирлы итү юлларын җиңеләйтү максатыннан эшли башлаган социаль ипотека программасы да үзенең уңай нәтиҗәсен бирде үзвакытында. Хәзер исә, банк кредитының процент өлешен дәүләт субсидиясе хисабына киметү тәртибе гамәлдә. Анысы да халык өчен бик файдалы. Чөнки, безнең банкларның аппетитлары бик югары шул. Кредит алсаң, аның өстәмә түләү өлешен 12-13 процент һәм аннан да югары итеп билгелиләр. Алга киткән чит илләрдәге сыман, 2-3 процентлы кредитларны табам димә. Ә дәүләт субсидиясе хисабына ул өстәмә түләү өлеше киметелгәч, 6-7 процентка гына кала.

Авыл җирлегендә яшәүчеләргә тагын да кулайрак шартлар тудырылды бит. Алар авылларда йорт алу яки төзү, фатир яисә җир кишәрлеге алу өчен 3 миллион сумга чаклы ипотека рәсмиләштерергә мөмкиннәр. Авыл ипотекасы 25 елга чаклы түләп бетерү шарты белән бирелә. Өстәмә түләү өлеше дә аз, елга 3 процент кына!

Аз процентлы ипотеканы татарстанлылар бик теләп кабул иттеләр. Без, хәтта, Русия төбәкләре арасында авыл ипотекасын иң зур күләмдә алучылар икән. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Лаеш районында программадан 245 кеше файдаланган. Питрәчтә – 200, Биектауда – 153 очрак теркәлгән. Тулаем алганда, республикада инде 1245 кеше авыл ипотекасы алырга өлгергән.

Хәзергәчә әле кемнәр бу программадан файдаланырга өлгермәгән, алар өчен яхшы хәбәр: киләсе елдан авыл ипотекасы тагын да уңайлыракка әйләнә! Русия хөкүмәтенең №1748нче карары нигезендә, программаның мөмкинлекләре киңәйтелә. Мәсәлән, киләсе елдан авыл ипотекасы алганда беренчел взнос итеп ана капиталын куллану мөмкин булачак. Җир кишәрлеге шәхси милектә булмыйча, аренда хокукы белән генә алынган очракта да, авыл ипотекасы бирелә башлый. Авыл җирлегендә урнашкан күпкатлы йорттан да фатир алырга була аның ярдәмендә. Тик бер шарт үтәлү мөһим: йорт биш каттан да биек булырга тиеш түгел.

Яңа тәртипләр буенча, авыл ипотекасы ярдәмендә алынган фатир яки салынган йорт шәхси милек итеп рәсмиләштерелгәч тә, ярты ел дәвамында кредит хуҗасы шул торакта яшәүче буларак теркәлергә тиеш. Бу шарт үтәлмәсә, яки торак ике елда төзелеп бетмәсә, банк авыл ипотекасы кредитын гомуми шартларга күчерергә мөмкин.

Акчасы булса, торакны ике елда төзеп була инде ул. Кем әйтмешли, болары үти алмаслык таләпләр түгел. Иң мөһиме – кредит алырга теләүченең яше 21дән 75кә чаклы булу мәҗбүри. Һәм торак авыл җирлегендә урнашкан булырга тиеш. Ә авыл җирлекләре исемлеге Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының №48/2нче приказында билгеләнгән. Әлеге документ нигезендә авыл җирлекләренә авыллар, бистәләр, шәһәр тибындагы бистәләр һәм халкы 30 меңгә чаклы булган кечкенә шәһәрләр кертелә. Мисал өчен, Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә кебек район үзәкләре дә авыл җирлеге булып санала.

Дөрестән дә, тораклы булып, алдан искәрткән мөһим бурычны үтәү өчен менә дигән уңайлы мөмкинлек туа авыл ипотекасы программасы нигезендә. Ә торагы булса, агачы да утыртылыр аның, башкасы да эшләнер инде…

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии