- 28.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №47 (28 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Бакчада нәрсәдер эшләп йөрим. Урамда 6-7нче сыйныфта укучы малайлар велосипедта йөри, узышалар. Ярышлары «кем беренче килә»не генә түгел, арадагы иң «татлы телле» малайны да ачыклау, ахры. Борын асты кипмәгән бала-чага, авыз тутырып, урам яңгыратып, аты-юлы белән татарча сүгенә. Чәчләрең үрә торыр. Ике сүздән бер җөмлә төзи алмаган бу малайлар татар телен дәрестә, кирәктә генә белми икән, ләбаса!
Татар балаларының урыс иптәшләренә туган телебезне өйрәтүләренә еш юлыгам. Кызганыч, бу дәресләр төпле татар телен бирүгә түгел, ә татарча сүгенергә өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Күптән түгел Чечнядан Казанга кайткан танышым татар телен өйрәтергә сорады. Теләге булган кешегә ник булышмаска ди инде? Ризалаштым. Иң беренче чиратта татар хәрефләрен өйрәнергә керештек. Танышымның берничә татар сүзен белүе ачыкланды. Сүзләр арасында «әни», «мин», «ашыйм» кебекләре булуы җанга май булып ятса, шактый гына мәгънәсез, әшәке сүзләр белүе күңелне әрнетте. Дөрес, ул бу сүзләрне мәгънәсен аңламый гына сөйли. Тик менә «татлы сүзләрне» өйрәтүче – Ислам көллиятендә укыган татар егете – аларның мәгънәсен дә, әдәпсез сүзләр икәнен дә яхшы белә бит! Татар теленең асылына төшендереп, нигезен өйрәтү авыр булгандыр, мөгаен. Сүгенергә өйрәтү күпкә җиңел бит, шуңа өстәп, кызык та әле. Кызганыч…
Татарның кабатланмас бөек шагыйре, Тукайның «Туган тел»ен дә «чуарларга», үз стилендә үзгәртеп язарга өлгерде яшьләр. Имеш, менә ул талант нинди булырга тиеш! Эчтәлекле, мәгънәле, кеше укырлык шигырь язу түгел, җөмлә дә төзи белмәгән «алдынгы татар баласының» мондый талантына шаккатасың.
Баланың мондый әшәке сүзләр сөйләп йөрүендә ата-ана белән җәмгыятьне гаепләү кирәктер. Олыларның, бала әшәке сүз әйткәч, көлүләренә еш очрарга туры килә. Ата-ана балага андый сүзләрне әйтү начар икәнен аңлатасы урында, барын да уен-көлкегә генә борып калдыра. Ә берни аңламаган сабый, көлгәч – яхшы дип, «татлы сүзләр» сөйләвен дәвам итә.
Татарларның шулай сөйләшүенә үзебез гаепле шул…
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.
Комментарии