Гасырлар аша…

Гасырлар аша…

«Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә, –

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә», – дип яза Фәнис Яруллин. Башкача була да алмый, миңа калса. Туган җир, туган як, туган авыл – һәрбер кеше өчен иң кадерле, иң газиз сүзләрдер. Кайда гына яшәсә дә, кеше үзенең туган җирен сагынып яши.

18нче декабрь көнне Корноухово мәдәният йортында китапханә белән берлектә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Туган як моңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Тулысынча XX гасыр рухы белән сугарылган әлеге чарага ТАССР елларында яшәп, андагы вәзгыятьнең үзәгендә кайнаган өлкән буын кешеләре белән беррәттән, пионер булып йөрү бәхетен татып калырга өлгергән яшьрәк буын да, ТАССР тормышын бары тик китаплардан карап, әби-бабаларыннан ишетеп кенә белгән үсеп килүче балалар да чакырулы иде. Күңелле уеннар, викториналар белән үрелеп барган кичәгә, «Рябинушка» һәм «Муза» үзешчән коллективларының чыгышлары аерым бер бәйрәм төсмере өстәде. Чара барышында тәкъдим ителгән презентация тамашачыларны бөтенләй дә җанландырып җибәрде. «22 тиен торган «Эскимо»ның тәмнәрен, автоматларда гына сатыла торган газлы суны бүлешә-бүлешә эчүләрне, кинотеатрларда караган һинд фильмнарын, пионер булып йөргән чакларны онытып буламыни?» – дип, хатирәләре белән уртаклаштылар. Бергәләшеп 70нче, 80нче елларда яратылып башкарыла торган җырларны җырлап, фильмнарны искә төшереп сизелмичә дә үтеп китте кичәбез.

Кичәгә чакырылган тамашачыларыбыз ике сәгать дәвамында узган гасырда «яшәде» дисәм, һич тә арттыру булмастыр, мөгаен. «Гасырлар авазы аша…» дип исемләнгән күргәзмәгә куелган экспонатларны кат-кат кулларына алып, ирен читләренә елмаю элеп, кабат хәтер чоңгылына «чумдылар».

Киләчәк үткәннәрдән башка була алмый, диләр. Кеше үткәннәре белән элемтәне югалтырга тиеш түгел, һәркемгә үзенең туган җиренең тарихын, гореф-гадәтләрен белү мөһим. Туган ягыбызны яратып, үткәне һәм киләчәге белән кызыксынып, туган телебезне, туган җиребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.

Комментарии