Лаеш халкы зары: «Бу ис укшыта да, башны да авырттыра»

Лаеш халкы зары: «Бу ис укшыта да, башны да авырттыра»

Лаеш районы, Столбище авылы халкы инде күптән яман искә зарлана. Халык арасында «ис сизмәсәң, тәм тоймасаң, бездә яшәргә була» дигән кызыклы әйтем дә яши әле. Иртәнге якта бар да гадәттәгечә булса, кич җитүгә авылга сасы ис тарала. Соңгы берничә атнада торган эссе һавада, гомумән, тәрәзәне дә ачып йокларга курыккан халык. Иснең төп чыганагы итеп «Яратель» кошчылык фабрикасын саныйлар. Без дә районга барып, халык белән аралашып кайттык.

БАСУГА – АШЛАМА, ХАЛЫККА – САСЫ ИС

– Сез бик дөрес вакытка туры килгәнсез, – дип каршы алды безне Столбищеда яшәүче Кристина ханым Корбатова. – Чиста һаваны бары тик иртә белән генә сулап була бездә. Яңа килгән кешеләр ул искә озак чыдый алмый, укшый башлыйлар.

Кристина ханым биредә инде 17 ел яши, тик быел һава торышының эссе булуы нәтиҗәсендә, иснең бик каты сизелүен билгеләп үтте. Бу территориядә озак яшәүчеләр әлеге искә ияләнгән дә инде, тик яңа күченеп килүчеләр еш кына искә түзә алмыйча, башка җиргә күченә, ди ул. Бу иснең төп чыганагы итеп районда урнашкан кошчылык фабрикасын атыйлар. Тавык тизәге органик ашлама сыйфатында якын-тирә басуларга таратыла икән. Басуга ашлама кертелсә, халыкка тәрәзәләрне ябып, тынчуда йокларга гына кала. Шуның аркасында кичләрен яшьләр урамга аякларын да атламый, ди җирле халык.

– Мөрәҗәгать итмәгән җир, шалтыратмаган кеше калмады, – дип дәвам итте сүзне Ксения Митина. – Берсе дә бу проблеманы хәл итәргә алынмый. Менә минем кечкенә бер айлык балам бар. Иртә белән көн кызуында урамга чыга алмасак, кич белән дә саф һава сулау бәхете елмаймый. Иртә белән йортны җилләтеп булмый – җил юк, кич белән ачыйм дисәң – сасы ис керә. Баш авырту, баш әйләнү кебек авырулар читләп узмый безне. Өлкән яшьтәгеләргә аеруча авыр.

Халык үзәгенә үткән әлеге проблеманы хәл итәр өчен күп кенә эшләр башкарган. Төрле күзәтчелек ведомстволарына да мөрәҗәгать иткән, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның социаль челтәренә дә язулар калдырган, тик барысы да нәтиҗәсез. «Халык контроле» системасында проблеманы хәл итү үтенече белән 177 кеше имзалаган гариза да урнаштырганнар.

«Март аеннан авылыбызга кошчылык фабрикасы ягыннан бик начар ис килә. Азот һәм тавык тизәге исе бик көчле. Кайчагында ис көнгә бер тапкыр сизелсә, кайчак кичке 9-10нан иртәнге 5кә кадәр шуны иснәргә мәҗбүрбез. Һава пычрануга Столбище авылы гына түгел, күрше-тирә авыллар да зарлана... Шушы көннәрдә фабрика янында йөргән идек һәм фабрикадан кош-корт калдыкларын агызып чыгара торган берничә мәйданчык таптык. Анда тавык каурыйлары күп иде, тизәк исенә чыдап булмады», – дип язганнар хатта. Нәкъ бу мөрәҗәгать кошчылык фабрикасы территориясенең тикшерелүенә этәргән дә инде.

– Тикшерүләр буенча барысы да әйбәт. Бернинди закон бозу да, башкасы да юк, әмма без тулысынча сулап та, фатирны мондый эсселектә җилләтә дә алмыйбыз, – дип аптырый авыл халкы. – Күптән түгел фабрика территориясенә төрле табигать саклау органнары белгечләре дә килде, тикшерде, әмма гадәттән тыш хәл янә табылмады. Һавада зарарлы матдәләрнең артуы юк. Ис бит иртә белән түгел, төнлә чыга. Аның әле шунысы кызык: тикшерүләр вакытында ис кинәт юкка чыга һәм анализлар буенча барлык күрсәткечләр нормада була. Алар гына китә – бер көннән җил янә шул исне алып килә.

