Футбол, пенсия яше, НДС «ипи һәм тамашалар»

Футбол, пенсия яше, НДС «ипи һәм тамашалар»

Русия халкы ай буе футбол наркозы белән чирләде. Кая карама –урамнарда, стадионнарда меңәрләгән кеше, туристлар, җанатарлар. Алар кычкыра, сикерә, гомумән, акылдан язгандай кылана. Кем ничектер, әмма мин бу тамашага бик аптырап һәм гаҗәпләнеп карадым. Почмактагы «зомбитартма» ягъни телевизорны ачсаң, ике каналның берсендә шул футбол шау-шуы, ыгы-зыгысы. Бераз дорфа кебек тоелса да, әллә Русиядә бу көннәрдә бер акыллы кеше дә калмады микән, дигән уйлар да баштан узды. Шулкадәр шау-шуны, тилерүне башкача аңлатып та булмый бит. Ә төптәнрәк уйласаң, эшнең куркынычрак, зарарлырак икәненә төшенерсең. Бу коточкыч тамаша – халыкның карашын читкә юнәлдерү, өсте-өстенә өелүче проблемаларны беразга гына булса да кичектереп тору. Бу очракта футбол гипнозы белән күз буып тору максаты куелган. Көндәлек проблемалардан, мәшәкатьләрдән беразга арынып тору өчен махсус эшләнгән гамәл.

Ә проблемалар, мәшәкатьләр арта гына бара. Әгәр Русиядә юллар һәм юләрләр проблемасы бар икән, аңа һәрвакыт тагын берәрсе өстәлә. Әйтик, шул юлларда теге юләрләр йөри башлыйлар һәм менә аларга тагын футбол афәтен өстиләр. Тагын пенсия яшен ир-атлар өчен 65 яшькәчә, хатын-кызга 63 яшькә кадәр арттыру, НДС-ны 2% арттыру, торак-коммуналь түләүләрне 4-5%ка арттыру… Әйтергә кирәк, бик уйлап, вакытында китереп чыгардылар бу футбол афәтен. Хәер, югарыларның башлары түгәрәк шул. Даешь, футбол! Халыкның ипигә акчасы юкмы? Әнә, футбол карап печенье ашасыннар.

Халык җилкәсенә шактый авыр йөк булып менәчәк әле ул футбол. Болай да юка кесәләр тагын да юкарачак, яшәү дә кыйммәтләнәчәк. Чемпионатка киткән чыгымнарны каплар өчен кертелә бит инде ул. Аларның күләме зур булуын да берәү дә белми түгелдер. Экономистлар да, бу чемпионат дөньяда иң кыйммәтлесе булды, диләр. Саннарга күз салыйк әле – күзең дә шар булып ачылыр. Чемпионатны уздыру өчен Русия казнасы – 680 миллиард, Татарстан 5 млрд сум акча сарыф иткән. Шуның 300 миллиарды стадионнарны тиешле хәлдә тоту өчен, 200 миллиарды аларны төзү һәм реконструкцияләү өчен. Бу чыгымнарны каплау өчен әле 50 ел вакыт кирәк. Башка илләрдә аны 10 елда каплыйлар.

Хәзер тренерларга, уенчыларга киткән чыгымнарны карыйк. РФ футбол командасы тренеры Станислав Черкесов елына 2,5 млн евро ала. Бу 150 млн дигән сүз. Һөҗүмче Дзюба елына – 3,6 млн евро, ягъни 242 млн сум, һәр уенчы 1 млн 50 мең сум ала. «Ничья» булган очракта да алар кесәсенә 502500 сум акча керә.

Әйдә, халыкның хәленә килик: Русиядә уртача минималь хезмәт хакы – 9489, минималь пенсия 8703 сум. Татарстанда минималь пенсия – 8849 сум. Экономик үсеш буенча Татарстан беренче өчлеккә керә. Хезмәт хакы буенча 27нче урында.

Чемпионатка килгәндә, горурланырлык түгел. Шул кадәр чыгымнар тотып, һаваларга чөеп макталган Русия командасы нибары хурлыклы 5нче урында калды. Шау-шу, кычкырышлар шундук шып тынды. Бу сәер тынлыкка мин үзем дә гаҗәпләндем. Әле генә акырышалар иде бит. Ә файдасына килгәндә, чемпионаттан «бер тиенлек куян, 5 тиенлек зыян». Керем 24 млрд сумны тәшкил итә, ә бу чыгымнардан 28 тапкыр аз.

Русия хөкүмәте халыкның игътибарын читкә юнәлтеп, шундый тамашаларны бик күп оештырыр әле, «ипи яки тамашалар». Ләкин бу Русияне коточкыч афәтләргә илтеп җиткерәчәк дигән уй баштан чыкмый. Футбол наркозыннан айныгач, халыкның башы махмырдан бик озак һәм каты авыртмагае…

Рәис ЯКУПОВ,

Яр-Чаллы шәһәре

Комментарии