Мантыйкка сыймас нәрсәләр

Мантыйкка сыймас нәрсәләр

Хәзерге заманда мантыйкка сыймаган нәрсәләр бик күп бит инде. Аны һәркем дә белә. Кабак төше алдым, «количество (масса түгел) / г» дип язылган. Ачып карасам – 6 төш. Аны үлчәүгә салганда санамыйча да күрәләр бит 6 төш икәнен. Шундый меңләгән пакет тутыралар. Күпме вакыт кирәк аны үлчәп торырга?!

Шырпыны алыйк. Өч кап санадым. Икесендә – 40, берсендә 39 булды. Бәясе язылмаган (анысы аңлашыла – базар). Ә саны ник язылмаган? ГОСТ куелган – 1820 – 2001. ГОСТ булгач, аннан тайпылу рөхсәт ителмәскә тиеш. Моны бит Киров өлкәсенең Слободской шәһәрендәге «Белка» фабрикасы чыгара. Совет вакытында да шырпы аларда ясалды. Ул вакытта бер капта 52 шырпы була иде.

Товар бәяләре күп очракта 99 сум 99 тиен була. Моңа бер генә тиен өстәп, 100 итеп булмый микәнни? 99 сумлык купюралар юк бит. Шуны тикшерүче оешма юктыр, күрәсең. Моны «кемгә кирәк ул, вак нәрсә», диләрдер инде.

Эрерәгенә дә мисал китерим инде. Пенсия арта дип сөенәбез. Пенсия арта – байлык артмый. Чөнки кибет бәяләре, коммуналь түләүләр ныграк арта. Болар барысы да бай белән ярлының арасын ерагайта. Мәсәлән, ипи 5 процентка артты, ди. Бу бит ярлы кешенең кесәсенә сизелерлек суга. Ә бай кеше моны сизми дә. Өстәгеләр белми микәнни, 15-20 мең сум алып эшләүче крестьян туйдыра бит үзен дә, миллионерны да. Эш хакларын, пенсияләрне бар кешегә дә бертигез арттырсалар, гаделрәк булыр иде.

Мин, бәлки, наданлыгым аркасында аңламыймдыр (мин 92 яшьлек авыл карты), аена миллион сум алган кеше кая куя икән акчасын? Бу акча бит аңа ашарына да, киеменә дә, машина алырга да җитә. Ун мең сум алучыныкын мең сумга арттырсалар, аларныкын йөз мең сумга арттыралар. Ул бит крестьянга караганда йөз мәртәбә артыграк көч куеп эшләми.

Салих ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии