Мең бәлагә – өч сәбәп

Мең бәлагә – өч сәбәп

аэропортында булган һәлакәткә инде ике атнадан артык вакыт узды – тик бу коточкыч авыр хәл белән күңел барыбер килешә алмый. Нәкъ «Булгария» көймәсе баткандагы кебек – үлемнең артык фаҗигале булуы да искә төшеп, җанны борчып тора, газизләрен югалткан хәсрәтле кешеләрне юата алмау, чарасызлык та, ник тагын шулай килеп чыкты соң, дип бертуктамый җавап эзләү дә. Ходай язганны күрми калып булмыйдыр да, бәлки. Әмма шул ук вакытта, бәхетсезлекләрнең үзенең сәбәпләре, кечкенәме-зурмы тарихы да булырга тиеш бит. Һәлакәткә китергән тарих. Бүген белгечләр фаҗиганең сәбәпләрен өйрәнә, тик бу сәбәпләрнең саллыраклары, гомумирәкләре тагын игътибарсыз калмас микән?

Безгә тыныч-имин яшәргә, миңа калса, бертуктамый бәйрәм рухы белән яшәү дә комачаулый кебек. Бәйрәмнәр шулкадәр күп бит бездә. Традицион Сабантуй, Яңа ел, октябрь, май бәйрәмнәрен һәм безнең тормышка соңгы 20 ел эчендә генә килеп кергән Нәүрүзләрне, Республика көннәрен әле бөтенләй күздә тотмасак та хәтта, һәртөрле фестивальләр, бәйгеләр, күңел ачу чаралары җитәрлек. Һәм аларның һәрберсенә шәһәр-район, республика җитәкчелеге тарафыннан зур, артык зур игътибар бирелә. Тик шушылар бәрабәренә республика дип аталган зур хуҗалыкта көндәлек эш-мәшәкатьләр, мөһим гамәли проблемалар тоткарланмый, күз уңыннан читтә калмый микән? Аннары, бездә эш визитлары да хәзер бәйрәмгә әйләнеп бетте бит! Предприятиедәге, тармактагы реаль хәлне беләсе килгән җитәкчегә бер кисәтүсез, уптым-илаһи барып керергә кирәктер. Юкса, ул килүгә, урыннарда һичшиксез, урамнарны сабынлап юып, күргәзмә предприятиеләрне әзерләп, табып корып куячаклар.

Бәхетсезлекләрны-уңышсызлыкларны китереп чыгарырдай икенче сәбәп – бүген җитәкче белән хезмәткәр (белгеч) арасындагы мөнәсәбәтләрнең «дөрес булмавы» түгел микән? Мөһим карарлар кабул иткәндә, белгеч сүзе, аның фикере, кызганычка каршы, бүген бик исәпкә алынып тормый бугай ул. Җитәкчене узып, үз фикереңне әйтү, дәлилләү хәтта «рөхсәт тә ителми», русчалап әйтсәк, «не принято» кебек. Әйтик, очкычның техник яктан төзексезлеген пилот сизсә дә хәтта, акча эшләү беренче урынга куелган тулы бер системаны туктата алмаска мөмкин. Аннан, миңа гына шулай тоеламы – бүген без барыбыз да акча эшләү өчен яшибез бит! Әйе, кемдер күбрәк эшли, кемдер – азрак. Әмма идеология бер. Югары катлауда бу бигрәк тә ачык күренәдер – яхшы, сыйфатлы продукция җитештерү барыбер дә икенче планда кала сыман, төп игътибар продукцияне ничек кенә булмасын сатуга, файдалы килешүләр төзүгә бирелә кебек. Һәм шушы зур максат, кызганычка каршы, һәртөрле хәйлә-харәмләшүләрне дә аклый. Шуңа да игътибар итик – күп кенә тармакларда эшнең башында бүген профессионаллар түгел, эшмәкәрләр тора. Һәм җитәкче белән урынбасар арасында фикер каршылыгы туа икән, кемнең хаклырак, ничек дөресрәк, ничек яхшырак булуы җитәкчене әллә-ни борчымыйдыр да. Сүз күп очракта субординация, ягьни җитәкчегә каршы чыгуның килешмәве, «дөрес булмавы» турында гына барырга мөмкин. Бу җитәкчелекнең югары эшелонында да шулай. Игътибар итегез әле: бүген бездә полиция хезмәткәре – 40-50 мең, завод эшчесе – 10-15 мең, укытучы – 25-30 мең, татар журналисты 10-12 мең, балалар бакчасындагы тәрбияче – 25-30 мең, ә шул ук төркемдәге тәрбияче ярдәмчесе (нянечка) – 7-8 мең хезмәт хакы ала. Күпчелек предприятие-оешмаларда җитәкче-хисапчыларның хезмәт хаклары гади хезмәткәрләрнекеннән ике-өч мәртәбә артыграк. Нинди гаҗәеп аермалар! Менә шундый кычкырып торган, әрнетә, куркыта торган гаделсезлек, бәлки, җитәкчеләрнең башкалар фикерен бик ишетергә теләмәвеннән дә килеп чыгадыр? Ә бит бу проблема җитәкчелекне, һичшиксез, борчырга тиеш. Чөнки гаделсезлек, синең хезмәтеңне күрмәү, тиешенчә бәяләмәү ул кешеләрнең сәламәтлегенә иң нык тәэсир итә торган фактор. Җәмгыятьнең яртысына, ким дигәндә чирегенә чирләү өчен шартлар туган, дигән сүз бу.

Өченче сәбәп, миңа калса, ашыгу. Элеккеге, торгынлык дигән күңелсез атамалы совет елларын хәтерләгез әле. Ул чор белән чагыштырганда, безнең бүгенге тормыш нык адымнар белән алга барудан бигрәк, дөбер-шатыр йөгерүне хәтерләтә кебек. Ә йөгергәндә егылу ихтималы, билгеле, зуррак.

Нинди дә булса мөһим карар кабул итәргә җыенганда психологлар, беренче чиратта, тынычланырга киңәш итәләр. Бәлки безгә дә кирәктер ул – тынычлану?

Ризидә ГАСЫЙМОВА.

Р.S. Һәлакәттә якыннарын югалтучыларның тирән кайгыларын уртаклашам, һәм әлеге язмамда бу хакта да телгә алуым өчен ихлас күңелдән гафу үтенәм.

 

Комментарии