Моннан берничә ел элек, халык дәррәү кубып, бу проблеманы хәл итәргә күтәрелгән булган инде. Бу чакта көрәшне Травкино авылында яшәүчеләр башлаган. Алар үз йортларыннан ерак түгел тавык тизәгенең өемнәренә тап булганнар. Соңрак аның начар исе авылга тарала башлаган. Лаеш районы хакимияте «Яратель» фабрикасының калдыкларны басуларга ташлавын раслаган да. Бу турыда ачыктан-ачык сөйли башлагач, кошчылык фабрикасы торак йортлар янында калдыклар калдырудан туктаган. Тик тынычлык озакка бармады, чөнки ис янә кузгалды. Хәзер исә җирле халык кая мөрәҗәгать итәргә дә белми, район башлыгы һәм фабрика җитәкчесе белән элемтәгә чыга алмаганга, төрле журналист һәм белгечләргә мөрәҗәгать итә. «Бу хәлне үзгәртә алмасалар да, республика халкы Лаешта барган хәлләр турында белергә тиеш», – дип саный алар.

«ӨЛКӘННӘР ИЯЛӘНГӘН, Ә ЯШЬЛӘР...»

«Яратель» республикада тавык йомыркасы җитештерүче иң эре кошчылык фабрикасы булып тора. Бар йомырканың 80 проценты нәкъ монда чыгарыла. Моннан тыш, фабрика Федераль экологик күзәтчелек астында булган объектлар исемлегенә керә. Һәрчак тикшерелеп, күзәтелеп торырга тиеш тә инде, югыйсә...

«Яратель» кошчылык фабрикасы директоры Фәнис Нигъмәтуллин белән элемтәгә керергә тырышсак та, ул кесә телефонына шалтыратуларга җавап бирмәде. Ә үзе белән күрешү мөмкин булмады. Аннан бигрәк, Фәнис әфәнденең ярдәмчесе дә безнең белән аралашудан баш тартты, бары тик: «Сорауларыгызга җавап бирмим», – дип кенә белдерде.

Столбище һәм якын-тирә авылларда әлеге «тәмле» иснең кайчан юкка чыгачагын Лаеш районы хакимиятендә дә белмиләр икән. Монда эшләүчеләр көлеп: «Быел бу турыда күп сорыйлар, шалтыраталар. Без искә күптән күнеккән, яшьләргә генә ошап булмый», – дип белдерделәр. Ә менә Лаеш районы хакимияте матбугат сәркатибе Рәсим Хаҗиев фикеренчә, туфракка ашлама кертүнең мондый ысулы беркемгә дә зыян китерми. «Бу авыл хуҗалыгында нормаль практика, тавык тизәге нәтиҗәле органик ашлама булып тора», – ди ул. Аның фикеренчә, искә түзмәслек түгел, сасы ис берничә көн генә тора, аннары кими.

Кошчылык фабрикасы инде 30 елга якын эшли. Фабрикада эшләүчеләр дә шактый. Фәндүс әфәнде Г. да биредә алтынчы елын эшли. Башкалардан аермалы буларак, әлеге искә аптыраучыларга көлеп карый.

– Кемдер күнеккән, дөрес. Күпләр кыланып та җибәрә инде. Авыл җирендә яшәгәннәре юк, күрәсең. Торасың килмәсә, шәһәргә күчәсең инде. Авыл җирендә сидек, тизәк исе бетми. Менә еракка күченеп урнаш әле, Столбищедагы шул исне сагындым, дип әйләнеп кайтыр идең, – ди ул көлеп.

Аның сүзләренчә, быел фабрикада читлек җиһазлары тулысынча алмаштырылган. Хәзер кош-кортның тизәге фракцияләргә бүленә һәм басуга бары тик корысы гына чыгарыла. Шулай ук органик ашлама җитештерү буенча мәйданчык та реконструкцияләүгә әзерләнә. Проекты инде әзер дә икән.

– Компостлаштыру вакытын кыскарта һәм әзер продукциянең сыйфатын яхшырта торган яңа технологияне дә гамәлгә керттеләр. Хәзер һавага күкертле водород һәм аммиак кушылмалары бүлеп чыгару шактый кимеде, дип сөйләгәннәр иде. Фабриканың беренче еллары һәм хәзергесе бер-берсеннән бик аерыла. Җиһазлар да яңартыла. Исенә генә түзәрбез, эше булсын, – ди ул көлеп.

– Моннан тыш, компостлау мәйданчыгы тирәли яшел киртә булдыру өчен агачлар утырту планлаштырыла. Кош фабрикасында исләрне нейтральләштерү өчен тавык тизәген компостлау мәйданчыгында яңа махсус җиһазлар монтажлана. Моның өчен дәүләт казнасыннан 200 миллион сум акча да бүлеп бирелгән, – дип өстәгән иде «Яратель» вәкилләре «Реальное время» газетасына биргән шәрехләмәсендә.

Фабрика эчендә барысы да яхшы якка үзгәртелсә дә, авыл халкы үз күзе күргәннәргә генә ышана. Дөресрәге, борын сизгәненә. Ис бар икән, димәк, фабрикадагы яңарышлар гына җитеп бетми, аның башка чарасын күрергә кирәк. Әллә ни күпне дә өмет итми бит үзләре. Бары тик тәрәзә ачып йоклау, балаң белән кичке саф һаваны сулау, гомумән, күкрәк киереп бер һава алу турында хыяллана алар. Җитәкчелек монысын да булдыра алмый микәнни?..

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Казан-Лаеш-Казан

Комментарии