«Себеркенең чыбыкларын аерып сындырмакчылар…»

2020нче елның октябрендә илебездә халык санын алу үткәреләчәк, ягъни безне санаячаклар. Кемнәрдер моңа әзерлекне инде хәзер үк башлаганга охшый. Бөтен интернет татар милләтенә кагылышлы язмалар, роликлар белән тулган. Татарлар кемнәр алар дигән темага нәрсә генә язмыйлар, кайсына ышанырга да белмәссең. Әмма шунысы бәхәссез: безнең милләтне ваклап бетерергә тырышалар. Болай барса, һәр төбәктә, һәр районда татар исеме астында теле буенча башкалардан аерылып торган төрки халыклар яши, дип тә белдерә башларга мөмкиннәр. Әйтик, безнең Актаныш, Минзәлә районы халкы үзенчәрәк сөйләшә бит, алардан да аерым милләт ясап куймасыннар тагын. Мишәргә, керәшенгә аеру турында әйтмим дә инде.

Күренекле шәхесләрнең нинди милләттән булуын «ачыклау» да уңышлы бара шикелле. Башкортстанда туган икән, ул инде татар гына булып чыкмый, яртылаш татар, яртылаш башкорт. Гомумән, Башкортстанда яшәүче татарларны башкорт итеп күрсәтү – җайлап кына татар белән башкорт арасына чөй кагу да әле ул. Ир йә хатыны татар милләтеннән булган катнаш гаиләләрдә туган гимнасткалар, спортчылар, башка билгеле кешеләр дә татар итеп күрсәтелми, янәсе алар үзләрен татар милләтеннән дип санамыйлар.

Танышлар арасындагы бер мишәргә шаяртып кына: «Кара әле, мишәрләрне аерым милләт итеп санарга җыеналар икән бит», – дип әйткән идем, аның тарафыннан бик җитди тонда: «Бик әйбәт булыр иде», – дигәнне генә ишеттем. Ә керәшеннәр белән бәхәсләшеп тә торасы юк, алар керәшен татар түгел, ә бәлки татар телендә сөйләшүче христиан төркеме генә дигән сәяси белдерүләргә күптән инанганнар инде. Көчләп чукындыруны инкарь итеп, сез Иван Грозный Казанны алганчы ук булгансыз, дигән фараз аларның баш миенә яхшылап сеңдерелгән. Ә бит тарихны кире кагып булмый, татарларны мәҗбүри чукындыру чорында күпме кан коелган. Бу турыда татар халкы бәетләрендә дә җитәрлек сөйләнә.

Нинди милләт булып язылу һәркемнең үз намусы эше. Ә бәлки халык санын алу вакытында милләтләргә дә аерып тормаслар. Паспортлардагы милләт дигән графаны бик җайлап кына бетереп аттылар бит. Тик мишәр, керәшен дип язылудан гына бер төркемгә дә ниндидер җиңеллек булмаячак. Барыбызны да бер үк яшәү рәвеше көтә. Ә татарны төрле төркемнәргә бүлгәләү халкыбызның элеккеге бер кыйссасын искә төшерә – себерке чыбыкларын сындыру турында. Себеркене сындыруга караганда чыбыкларын аерым-аерым сындыру күпкә җиңелрәк бит. Татар милләтен бүлгәләүнең асылында менә шул принцип ята да инде.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии