Ярышулар

Бөтен үк булмаган дөньяда спорт командалары, аерым спортчылар өчен миллионлаган акча тотыла. Сарыф ителә дисәң, дөресрәк булыр. Русиянең дә калышасы килми. Беренче, алдынгы урыннарга омтылганнарга иганәчеләре, тагын башка оешмалар тарафыннан әллә ничә миллионнарча сәмән бирелә. Спорт клубларының президентлары, төрле-төрле оештыручы-җитәкчеләре дә җитәрлек. Кайбер командаларда уенчыларына караганда да күбрәк әле. Әйтик, футболда капкачылар, сакчылар, һөҗүмчеләр өчен тренерлар бар. Берничә булуы да бар. Акча эшләргә дип килгән тәрҗемәчеләр дә кирәк. Уенчыларына караганда да күбрәк акча алучылары бар. Туган-тумачалык, кода-кодагыйлык та җитәрлек спорт өлкәсендә. Зур уңышларга ирешү өчен финанс табуы – иң мөһиме. Ә милли мәгариф (бигрәк тә икенче, өченче сортлылар өчен), сәламәтлек һәм башкалар өчен бюджет акчалары «бет-җит» чамасында. Халык түзә ул! Өйрәтелгән. Футбол уенында капкага кертелгән һәр туп өчен – ура! Башка проблема калмаган, күрәсең.

Спортка каршы чыгучыга санамагыз мине. Шулай да иң әүвәл халыкка файдалыны беренче, алшарт итәргә кирәктер. Татарстандагы спорт командалары быелгы «Рубин»нан кала зур уңышларга ирешә. Хәтта авыл хуҗалыгы инвесторларын да узып китәләр.

Спорттагы табышларның, доходларның файдалымы-юкмы икәнлеге билгесез. Акча җыю буенча ярышлары да бара. Андагы хәлләр кискенрәк тә бугай әле. Беренчелек кирәк!

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии