- 03.09.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №35 (4 сентябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Тагын берничә көннән яңа сайлаулар, ә депутатлыкка кандидатларның исемлеген кемнәр генә белә икән?! Узган чакырылыш депутатлары кебек, чиновниклардан гына булдырылган директор, гендиректорлар советы түгел, халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып карарлар чыгара торган Дәүләт Советы булсын иде бу парламент.
Узган сайлауларда үткәрелгән Дәүләт Советы депутатларының 5 ел дәверендә халык файдасына эшләнгән изге гамәлләрен барлап үтсәк, 80 яшьтән өлкәнрәк булганнарның йортларына капиталь ремонт өчен түләүдән азат ителүен һәм балалары булганнарга кайбер ташламалар кертелүен әйтергә буладыр. Ә инде үз халкына, демократиягә, федерализмга каршы һәм Конституциядә язылган хокукларыбызны санга сукмыйча, татар милләтен, бигрәк тә аның телен һәм гореф-гадәтләрен бетерүгә багышлап кылган гамәлләрен саный башласаң, тиз генә санап та бетерерлек түгел. Шулар арасында үзәк бәгырьләргә үтеп, бигрәк тә ачуны китергәне, хурландыра торганы – татар телен бетерү өчен эшләгән гамәлләре. Дәүләт Советы депутатларының бәхәсләшеп тә тормыйча гына, бертавыштан булып, татарларның мәктәптә укучы баласын Аллаһы Тәгаләнең үзе тарафыннан бирелгән ана телендә укытудан мәхрүм итү белән ничек килешеп булсын икән? 5нче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары арасында булган, бердәнбер милли җанлы, татарча чыгыш ясаучы депутатны санамаганда, калганнарының берсен дә сагынып искә ала торган түгел. Ни гаҗәп, хәзер депутат сүзе ул халыкны яклаучыныкы булып түгел, киресенчә, үз халкына зур бәлаләр чыгаручы кешенең сүзе булып тоела башлады. Депутатлар гына түгел, зур җитәкчеләр дә хәзер мөстәкыйль эш итә алмыйча, югарыдан кушылганны гына үтәп торырга мәҗбүр. Шулай булгач, зур хезмәт хаклары түләп, 100 депутат тотуның мәгънәсе дә юк түгелме соң?
Яңа сайланган депутатларның да Конституциядә язылган хокукларыбызның үтәлүен таләп итмичә, югарыдан кушылганны гына үтәп йөрергә хыялланганнары депутат булам дип йөрмәсен дә иде. Конституция ул – илнең Төп законы. Аны үтәмәүче яки үтәргә ирек бирмәүчеләр үзләре халыкны урамга чакырып чыгарыр өчен тырышалар кебек күренә башлый.
Яңа сайланган депутатларның эшләре тагын да катлаулырак булыр шикелле. Ни өчен дигәндә, безнең милләтебезгә патшалар заманыннан башланып киткән басым, кыерсытулар елдан-ел көчәя башлады. Яңа сайланган депутатлар Русия һәм Татарстан Конституцияләренә таянып, югалган хокукларыбызны кайтару өстендә эшләсеннәр иде. Шулар арасында иң мөһиме: татар мәктәпләрендәге укуларны элеккеге программа буенча укытуны кире кайтарсыннар.
Киләсе елда халык санын алу булачак. Безне тагын әллә ничә төркемгә бүлгәләргә ирек бирмәсен иде депутатлар. Киләсе елдан башлап биреләсе электрон паспортларда милләт графасын да кире кайтарсыннар иде. Мәскәү белән ике арадагы шартнамәне булдырып, үзәккә җибәреләсе акчалар Ельцин вакытындагы кебек, 50гә 50 булсын.
Үзара сөйләшеп-килешеп тә тормыйча гына, югарыдан кушылганны үтәп, үзәккә җибәреләсе акчалар елдан-ел арта барып, 75кә 25 исәбеннән Татарстаннан киткән акча күләме триллион сумга якынлашып баруы турында бер гәҗиттән укыган идем. Димәк, Татарстанда 1 миллион гаилә булса, ел саен һәр гаиләдән 1 миллион сум акчаны үзәккә күчерүгә тиң булып чыга икән. Бу чын мәгънәсендә халыкны кычкыртып талау була бит. Аның өчен рәхмәт әйтү юк инде ул, никадәр күбрәк биргән саен, хокукларыбызның да шуның кадәр югала баруын ничек аңларга икән? Тигез хокуклылыкны саклап, халыклар арасында тигезлек-татулыкны булдыру өчен тырышырга тиешле хакимият кешеләренең, киресенчә, халыклар арасында ызгыш чыгару өчен эшләнгән гамәлләрен акыл белән аңлап булмый.
Гасыр башыннан бирле алышынмый утырган хакимият һәм сәяси партияләр, гадел булмаган ысуллар кулланып, башка партияләрне сайлауларга үткәрергә ирек бирмиләр. «Бердәм Русия» партиясенең абруе күпкә кимесә дә (34 процент тирәсе икән), бу сайлауларда алар 84% тавыш җыясыларын ышанып сөйли башладылар инде.
Хәзер Мәскәү белән Петербург калаларында сайлауларда гаделлек таләп итеп, 25әр мең кешелек митинглар үткәрүче партияләрнең җитәкчеләрен берәр айга утыртып куюлар һәм зур суммадагы штрафлар түләтү турындагы сүзләрне радиолар көне-төне сөйләп тора.
Яңа партияләр җиңеп чыккан очракта да, аларның ничек эш итәселәрен белгән юк бит әле. Илдә тагын переворот булмагае дип тә уйландыра башлый. Шулай булгач, хәзерге хакимият Конституция кысаларыннан чыкмыйча, гаделлек белән эш итүнең кирәклеген аңлап, чит җирләрдә сугышларда катнашып йөрмичә, елдан-ел хәерчеләнә барган халыкның хәлен яхшырту турында кайгыртып эш итсәләр, урыс булмаган милләтләрне бетерү белән шөгыльләнмәсәләр, үзләре дә тынычлыкта һәм хөрмәтле хакимият булып яшәрләр иде дә бит…
Гаделлек булмаган җирдә беркайчан да дуслык та, тыныч тормышта яшәүгә дә өметләнеп булмый шул инде.
Алдагы көннәрдә гаделлек гамәлләре белән яши торган хәерле көннәр насыйп булсын иде һәркайсыбызга.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии