- 30.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №34 (29 август)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мин «Безнең гәҗит»не 2005 елдан бирле алдырам һәм без аны гаиләбез белән яратып укыйбыз. Халыкның аһ-зарын аңлаучы бердәнбер газета ул. Мин дә үземнең моң-зарымны язып карыйм әле, җиңел булып китмәс микән.
Улым Ленар бакча башына йорт салды. Ул хөкүмәттән ссуда алып, бу йортны 9 ел төзеде. Без бабаем белән, ярдәм булсын дип, терлек үстереп саттык. 29 июнь көнне давыл чыгып, 5 минут эчендә йортны юкка чыгарды. Түбә калайлары күршеләрнең бәрәңге бакчасында, ярты түбә шул ук күршеләр ишегалдында, җиңел машиналары өстенә илтеп салган. Түбә-түшәмнәрне җимереп, бөтен әйберләре яңгыр астында калган. Өйдә бер оныгым гына булган, әти-әнисе эштә. Ул оныгым бик курыккан, әздән генә җимерекләр астында калмаган.
Шундый авыр вакытта безгә терәк булган балаларыма, оныкларыма бик зур рәхмәт. Шул көнне ватык-җимерекләрне җыюда булышкан барлык туганнарга, күршеләргә, мәктәп балаларына бик зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Күрше авылдан шәхси машинасы белән чыгып, ватык-җимерекләрне түгүдә булышкан Наил Нәҗип улы Зыятдиновка зур рәхмәт.
Безнең хәлне аңлап, безгә ярдәм кулы сузган барлык авылдашларыма, авыл мулласы Тәлгать абый Садыйковка зур рәхмәт. Нинди яхшы икән минем авылдашларым!
Хөрмәтле авылдашларым! Берегезгә дә бәла-каза килмәсен, барыгызга да саулык-сәламәтлек телим.
Асия ГАНИЕВА.
Әлмәт районы, Габдрахман авылы.
Комментарии