Ул безнең бала

Ул безнең бала

Русиядә фикер хөрлегенә каршы көрәш кызганнан кыза бара. Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховка карата оештырылган вәхшилек шуның бер мисалы. Аңа анархист, йортлар шартлатырга йөри, дигән гаеп тагылды. Иң аянычы шул: Татарстан бу гамәлгә битарафлык күрсәтә. Азат Мифтахов үзебездә туган, үзебездә укыган гаҗәп акыллы, тырыш егет. Мәскәү җәмәгатьчелеге, аның фәнни җитәкчеләре, студентлар яклап чыкканда Татарстан галимнәренең дәшмәвен, Татарстан парламентының, җитәкчеләрнең читтән күзәтеп торуын тагын ничек аңларга? Үзебезнең кулдан килми икән, Мәскәүдә утызлап татар депутаты утыра, генераллар Мәхмүт Гәрәев, Җәүдәт Акчурин, аның энесе – галим, хирург Ринат Акчурин, академик Роберт Нәгъмәтуллиннар яши, аларга да мөрәҗәгать итәргә була иде. Собянинның урынбасары Марат Хөснуллин да Казаннан бит. Бүгенге көндә адвокаты Сидоркинаның Азат Мифтаховны җәзалаучыларны хөкемгә тарту турындагы мөрәҗәгате җавапсыз тора.

Русиягә беркайчан да галимнәр кирәк булмады. «Россия – страна дураков» дигән гыйбарә юкка гына йөрмидер инде. Заманында Вавилов, Туполев, Королев, Лихачев, Гумилев кебек галимнәр дә төрмәләрдә утырган. Өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое булган академик Сахаров та тоткынлыкта булган бит. Татар галимнәре Мәскәү түрәләре өчен аеруча куркыныч. Химиклар Гыйлем Камай, Вил Мирзаяновлар да төрмәдә утырып чыгудан читтә калмады.

2-3нче март көнне Мәскәү университеты студентлары, педагоглар Азат Мифтаховны яклап университет каршында рөхсәтсез пикетка чыкты. Яңадан тоткарланулар булды.

Татар җәмәгатьчелеге, Татар милли үзәге, Аксакаллар шурасы үзләренең бер баласы булган галим математик Азат Мифтаховны яклый алмагач, без нинди халык булабыз соң?

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии