«Барин» җилкәсеннән бетле тун

«Барин» җилкәсеннән бетле тун

Язмамның исеме газета укучыларга бераз сәеррәк тоелыр, мөгаен. Ләкин аны башкача атап булмый. Моның нигезе бар. Исегездәдер, рус язучысы А.С.Пушкинның «Капитанская дочка» дигән әсәрендә шундый бер күренеш сурәтләнә: котырган буранда адашып, туңып үлүдән коткарган өчен, урыс офицеры барин Гринев үзен коткаручы казакъ Емельян Пугачека өстеннән салып, куян тун бүләк итә. Тегесе, рәхмәт әйтеп, киеп куйыйм дисә, «шытырт» иткән тавыш – тунның җөе аерыла.

Русия хөкүмәтенең соңгы вакытта пенсионерларга карата чыгарган законнары нәкъ безнең барин Гринев гамәленә охшаган. Монда Гринев урынына – премьер-министр Д.Медведев. Ул, эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларны тигезләп, 2017нче елның гыйнварында индексация урынына һәркемгә 5әр мең сум бирергә әмер итте. Шулай итеп, Русия бюджетына 60 миллиард сум «экономия» ясалды. Әлеге дә баягы, шул мескен пенсионер кесәсенә керү була инде бу. Мәсәлән, 15 мең сум алучы һәм эшләүче пенсионерга шул 4% индексация ясалса, ул ай саен 600 сум өстәмә акча алыр иде. Ягъни елга 7200 сум булыр иде. Димәк, дәүләт аларның акчасын урлап кала булып чыга. Пенсияне 7-8 мең сум итеп алучы да әллә ни отмый. Медведев исә 15 мең алучы «бай» пенсионерлардан «арткан» 7200 сумны 7-8 мең алучы «ярлы» пенсионерларга компенсация була дип аңлата. Бу очракта шул урыс мәкалендәге кебек: «Спасение утопающих дело рук самих утопающих» килеп чыга. Ягъни, хөкүмәт пенсионерларга: «Бер-берегезгә ярдәм итегез, безнең монда катнашыбыз юк. Ярдәм итә алмыйбыз, илдә кризис», – дип әйтмәкчедер. Әйдә, пенсионер, уч тутырып 5 меңеңне ал да, рәхәтләнеп яшә. Тик барин Медведевның бетле туны җилкәбезне шытырдатып кысмас микән?

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии